Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Айдар Гобәйдуллин эше мәхкәмәгә тапшырылган


Айдар Гобәйдуллин
Айдар Гобәйдуллин

27 июльдә Мәскәүдә узган протест чарасында катнашканнан соң кулга алынган Айдар Гобәйдуллин эшен 10 сентябрьдә карый башлаячаклар.

27 июльдә хакимият белән килештерелмәгән урам чарасында катнашканнан соң сак астына алынган Айдар Гобәйдулин эше мәхкәмәгә тапшырылган. Бу хакта аның адвокаты Телеграм каналда белдерде. Беренчел тыңлаулар 10 сентябрьгә билгеләнгән, эшне Мәскәүнең Мещанский мәхкәмәсе караячак.

Тикшерү мәгълүматына караганда, Гобәйдуллин полиция хезмәткәренә шешә белән кизәнгән.

Башта ул чуалышларда катнашуда гаепләнеп кулга алынган иде, соңрак аңа хакимият вәкиленә карата көч куллану гаепләве белдерелде. Хәзер аңа сигез елга кадәр түгел, биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы яный.

“Сбербанк-технологии" IT ширкәтендә эшләүче 25 яшьлек программист Айдар Гобәйдуллин тумышы белән Уфадан. Укыган вакытында төрле олимпиадаларда җиңеп килгән. Айдарны тоткарлау тирәсендәге хәл турында Азатлыкка аның Уфада яшәүче абыйсы Илдар сөйләде.

Шушы көннәрдә 27 июльдәге протест чарасыннан соң ачылган охшаш җинаять эшләре нигезендә дүрт кешегә төрмә җәзалары бирелде.

XS
SM
MD
LG