Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан фәннәр академиясе башкорт телен өйрәнү мобиль әсбабы ясауга акча бүлгән


Башкорт телен үзлектән өйрәнү өчен мобиль әсбабка республика фәннәр академиясе 2,5 млн сум бүлеп биргән.

Башкортстан фәннәр академиясе Android һәм iOS операцион системнары өчен башкорт телен үзаллы өйрәнүгә багышланган әсбаб ясауга акча бүлгән. Бу хакта дәүләткә сатып алу порталында тендер урнаштырылды. Мобиль әсбаб ясаучылар белән 2,5 млн сумлык килешү төзү күзаллана. Бәйгене 24 сентябрьдә уздырачаклар.

Әсбаб 50 көн эчендә әзерләнеп бетәргә тиеш. Аны ясаучы алдан башкорт теленең лексикасы, терминологиясе, морфемикасы һәм грамматикасыннан тикшерүләр уздырырга мәҗбүр булачак. Әлеге әсбаб башкорт телен Breakthrough Level (элементар) дәрәҗәгә кадәр өйрәнүне күз уңында тота.

Биредә башкорт теленең мәкаль-әйтемнәре, башкорт-урыс, урыс-башкорт сүзлекләре һәм башка функцияләр булыр дип көтелә.

Күптән түгел Башкортстанда башкорт телен үзлектән өйрәнү өчен махсус веб-ресурс булдырыла диелгән иде. Бу эш Башкортстан башлыгының дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклау һәм үстерү грантына эшләнә. Аның күләме 2,9 миллион сум.

Моннан тыш, Башкортстанда телләрне саклау һәм үстерү өчен республика башлыгының тагын 2,6 млн сум акча бүлеп бирүе билгеле булды. Моңа кадәр 74,5 млн сум бирелгән иде. Бәйгедә башлыча башкорт проектлары җиңде.

XS
SM
MD
LG