Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Абзый, шигырьне укый алмыйбыз, анда сәясәт бар"


Анурбәк Гобәйдуллин
Анурбәк Гобәйдуллин

Чаллының "Күңел" радиосы Альберт Разин турындагы "Удмурт яна" шигырен яңгыратудан баш тарткан.

Чаллыда яшәүче татар милли хәрәкәт активисты Анурбәк Гобәйдуллин оныгы Ләйсән ярдәме белән Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның Альберт Разинга багышлап язган "Удмурт яна..." шигырен Чаллыдагы "Күңел" радиосында яңгыратуларын сорап мөрәҗәгать итә. Акчасын да җибәрәләр. Әмма "Күңел" радиосы хезмәткәрләре шигырьне эфирга чыгарудан баш тарталар.

"Картлык көнемдә җырларга исем китми башлады. Күбесе тозсыз. Ә менә нигәдер чын шигырьләргә мөкиббән китә башладым. Авторлары күп. Менә соңгы вакытта Роберт Миңнуллинның Альберт Разин турындагы көн кадагына суккан "Удмурт яна..." шигырен укып тетрәндем. Күзләр начар күрә, шуңа көчкә укып чыктым. Мәгънәле шигырь, шушы фаҗига хакындагы шигырьне тагын бер тапкыр иркенләп радиодан тыңлыйм әле дип, оныгым Ләйсән белән СМС аша хат юлладык, акча күчердек. Шушы шигырьне башкалар да тыңлап гыйбрәт алсын, дигән уйлар да бар иде", ди Гобәйдуллин Азатлыкка.

Ләкин якынча иртәнге сигезләрдә яңгырарга тиешле шигырь эфирга чыкмый. Радио алып баручысы "сәгать уннардан соң тыңлагыз", дигән хәбәр сала.

"Инде сәгать уннан соң "Күңел" радиосы алып баручысы Алмаз:

Шундый заманнар килде, Татарстанда татар халкы дияргә ярамый башлады

"Абзый, шигырьне укый алмыйбыз, анда сәясәт бар", дип телефонга язып җибәрә. Алып баручыда цензура булганмы, кемнәрдер белән киңәшкәнме, әмма бу шигырьне чыгармадылар. Шундый заманнар килде, Татарстанда татар халкы дияргә ярамый башлады. Безне Татарстан халкына әйләндерделәр. Мин инде зиратка чиратка баскан кеше. Әмма шушындый күренешләргә, татарның упкынга баруына бөтен җаным, бөтен тәнем әрни, борчылам", ди Гобәйдуллин.

Анурбәк Гобәйдуллин бик начар күрә. Ул Роберт Миңнуллин шигырен өстән-өстән генә укып чыга алган. Шуңа ул радиоларда түләүле хезмәтләрдән файдаланып җырлар һәм шигырьләр тыңлый.

Матбугаты куркак булган халыкта алгарышка бернинди дә өмет юк

Ул шулай ук моннан берничә ел элек бертуган Нәфис һәм Рәфис Кашаповларның туган көннәрендә "Күңел" радиосыннан җыр тапшыру өчен акча түләгән һәм Габделфәт Сафин башкаруында җыр бирүне сораган.

"Гариза һәм акча кабул итүче шушы сүзләрдән соң кемдер янына кереп чыкты да, абый, бу җырда мөстәкыйльлек турында да сүзләр бар икән, бирә алмыйбыз", дип белдерде. Матбугаты куркак булган халыкта алгарышка бернинди дә өмет юк", ди Анурбәк Гобәйдуллин.

XS
SM
MD
LG