Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор октябрьдә "автоном интернет"ны сынап караячак


Александр Жаров

Автоном интернет Русиянең бер төбәгендә октябрьдән сынала башлаячак. Әлегә моның өчен кирәкле җиһазлар урнаштырыла.

Роскомнадзор интернетның Русия өлешенә автоном рәвештә эшләү мөмкинлеге бирүче җиһазларны урнаштыра башлаган. Бу хакта Сочида узган форумда күзәтчелек оешмасы җитәкчесе Александр Жаров хәбәр итте.

Роскомнадзор башлыгы сүзләренчә, сентябрь ахырында җиһазларны сынап карау башланачак, анда Русиянең мобиль элемтә челтәрләре катанашачак.

Сынаулар берничә атна дәвамында бер төбәктә генә узачак. Кайсы төбәк икәне әлегә әйтелми.

Быел май башында Русиядә интернетның имин һәм тотрыклы эшләвен тәэмин итү турындагы кануны имзаланды.

  • Рунетны изоляцияләү турында канун 2019 елның 1 ноябрендә гамәлгә керәчәк. Ә мәгълүматны криптографик саклау һәм домен исемнәре системы турындагы өлеше 2021 елның 1 гыйнварында гамәлгә керәчәк.
  • Канун өлгесе интернетның Русия өлеше дөнья челтәре инфраструктурасыннан өзелгән очракта аның автоном рәвештә тотрыклы эшләвен тәэмин итәргә тиеш диелә.
  • Беренчел исәпләүләргә караганда, канун үтәлеше өчен 30 млрд сум акча кирәк булачак.
  • Русия хөкүмәте каршындагы экспертлар төркеме илдә автоном интернет булдыру турындагы канунны тәнкыйтьләп чыкты. Бу күп акчалар таләп итәчәк һәм Роскомнадзорның вәкаләтләрен тагын да киңәйтәчәк дип фаразлый алар.
  • 9 мартта Русиянең берничә шәһәрендә канун өлгесенә каршы протест чаралары узды. Кайбер белгечләр Яровая кануннары һәм суверен Рунет турындагы канун Русия Конституциясенә, халыкара хокукларга каршы килә дип тә белдерә.

фикерләр

XS
SM
MD
LG