Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов юллый да, йөкли дә, тик файдасы бармы?


Рөстәм Миңнеханов 9нчы юлламасын юллый, Казан, 24 сентябрь 2018
Рөстәм Миңнеханов 9нчы юлламасын юллый, Казан, 24 сентябрь 2018

25 сентябрь Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасына чираттагы еллык юлламасын юллый. Бу юлы үзенә күрә юбилей — 10нчы юллама. Моннан тыш, кайберәүләр бу чыгыш сайлау алды кампаниясенең башы булачак дип тамгаларга өлгерде, 2020 елда Миңнехановның икенче президентлык мөддәте тәмамлана, татарстанлылар республика җитәкчесен яңадан сайларга тиеш булачак.

Миңнеханов президент вазифасында юллама белән беренче тапкыр 2010 елда чыгыш ясады. Ул вакытта ул күбрәк мәгариф турында сөйләде, ә мәсәлән, торак-коммуналь хуҗалык темасына кагылмады диярлек. Узган ел аның чыгышында иң күп кулланылган сүз — "кирәк" булды ("республика" һәм "Татарстан" сүзләрен исәпкә алмаганда).

Авылдагы проблемнардан алып — югары технологияләргә кадәр, Путин һәм аерылышулардан алып — татар теленә кадәр... Миңнеханов ел саен күп мәсьәләләргә кагыла, һәр өлкәгә игътибар итәргә тырыша, тик менә аның барлык йөкләмәләре дә үтәлми. Миңнехановның соңгы дүрт юлламасын анализлагач, күп нәрсәнең сүздә генә калуы ачыкланды.

2015 ЕЛ

ЧҮП КАЛДЫКЛАРЫ

"Бүген төрле категориядәге чүп калдыклары күләме арту проблемы аеруча кискен тора. Булган полигоннарның йөкләнеше елдан-ел арта, шул ук вакытта рөхсәтсез барлыкка килгән чүплекләр саны кимеми. Калдыклар белән эш итүнең нәтиҗәле системын бүген үк булдырырга кирәк". Бу сүзләрне Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 28 сентябрендә еллык юлламасыеда әйтте.

Ни аяныч, 4 ел узган, республикада чүп-чарны аерым җыюның нәтиҗәле системы әле дә җайга салынмаган, ә Казан янындагы чүп яндыру заводын төзү эше әлегә кадәр башланмаган — нигездә активистлар каршылыгы аркасында, алар мондый завод зарарлы һәм сәламәтлек өчен куркыныч дип саный.

НИКАХ-АЕРЫЛЫШУЛАР

"Никахларның 40% таркалуы безне битараф калдыра алмый. Гаиләләрне саклауда комплекслы чаралар күрергә, аерылышуга гариза бирелгән һәр очракны анализларга кирәк. Шул ук вакытта ныклы гаиләне пропагандалау эшен дә алып барырга кирәк. Монда массакүләм мәгълүмат чараларының роле әһәмиятле. Моннан тыш, аерылышуның гадиләштерелгән тәртибен гамәлдән чыгарырга кирәк."

Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары 2015 елда куелган бу бурычны начар үтәгән ахры: узган 2018 ел Татарстандагы гаиләләр өчен соңгы 12 елда иң начары булды — нибары 24,8 мең никах төзелгән. Ә менә аерылышулар саны киресенчә арткан һәм 13,5 меңне тәшкил иткән.

2016 ЕЛ

АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ҖИРЛӘРЕ

"Җирләрнең категорияләрен үзгәртү белән бәйле вазгыять борчу тудыра. Соңгы 10 елда Казан һәм Чаллы шәһәрләре тирәсендә генә дә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге дистәләгән мең гектар җир торак пунктлар җирләренә кушылган. Бу бер яктан авыл хуҗалыгы җирләренең шактый кимүенә китерде, икенче яктан, индивидуаль торак төзелеше өчен күчерелгән җир кишәрлекләре социаль һәм инженер инфраструктурасыз һәм еш кына спекулятив бәяләргә сатыла. Муниципаль берәмлекләр башлыкларына, республика хөкүмәтенә үз карарларын үлчәбрәк кабул итәргә, инде күчерелгән һәм озак вакыт кулланылмый яткан җирләргә карата, салым йөгеннән башлап ул җирләрне тартып алуга кадәр барлык мөмкин чараларны күрергә кирәк."

Җирләрне бер категориядән икенчесенә күчерү проблемы актуаль булудан туктамады. 2018 елда Лаеш районында йорт хуҗаларын Миңнехановның исеменнән үз йортларын җимерергә мәҗбүр иттеләр.

Ә узган елның 23 июлендә Осиново авыл җирлеге депутатлары чүп яндыру заводы төзеләсе җирләрне авыл хуҗалыгыннан категориясеннән сәнәгать җирләре итеп үзгәртүне бертавыштан хупладылар. Сүз уңаеннан, чүп яндыру заводын төзү идеясен Миңнеханов үзе дә хуплый.

ӨЛЕШЧЕЛӘР

"Өлешле торак төзү мәсьәләсе элеккечә кискен тора. Кабул ителгән чаралар проблемлы биш йортны төзеп бетерергә мөмкинлек бирде. Меңләгән өлешче озак көткән торакларын ала алды. Чаллыда хәрәкәт күзәтелә. Шул ук вакытта Казан җитәкчелегенә бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк", - дип белдергән иде президент 2016 елның 21 сентябрендә.

2019 елның 23 сентябре, Казан: Бөлгенлеккә төшкән "ФОН" ширкәтенең төзелеп бетмәгән торак комплексы территориясендә алданган өлешчеләр корган чатыр лагере инде ике ай тора. 2нче йорт төзелеше әле дә башланмаган, каршылык чарасын нәкъ шушы йорт өлешчеләре башлап җибәргән иде."

2017 ЕЛ

ХАЛЫК АКТИВЛЫГЫ

2017 елның 21 сентябрендә президент Миңнеханов "Халыкның иҗтимагый мохит булдыруда катнашу формаларын арттырырга һәм бу мәйданнарда төрле активлыкларны үстерергә кирәк" диде.

Шул ук вакытта хакимият бу "төрле активлык"тан уттан курыккан кебек курка. Мисал өчен, Казанның яңа генераль планын тикшерү тарихын искә алыйк. Планның беренче өлгесе тикшерелгәндә ул уңышка ирешмәгәч, түрәләр һәм проект авторлары белән очрашулар һәм дискуссияләр алып баруны күздә тоткан җәмәгать тыңлаулары форматыннан баш тарттылар. Нәтиҗәдә документның өченче өлгесен тикшерү ике форматта узды: онлайн (мэриянең электрон мәйданында) һәм оффлайн (язмача тәкъдимнәрне кабул итү). Ә активистлар мәгълүмат үзәге булдыргач, хакимият тизрәк аны ябарга ашыкты.

ТАТАР ТЕЛЕ

"Татарстанның дәүләт теле буларак татар телен укыту методикасын камилләштерергә һәм шул исәптән яңа оештырылучы Милли педагогика институты базасында укытучылар әзерләүне яхшыртырга кирәк."

Бу сүзләр шул ук 2017 елда, Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң туган телне укыту тирәсендәге шау-шу вакытында әйтелде. Шул ук елның 29 ноябрендә Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары татар телен мәҗбүри укытуны бетерү өчен тавыш бирде. Хәзер аны "ана теле" фәне буларак кына һәм ата-аналар ризалыгы белән генә укытып була. "Татарстанның дәүләт теле" буларак татар телен укыту бөтенләй юк. Шулай ук Миңнеханов вәгъдә иткән Милли педагогика институты да юк.

Путин сүзе һәм Ана теле
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:20 0:00

МИЛЛИ КИТАПХАНӘ

"Хөкүмәткә башкалабызда әһәмиятле юбилей объектларын төзү проектларны тормышка ашыруны тизләтергә кирәк: Милли китапханә һәм зур универсаль концерт залын."

Зур универсаль концерт залы ачылды — Kazan Expo күргәзмә үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге концерт залы. Ә менә Милли китапханәнең яңа бинасы төзелмәгән: Миңнеханов үзе исә аны "Казан" милли-мәдәни үзәге бинасына күчерергә кушты, бу татар зыялыларында каршылык тудырды.​

"Хөкүмәткә башкаладагы билгеле юбилей объектларын төзү проектларын тормышка ашыруны тизләтү кирәк: Милли китапханәне һәм зур универсаль концерт залын”. Зур универсаль концерт залы ачылды: әлбәттә сүз Kazan Expo күргәзмәләр үзәгендәге Илһам Шакиров исемендәге концерт залы турында бара. Ә менә Милли китапханә төзелмәде: Миңнеханов үзе үк аны “Казан” милли мәдәни үзәгенә күчерергә фәрман бирде. Бу татар зыялыларында канәгатьсезлек тудырды.​

2018 ЕЛ

Үзенең соңгы юлламасын Рөстәм Миңнеханов узган елның 24 сентябрендә юллады. "Республика дәүләт теле" фәнен укытуны камилләштерү эшен дәвам итәргә кирәк", диде президент кабат, гәрчә мәктәп програмында андый предмет инде юк.

"Кулланылмаган җирләрне хуҗалык әйләнешенә кертү өчен барлык мөмкин чараларны күрергә кирәк, шул исәптән, җир салымын арттырып, җирләрне кире авыл хуҗалыгы категориясенә кайтарып яки аны тартып алып." Булачак чүп яндыру заводы өчен җирләрне нәкъ шул авыл хуҗалыгы категориясеннән сәнәгать категориясенә күчерелүен исәпкә алсаң, бу шактый көлкеле күренә.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

Татарстан президенты үзенең быелгы, 10нчы юлламасында нинди йөкләмәләр бирәчәген иртәгә, 25 сентябрьдә белербез.

XS
SM
MD
LG