Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дәүләт бәйсезлеге милли рух бәйсезлегеннән башлана"


Казанда Суверенитет декларациясен искә алу митингы узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:05 0:00

Татарстан суверенитеты турында декларация кабул ителгән 30 август Казанда митинг-концерт белән дә билгеләп үтелде. Чарада "Халык өчен бу – бәйсезлек көне", "Бу көн – Татарстан дәүләт бәйсезлегенең ике алтын нигезенең берсе", "Инкыйразга дучар булмауның бердәнбер юлы – дәүләтчелекне торгызу", кебек фикерләр яңгырады.

30 август Казанның Тинчурин паркында узган митингта, "1990 елгы декларацияне тормышка ашырырга", "30 август Татарстан дәүләтенең туган көне", "Максатыбыз Татарстан дәүләтен торгызу" дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

Йөздән артык кеше катнашкан һәм бу юлы тимер читәннәр куелмаган митинг моннан 29 ел элек кабул ителгән Татарстан суверенитеты декларациясен уку белән ачылып китте.

Татарстан һәм Идел-Урал байраклары җилфердәгән митингта беренче сүз язучы, Татарстан парламентының элекке депутаты Фәүзия Бәйрәмовага бирелде.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Бәйрәмова сүзләренчә, милли хәрәкәтнең тарихта Казан урамнарына чыгып басып торырга тиешле ике көне бар. Аның беренчесе 15 октябрьдәге Хәтер көне булса, икенчесе 30 август бәйсезлек көне.

"29 ел элек хәл мондый түгел иде. Меңләгән татар Татарстан Югары шурасы бинасын чолгап алган иде. Ул вакытта милли сәясәт, Татарстан язмышы татар милли хәрәкәте кулында иде. Мин моны ул вакытның шаһиты буларак әйтәм. Бу эшләрне татар милли хәрәкәте оештырмаган булса, без декларация дә кабул итә алмас идек, референдум да, Конституция дә булмас иде. Шуңа күрә бу бәйрәм Татарстан республикасы өчен иң зур бәйрәм. Чөнки бу дәүләтчелек бәйрәме", дип белдерде ул.

Бәйрәмова чыгышын дәвам итеп, милләт һәм дәүләт бәйсезлеге шушы дәүләткә нигез салган милләтнең рухи бәйсезлеге белән үлчәнергә тиеш дип белдерде.

"Кызганыч, 25 ел элек Шәймиев, без беркайчан да "бәйсезлек" сүзен әйтмәдек диде. Һәм моны горурланып әйтте. Әйе аларга бәйсезлек кирәк түгел иде. Бәйсезлек халыкка, милләткә кирәк иде. Милләт бит моны елый-елый сөенеп кабул итте. Чөнки татар халкы шушы көнгә ирешү өчен меңнәрчә корбан биргән иде. Халык бу көнне бәйсезлек көне дип кабул итте”, диде язучы.

Фәүзия Бәйрәмова сүзләренчә, Татарстан дәүләт бәйсезлегенең дөнья җәмәгатьчелеге алдында ике алтын нигез ташы бар. Боларның берсе 30 августта кабул ителгән мөстәкыйльлек декларациясе, икенчесе 1992 елның 21 мартында уздырылган референдум нәтиҗәләре.

"Боларны беркем юкка чыгара алмый. Аны бөтен дөнья таныячак. Безнең мөрәҗәгать итүебез генә кирәк. Шуңа күңелне төшермәскә, өч кеше генә калсак та, мәйданга чыгарга кирәк. Без дәүләтләр тоткан милләт. Мескен булмыйк, кеше кулына калмыйк, башкалардан бәйсез булыйк", диде ул.

Бәйрәмова фикеренчә, дәүләт бәйсезлеге милли бәйсезлектән башлана һәм милләт иң башта рухы белән бәйсез булырга тиеш.

“Ягъни, башка милләтнең теленнән, диненнән, тарихыннан, гореф-гадәтләреннән, мәдәниятеннән бәйсез булып, үз телен, динен, тарихын, гореф-гадәтләрен, тормышын торгызган милләт булырга тиеш. Без шундый милләт. Татар халкының әле потенциаль мөмкинлекләре ачылмады. Ул вулкан кебек көтеп тора", дип чыгышын тәмамлады Фәүзия Бәйрәмова.

Фәрит Зәкиев (уңда)
Фәрит Зәкиев (уңда)

Татарстан дәүләте упкын алдында тора дип сүз башлаган Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев республика, Конституция, парламент, тугра, байрак һәм гимнның булуы өметне сүндерми, диде.

"Әлбәттә бу әйберләр хәзер буш куык. Әмма бу өлгеләрне эчтәлек белән тутыру бездән тора. Иң беренче максатыбыз чын парламент булдыру. Бүгенге парламент чын парламент түгел, буш куык, декорация. 8 сентябрьдәге сайлауда чын татар парламентын төзү безнең бурычыбыз. Һәр татарның милли горурлыгы булырга тиеш. Ике миллион татарның милли горурлыгы булса, дәүләт төзү үзеннән-үзе килеп чыгар иде. Безнең инкыйразга дучар булмавыбызның бердәнбер юлы дәүләтчелекне торгызу", диде Зәкиев.

Илдус Садыйков
Илдус Садыйков

Митингта сүз алган татар активисты Илдус Садыйков Татарстанның мөстәкыйльлек декларациясе кануни рәвештә кабул ителде һәм референдум белән ныгытып куелды дип сөйләде.

"Референдумда катнашучыларның 61,4 проценты декларацияне хуплады һәм референдум халыкара комиссия күзәтүендә үтте. Бу зур тарихи вакыйга булды. Декларацияне беркем дә инкар итә алмый. Ул халык ихтияры. Бу юридик документ һәрвакыт гамәлдә кала", диде ул.

Раиф Галиев
Раиф Галиев

Татарстанның 1990нчы еллардагы депутаты Раиф Галиев тарихи фактларга тукталып, халык ул вакытта күтәрелмәгән булса, без суверенитетны ала алмаган булыр идек дип сөйләде.

"Ирек мәйданына 50 меңләп кеше чыкты. Бу халыкны күргәч, безгә, милләтчеләргә каршы булган Иван Грачев, Алексей Штанин кебек депутатлар да декларацияне хуплап тавыш бирде. Бары бер кеше генә битараф калды. Җыелган апа-абыйлар без парламентка кергәндә аркабыздан кагып рәхмәтләр әйтеп кертеп җибәрәләр иде. Бу декларация киләсе буыннарга да нигез булып калачак. Без мескен булмыйк, мескеннәр белән исәпләшмиләр. Горур булыйк!", дип 29 ел элекке вакыйгларны искә төшереп үтте ул.

Гөлфәния Җәләлова
Гөлфәния Җәләлова

Активист Гөлфәния Җәләлова фикеренчә, бүген Татарстан мөстәкыйльлеге бәйрәменең бернәрсәсен дә калдырмадылар.

"30 августта суверенитетны кабул итү империянең азмы-күпме йомшаграк чагына туры килде. Чөнки Русия ул чакта репрессив дәүләт түгел иде. Ә бүген репрессия артканнан арта бара. Безгә үз бәйсезлегебезне яклар өчен Русия империясенең таркалуын көтергә кала. Бу көннәрдә яңадан 1930нчы еллардагы кебек репрессия чоры башланды. Егетләребезне төрле сәбәпләр белән алып утырталар. Икенче яктан, күренекле язучыбыз, тарихчы Вахит Имамовны 1992 елда язган китабы өчен 2 сентябрьдә экстремист дип мәхкәмәдә хөкем итәчәкләр. Әйдәгез, аңа теләктәшлек белдереп шул көнне мәхкәмәгә килик”, дип сүзләрен тәмамлады Җәләлова.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

ТИҮ активисты Галишан Нуриәхмәт үз чыгышын бүген Татарстанда хакимият бәйсезлек көненә багышланган митингны Тинчурин паркында уздырырга рөхсәт биреп, тарар халкын беткә тиңләвен күрсәтте, чөнки монда бер үк вакытта "бет базары" дип аталган иске китаплар сатыла торган базар булуын әйтүдән башлады.

"Ул вакытта халкыбыз бердәм булып декларацияне кабул итәргә җыелып чыкты. Ләкин җитәкчеләребез кирәкмәгән кешеләр иде һәм шулай булып калдылар да. Татарның һәрвакыт Шаһгалиләре булган. Һәм шундый Шаһгалиләр Татарстан байлыгын кесәләренә салып куеп, безнең бәйсезлекне саттылар. Берсенә каһарман исеме бирделәр, калганнарына Русиянең иң зур тәреләрен тактылар. Чөнки татар милләтен сатып, "кирегә юл юк" диде Путинга безнең җитәкчебез Шәймиев. Ләкин өметсез шайтан гына. Бәлкем җитәкчеләребез акылларына килеп үз халкы турында уйлый башлар әле", диде Галишан Нуриәхмәт.

Татар иҗтимагый үзәге оештырган митинг чыгышлар белән беррәттән шигырь һәм җыр белән үрелеп барды.

Митингка Татарстан дәүләт җитәкчеләре чакырылган булса да, килүче булмады.

Ике сәгать барган чара, митингка килүчеләрнең бергәләп "Туган тел" җырын башкаруы белән тәмамланды.

фикерләр (12)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG