Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы комитеты Угра каршылыгы тәмамлану көнен бәйрәм итү мәсьәләсен карамаячак


Русия думасы
Русия думасы

Угра каршылыгы тәмамлану көнен истәлекле дата итү мәсьәләсен Русия думасы комитеты әлегә карамаячак. Монда Татарстанның каршы булуы да тәэсир иткән диелә.

11 ноябрьне 1480 елда Угра елгасы янында каршылык тәмамлану, урыс дәүләтенең җиңү көне буларак истәлекле көн итеп билгеләү турындагы канун өлгесен карау Русия думасының саклану комитеты көн тәртибеннән алынган. Бу хакта комитет идарәсе җитәкчесе Виктор Рымашевский сүзләренә сылтанып, Бизнес Онлайн яза. Әмма ул моның сәбәпләрен әйтмәгән.

Порталның Русия думасындагы чыганагы белдерүенчә, әлеге хәлгә Татарстанның каршы булуы сәбәп булган. "Канун өлгесе каралмаячак. Белгәнемчә, Татарстан каршы булган. Шуңа күрә мәсьәлә әлегә көн тәртибеннән алынды. Монда кайбер "астагы агымнар" бар, әмма миңа бу хакта сөйләргә ярамый", дигән чыганак.

Элегрәк Калуга губернаторы Анатолий Артамонов һәм өлкә шурасы депутатлары 1480 елда "Уграда тору" тәмамланган көнне "Татар-монгол изүе"ннән котылу көне, Русия мөстәкыйльлек алган көн буларак билгеләп үтү тәкъдимен Русия думасына керткән иде.

26 августта Татарстан Дәүләт шурасы комитетлары бу турында канун өлгесенә тискәре бәя бирде.

Шулай ук татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрамова Русия думасы рәисе Вячеслав Володинга ачык хат юллап, "Угра елгасында тору" көнен Русиядә дәүләт бәйрәме итеп раслауга кискен каршы чыкты.

Анатолий Артамонов Угра каршылыгына бәйле истәлекле көн турында канун өлгесенә бары Татарстан гына каршы чыкты диде. Ул Татарстан депутатлары канун өлгесен дөрес аңламаган дип саный.

XS
SM
MD
LG