Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польшада Икенче дөнья сугышы башлануның 80 еллыгын искә алалар


Велюнь шәһәрендә матәм җыены
Велюнь шәһәрендә матәм җыены

Польшада бүген Икенче дөнья сугышы башлануның 80 еллыгын искә алу чаралары уза.

Беренче чаралар иртә таңда илнең үзәгенә якын урнашкан Велюнь шәһәрендә узды. Биредә яшәүчеләр сугышның беренче корбаннары арасында булган. 1939 елның 1 сентябрь иртәсендә Германия хәрби һава көчләре шәһәрне бомбалый, меңнән артык кеше һәлак була.

Германия президенты Франк-Вальтер Штайнмайер матәм митингында Икенче дөнья сугышын башлап җибәргән өчен Германиянең җаваплы булуын танып сугыш корбаннары һәм Польшада нацилар терроры өчен гафу үтенде. “Тарихыбыз безгә йөкләгән җаваплылыкны онытмаячакбыз”, диде Штайнмайер.

Польша президенты Анджей Дуда шул ук җыенда чыгыш ясап, Германиянең Польшага һөҗүмен “хәрби җинаять” һәм “вәхши гамәл” дип атады. Дуда Совет берлегенең ул чактагы җитәкчесе Иосиф Сталинның Польшаны үзара бүлешү турында Адольф Һитлер белән килешү төзүен искә алып Мәскәүнең гамәлләрен дә хөкем итте. Ул Штайнтмайерга чыгышы өчен рәхмәт белдерде һәм бүгенге җыен “Польша-Германия дуслыгы тарихына кереп калачак” диде.

Икенче дөнья сугышы 1939 елның 1 сентябрендә наци Германиясенең Польшага һөҗүме белән башланып китә. Берничә көннән Британия белән Франция Германиягә каршы сугыш ача. 1939 елның 17 сентябрендә, Көнбатыш Украина һәм Беларус халкын яклыйбыз дигән сылтау белән, алдан игълан итми генә Совет берлеге дә Польшага каршы сугыш башлый. Нәтиҗәдә Германия белән Совет берлеге Польшаны үзара бүлешә һәм Польшаны җиңү хөрмәтенә Брест шәһәрендә фашистлар белән советларның уртак хәрби парады уза.

Сугыш башлануга бер атна кала Совет берлеге белән Германия арасында бер-беренә һөҗүм итмәү турында килешү имзалана. Молотов-Риббентров пакты дип йөртелгән бу килешүнең яшерен протоколында нацилар белән советларның Көнчыгыш Европаны ничек итеп үзара бүлешәчәкләре язылган була.

XS
SM
MD
LG