Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйлметдинов тел мәсьәләсендә төшенкелеккә бирелми эшләргә чакырды


Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар

13 сентябрь Башкортстан республикасы дәүләт җыелышы-Корылтай бинасында Русия думасы депутаты, Милләтләр эшләре комитеты рәисе, Русия татарларының федераль милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Илдар Гыйлметдинов белән очрашу узды.

Очрашуда галимнәр, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте җитәкчеләре, Уфаның "Нур" татар дәүләт театры, башкаладагы татар гимназияләре һәм якшәмбе мәктәпләре мөдирләре, Бүздәк татар милли-мәдәни үзәге җитәкчеләре катнашты. Очрашуда мәгариф, тел, алда торган халык санын алуларга әзерлек мәсьәләләре турында сүз барды.

Русия татарларының федераль милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Илдар Гыйлметдинов сүзне федераль дәрәҗәдә мәгариф өлкәсендә башкарылган һәм алда торган эшләр белән таныштыруыннан башлады.

Туган телләрне өйрәнү концепциясе кабул ителәчәк

"Озакламый туган телләрне өйрәнү концепциясе кабул ителәчәк. Ул Русиядәге барлык телләр өчен булачак. Шуның нигезендә укыту програмнары һәм стандартлар концепциягә ярашлы тәңгәлләштереләчәк. Шушы концепцияне тормышка ашыру өчен без Русиянең Мәгариф министрлыгы һәм оештырылачак фонд белән юл харитасы төзиячәкбез. Ул харитага федераль һәм төбәкләр дәрәҗәсендә алдагы эш адымнары, укыту әсбаплары белән тәэмин итү, ата-аналар белән эшләү, аларда балаларын туган телне укытуга кызыксындыру, туган телне укыткан укытучыларга өстәмә түләүләр һәм башка мәсьәләләр керәчәк.

Укытучыларына өстәмә түләү булырга тиеш, аның канунга каршылыгы юк

Бездә туган тел укытучыларына өстәмә түләү мәсьәләсендә аерым бер система юк, һәр республика үзенчә хәрәкәтләнә. Кайдадыр 10%, кайдадыр 15% өстәп түлиләр, кемнәргәдер бөтенләй түләнми. Ул түләү булырга тиеш, аның канунга каршылыгы юк. Шулай ук югары уку йортларына кергәндә балл өстәү мәсьәләләрен хәл итеп бетерәсе бар. Югары уку йортларына кергәндә уку йорты өстәмә 10 балл өсти ала. Ул спорт һәм башка уңышлары өчен кертелә. Без туган телләрне белү өчен дә өстәмә балл кертүне караячакбыз. Русиянең Мәгариф министрлыгы каршында туган телләр үсеше институтын ачтырдык. Яңа укыту әсбаплары һәм методикалары булдыру бурычы куелган. Элеккеләре искергән. Башлангыч сыйныфларда уен, кызыксындыру, баланы җәлеп итү форматында укыту кирәк. Укыту програмнарында туган тел өч сәгать каралган. Шуның икесе тел, берсе – әдәбият дәресе.

Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар
Дәүләт теле аерым фән булырга тиеш

Без туган тел буларак сыйныфта грамматика өйрәтеп, баланың башына сугып, туган тел укудан биздерергә тиеш түгелбез. Дәүләт теле аерым фән булырга тиеш. Мәсәлән, урыс баласы туган тел буларак өстәмә грамматика укуга караганда дәүләт теле буларак татар телен өйрәнергә мөмкин. Андый теләк белдерүчеләр бар. Без шундый мөмкинчелекне дә бирергә тиеш. Без туган тел белән дәүләт телен бутап, урыс балаларына алтышар сәгать татар телен укыттык. Бу тискәре нәтиҗәләр бирде.

Биш програмга да туган телне кертүне күтәрәчәкмен

Биш федераль укыту програмы бар, аның өчесендә туган тел юк, берсендә өч сәгать уку, берсендә тулысынча туган телдә укыту каралган. Андый мәктәпләр Татарстан, Башкортстан һәм Якутия авылларында бар, ләкин ата-аналар андый програмнан баш тарта. Аларда химия, физика кебек фәннәр буенча дәреслекләр канунлаштырып бетерелмәгән, федераль реестрда юк. Мин ул китапларны лингвистик экспертиза белән генә канунлаштыруны күтәрдем, аны кабул итмәделәр. Ләкин федераль реестрга керү шартларын йомшарттылар. Элек барлыгы биш комиссия аша үтәсе булса, хәзер бер генә комиссия калды. Мин киләчәктә барлык биш укыту програмына да туган телне кертүне күтәрәм. Чөнки туган телләрне уку хокукы Конституциядә каралган.

Ике телле тәрбиячеләр әзерләү системабыз юк

Тагын бер проблем – балалар бакчалары. Туган телендә теле ачылган бала балалар бакчасында телен оныта. Безнең ике телле тәрбиячеләр әзерләү системабыз да, методикабыз да, хәтта андый белгечлек тә юк. Безнең бурыч – шушы белгечлекне булдыру һәм ике телле тәрбиячеләр әзерләү. Без аларга програмнар һәм әсбаплар әзерләргә тиеш", диде Илдар Гыйлметдинов.

Очрашуда алда торган җанисәп мәсьәләсе дә күтәрелде. Аңа Илдар Гыйлметдинов татарларны бүлгәләүгә каршы булуы, әлеге мәсьәләнең октябрь аенда тикшереләчәген әйтте.

Анфиса Галимҗанова
Анфиса Галимҗанова

Уфаның 65 санлы татар гимназиясе мөдире Анфиса Галимҗанова уку йорты татар гимназиясе дип аталуга карамастан, татар теленең өч кенә сәгать укытылуына ризасызлык белдерде.

Аңа Илдар Гыйлметдинов ана телен атнасына дүрт сәгать каралган вариатив дәресләр исәбенә кертергә киңәш итте.

Дәүләт думасы депутатыннан Альберт Разинның үз-үзен яндыруы уңаеннан фикерләрен дә сорадылар. Ул Разин белән таныш булуын, удмурт парламентының эшләп җитмәве сәбәпле, проблемнар чишелмәвен, андый мәсьәләләрнең башка төбәкләргә дә хас булуын әйтте.

Чара ахырында Илдар Гыйлметдинов сөйләшүдә катнашучыларны төшенкелеккә бирелми эшләргә чакырды.

XS
SM
MD
LG