Accessibility links

Кайнар хәбәр

Альберт Разин фаҗигасеннән соң удмуртлар удмурт телен саклау чараларын күрүне сорый


Удмурт активистлары җирле депутатлардан мәктәпләр санын арттыруны һәм урамнарда удмурт телендә элмә такталар урнаштыруны таләп итә. 

Интернетта Удмуртия Дәүләт шурасыннан удмурт телен яклауга юнәлтелгән чаралар күрүне таләп итүче петиция чыкты. Петицияне удмуртлар, Удмуртиядә яшәүчеләр һәм Русия халкы исеменнәр"РФ телләре өчен" инициатив төркеме урнаштырган. Дәүләт шурасы депутатларыннан удмурт телен саклап калу һәм яклау өчен кичекмәс чаралар күрүне сорыйлар.

Активистлар 10 сентябрь көнне галим, философ, Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе Альберт Разинның удмурт халкы һәм удмурт теленең аяныч хәленә депутатларның игътибарын җәлеп итәргә тырышып, үз-үзенә ут төртеп яндыруы хакында искәртә.

Удмурт теле ЮНЕСКОның юкка чыгу куркынычы астында калган телләр атласына кертелгән, диелгән петициядә. Удмурт халкы сан ягыннан соңгы дистә еллар дәвамында гел кими бара, туган телләре дип удмурт телен күрсәтүчеләр саны да торган саен азая. Соңгы ике җанисәп арасында удмурт телен белүчеләр саны 30 процентка кимегән. Алга таба да шулай барса, удмурт теленең киләчәге бер дә өметле түгел. Ләкин дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, ниндидер җирлектә башка, киңрәк кулланыла торган тел белән кысырыклап чыгарылып барган "кечкенә" телләрне бетүдән коткарып калу мөмкинлеге бар. Моның өчен дәүләтнең системлы рәвештә ярдәм итеп торуы кирәк, шул ук вакытта өстенлеккә ия булган тел белән ул чыннан да тигез статуска куелырга тиеш.

Удмурт телен саклап калу һәм удмурт халкының башка халык тарафыннан йотылуын акрынайту өчен, комплекслы дәүләт програмы кирәк, ди петиция авторлары. Алар удмурт теленең республикада дәүләт теле булуын искәртә, шулай булгач, республика хөкүмәте аны якларга һәм үсешенә шартлар тудырырга тиеш. Өстәвенә, Русия Конституциясе илдә яшәүче барлык халыкларга да туган телләрен саклауга, аны өйрәнүгә һәм үстереү гарантия бирә.

Хатка кул куючылар депутатлардан удмурт теле укытыла торган мәктәпләр санын арттыруны таләп итә, шулай ук алар Удмуртия өчен полилингваль мәктәпләр концепциясен эшләүне, шундый мәктәпләрне Ижау, Глазов, Можга шәһәрләрендә һәм республиканың район үзәкләрендә ачуны таләп итәләр. Балалар удмурт телендә тәрбияләнә торган бакчалар санын арттырырга, удмурт теле дәреслекләрен федераль исемлеккә кертү өчен таныклык алуны акчалата тәэмин итәргә, удмурт телен саклау һәм үстерү турында дәүләт програмын кабул итәргә, урам исемнәрен удмурт теленә тәрҗемә итәргә, юл күрсәткечләрдә удмурт телен кулланырга, республиканың радио һәм телевидениесендә удмурт телендә эфир вакытын арттырырга, балалар өчен удмурт телендә китап һәм мультимедия продукциясен чыгару програмын эшләргә, һәм башка таләпләр куела.

Альберт Разин

Альберт Разин (1940-2019) — Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәште.

2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында кул салды. Тәненең 90 проценты янды. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.

XS
SM
MD
LG