Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Украина белән тоткыннарны алышу "күләмле" булачагын белдерде


Владимир Путин

Владимир Путин тоткыннарны алышу "күләмле" булачак, ул Украина белән мөнәсәбәтләрне нормальләштерүдә "яхшы адым" булырга мөмкин диде.

Русия белән Украина арасында тоткыннарны алышу турында сөйләшүләр төгәлләнеп килә. Бу хакта Көнчыгыш икътисад форумында Русия президенты Владимир Путин хәбәр итте.

Русия лидеры шулай ук әлеге алышу "күләмле" булачак диде. Путин фикеренчә, ул Украина белән мөнәсәбәтләрне нормальләштерүдә "яхшы адым" булырга мөмкин. Президент сүзләрен ТАСС китерә.

Владимир Путин тоткыннарны алышуның төгәл кайчан буласын әйтми. Президент сүзчесе Дмитрий Песков та элегрәк бу хакта хәбәрләр бирмәде. Интерфакс чыганаклары алышу 7 сентябрьдә булырга мөмкин ди.

Украина президенты Владимир Зеленский сөйләшүләрнең беренче нәтиҗәләре якын араларда булуына өметләнүен белдерде.

30 августта Украина белән Русия арасында тоткыннар алыша башлау турында каршылыклы мәгълүматлар килә башлады. Алышу башланган дигән хәбәрләр соңрак кире кагылды.

Украина Иминлек шурасы сүзчесе Елена Гитлянская 30 августта "тоткыннар алышу турында авыр сөйләшүләр дәвам итә" дип язды һәм "тикшереләмгән мәгълүмат таратмаска" чакырды, документлар әзер булгач, бу хакта рәсми каналлар аша хәбәр ителәчәк дип тә белдерелде.

XS
SM
MD
LG