Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар ата-анасы бүген татар мәктәбенә теләктәш түгел"


Чарада катнашучылар

25 сентябрь Дөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге шәһәр мәктәпләрендә татарча укытуның торышына багышланган утырыш уздырды. Утырышта балалар бакчасыннан башлап баланы урыслаштыра башлау, ата-ананың татарча укытырга теләге булмау, ана телендә уку әсбаплары җитмәү һәм башка проблемнар күтәрелде.

Конгрессның Чаллыдагы җитәкчесе Галимҗан Зарипов үз чыгышында Альберт Разинның үзен яндыруы туган тел проблемының Русиядәге бар халыкта да булуын күрсәтә, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта бик күп милләтләрнең ниндидер бер ышаныч белән Татарстанга карап торуларын да искәртте.

"Ана телендә укытуга конституцияләр рөхсәт бирә. Җиде миллион татарның дүрт миллионы инде туган телендә сөйләшми. Татарның 42%ы катнаш никахта, телне Татарстанда булса да саклау чараларын күрү зарур", диде Галимҗан Зарипов һәм "Буран әбиләре" төркеме ярым урысча, ярым удмуртча җырлаган кебек, берничә елдан безгә дә ярым татарча, ярым урысча җырлауга калмасбызмы, дигән сорау куйды.

Галимҗан Зарипов
Галимҗан Зарипов

Утырышка конгресс вәкилләреннән тыш беркадәр татар статуслы дип саналган унбер мәктәп һәм гимназия мөдирләре дә чакырулы иде. Аларның һәрберсе үзләренең уку йортында ничә бала укуын, шуларның ничәсе татар баласы булуын һәм аларның күпмесенең фәннәрне ана телендә укуларын әйтеп китте.

Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Хузин әйтүенчә, шәһәрдә 41 меңләп бала, барлык татар укучыларының 68%лабы өлешчә туган телдә белем ала. Шулай ук мәктәпләрдә барлык балаларның диярлек татар телен өйрәнүләрен ассызыкладылар.

Мәктәп мөдирләре, сулдан: Әлфия Хәмәдиева, Лиза Нәбиуллина, Илүсә Нәбиуллина
Мәктәп мөдирләре, сулдан: Әлфия Хәмәдиева, Лиза Нәбиуллина, Илүсә Нәбиуллина

Мәктәп мөдирләре татарча укытуга балалар туплау, туплагач укыту кыенлыклары хакында да сөйләделәр. Аларның кайбер зар-моңнары түбәндәгедән гыйбәрәт:

Башлангыч сыйныфтан соң ата-аналар БДИ дип балаларын урысча укытуга күчерә

"Фәннәрне татар телендә укыту катлаулы. Ата-ана теләге булганда баланы 9нчы сыйныфка кадәр татарча укытырга мөмкин. Башлангыч сыйныфтан соң ата-аналар БДИ дип балаларын урысча укытуга күчерә. Татарча укыту мәктәптән генә тормый булып чыга. Ана телендә укытуларны оештыруга җәмәгатьчелек үз өлешен кертергә тиеш. Мәктәпләрдә татарча укыту өчен дәреслекләр җитми.

Татар мәктәпләрендә башлангыч сыйныфта ана телендә укыган балаларны алга таба да татар сыйныфларына туплау турында сүз башланса, ата-аналар балаларын күрше тирәдәге урыс мәктәпләренә бирәчәкләрен белдерәләр. Кайбер урыс ата-аналарының балаларын татар мәктәбенә бирәсе килә, баласын татар балалары белән укытырга тели. Анда тәртип ягы әйбәт дип саныйлар. Бер татар мәктәбеннән быел 137 укучы яңа ачылган урысча укыта торган мәктәпкә киткән. Бу - биш сыйныф дигән сүз".

Мәктәп мөдирләре
Мәктәп мөдирләре

Утырышта катнашкан мәктәп мөдирләре татарча укытудагы кайбер каршылыкларны менә шушы мисалларда аңлатты. Әлбәттә, кычкырып әйтеп булмый торган башка сәбәпләр булуы да ихтимал.

Балаларның 10% гына фәннәрне ана телендә үзләштерә

Инде хакимият вәкилләре күрсәткән рәсми мәгълуматларга күрә, шул унбер татар гимназиясе һәм мәктәбендә 10% бала гына фәннәрне ана телендә үзләштерә икән. Бу 10% хакында беренче тапкыр әйтелде. Моңа кадәр һәр чарада Чаллыда унбер мәктәптә татарча укытыла, дип белдерелә иде. Казанга да шундый хисап китеп торды. Әлбәттә, татарча укытуның торышы хакында күпмедер дөреслеккә туры килә торган саннарны күрсәтүләре мактауга лаек. Әмма бу 10% белән хәлнең аянычлы булуы ачыкланды. Шулай ук татар сыйныфларына укучылар җыю кыенлыклары хакында да әйтелде.

Татар мәктәпләрен дәрәҗәлерәк, ата-аналарның игътибарын җәлеп итәрлек итү турында сүзне Конгресс әгъзасы Тәлгат Әхмәдишин күтәрде. "Татарча белмәгән татар ата-ана баласына өйдә дәрес әзерләргә булыша алмый. Бу вазгыять аларда татар теленә каршылык тудырачак. Шуңа, татарча укучы бала өй эшен өенә алып кайтып проблем тудырмаса, ата-ана шат булачак. Моның өчен өй эшен мәктәптә эшләүне оештырырга кирәк. Аннан соң, 1-2нче сыйныф укучыларының сумка-букчаларының авырлыгы 5-6 килограммга җитә. Шуны күтәреп иелеп-сыгылып мәктәпкә баралар һәм кайталар. Чит илләрдәге кебек, уку әсбапларын мәктәптә калдыру юлын да эзләргә кирәк", дигән тәкъдимнәрен әйтте Тәлгат Әхмәдишин.

Утырышта катнашучылар
Утырышта катнашучылар

Җәмәгатьчелек вәкиле буларак катнашкан Дамир Шәйхетдин биредә татар баласының бакчага баргач урыслаша башлаганын күрсәтеп, мисаллар да китерде. Президент Рөстәм Миңнехановның да "Оныгым бакчага йөри башлагач урысчага күчте" дигән сүзләрен искә алды ул. "Чаллыдагы балалар бакчалары татар мәктәпләренә әзерлексез балалар әзерли. Проблем башы шундадыр, бәлки", диде Дамир Шәйхетдин.

Чаллы шәһәр депутаты Рүзил Мингалимов уенча, хәзерге балаларның ата-аналары, әби-бабалары урысча укыган. Аныңча, бу күренешне искә алып ниндидер проектлар булдыру зарур. Шулай ук Рузил Мингалимов Чаллы татар яшьләренә ниндидер чаралар уздыру, фикер алышу өчен урын булмавына да ризасызлык белдерде. Аның тагын бер фикере башка формада инде яңгыраса да, депутат болай диде: "Ни кызганыч, бүгенге вазгыятьтә татар әти-әнисе татар мәктәбенә теләктәш түгел."

Утырышта катнашучылар
Утырышта катнашучылар

Чаллы язучылар берлеге рәисе Факил Сафин Чаллы язучылары төркемендә 46 язучы исәпләнеп, шуларның егермесе Чаллыда яшәвен җиткерде. Шушы көчле, талантлы язучыларның мәктәпләрдән кайтып кермәвен дә искәртте. Чаллыдагы "Шәһри Чаллы", "Көмеш кыңгырау" газетларының , "Мәйдан" журналының татар мәгарифенә зур урыннар бирүенә, алга таба да шулай булачагына ышандырды.

Утырышта катнашкан галим, конгресс әгъзасы Рөстәм Вәлиев "Татар мәктәбе татар баласын тартып торсын иде. Татар мәктәпләренә махсус шартлар тудыру да үтемле булыр иде. Бәлки, биредә булучылар, утырышта катнашучылар арасында милли аң дигән нәрсә эчләрендә утыра торгандыр. Әмма, Русия кануннары да бар шул", диде ул.

фикерләр (7)

XS
SM
MD
LG