Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимҗан Зарипов: "Чын татарча яшәешкә кайтыр вакыт җитте"


Галимҗан Зарипов
Галимҗан Зарипов

Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге яңача эшли башларга җыена. Яңа сайланган рәис Галимҗан Зарипов милләткә чын-чынлап файда китерерлек эшләр кирәк ди. Азатлык аның белән әңгәмә корды.

Озак еллар Бөтендөнья татар конгрессының (БТК) Чаллы бүлеге рәисе булып торган Шамил Закиров вазифасыннан китте. Идарә әгъзалары яңа рәис итеп аның урынбасары Галимҗан Зариповны сайлады.

Галимҗан Зарипов – Чаллы төбәгендә шактый танылган шәхес, җәмәгать эшлеклесе. 90нчы еллардан алып озак вакыт шәһәр хакимиятендә милли бүлекне җитәкләде. Ул чорда сугыш барган Чечня, Ингушетия республикаларына һуманитар ярдәм илтүдә катнашты. Шулай ук Башкортстанның Сибай һәм Баймак калалары белән Чаллыны "тугандаш шәһәрләр" итүдә эшләр башкарды. Хәзерге вакытта Галимҗан әфәнде конгресс бүлеге эшен яңарту, бу эшкә активистларны җәлеп итү белән мәшгуль. Эш барышы, алга куелган бурычлар турында Галимҗан әфәнде белән сөйләшеп алдык.

Халкының өметен сүндермичә, балаларны укыту һәм тәрбияләү, башка юнәлешләрдә чигенүне туктатырга кирәк

"Татар милләтенең, халкының өметен сүндермичә, балаларны укыту һәм тәрбияләү, башка юнәлешләрдә чигенүне туктатырга җыенабыз. Чын татарча яшәешкә, тәрбиягә кайтыр вакытлар җиткәндер", ди Галимҗан әфәнде. Шушы эшләрне ул конгрессның Чаллы бүлегендә татар галимнәре, яшьләре, дин эшләре секцияләрен булдырып, милли җанлы, рухлы кешеләрне туплап, беренчел эшне уку-укыту, милли тәрбия бирү өлкәсендә башларга җыена.

"Татарны авыл саклады, авыл-татарның чишмә башы" кебек гыйбарәләр электән әйтелеп килә. Ләкин соңгы елларда татар авылларыннан яшьләр генә түгел, урта буын кешеләре дә күпләп шәһәргә юл ала башлады. Хәзерге шәһәрләр урыслашуга туп-туры юл дияргә була. Шушы күренеш, татарны саклаган авылларның бетә баруы татар мохитенә начар тәэсир ясый ала. Әлеге сораулар Галимҗан Зариповны күптән борчый икән. Аның әйтүенчә, бик күп авылларда халык эшсез калды. Яшьләр китеп бетеп, пенсионерлар гына калган авыллар да байтак.

"Шушы шартларда да бер 20-30 еллар чамасы татар мохитен саклау өмете бар иде әле. Кызганычка, күп тапкырлар каһәрләнгән урысча гына имтиханнар бирү, татарча укыту сәгатьләрен киметү татар ата-анасын баласын урысча укытуга, тәрбияләргә этәрде", ди Зарипов.

Ул балаларның татарча да, урысча яхшы белүен тели. Ләкин татар баласына һичьюгы башлангыч сыйныфларда булса да барлык фәннәрне дә татарча укытуны хуплый. 9нчы сыйныфка кадәр дә мәктәпләрдә күп фәннәрне татарча укыту мөмкилеген ассызыклый ул.

Үзебезчә тәрбия бирә алмасак, баланың киләчәге бетә

"Үзебезчә тәрбия бирә алмасак, баланың киләчәге бетә. Әти-әниләр шушы хакта уйланырга тиешләр, ә без аларга шушы фаҗигане искәртергә тиешбез", диде Зарипов.

Галимҗан Зарипов шәһәр хакимиятендә милли бүлек җитәкчесе булып эшләгәндә Чаллыда татар статуслы 11 мәктәп, 23 балалар бакчасы булуын, аларның эш юнәлешләре җитәкчелек һәм җәмәгатьчелек күзәтүендә булып, татар телендә укытуда нәтиҗәләргә ирешүләрне дә бәян итте. Аның сүзләренчә, хәзер Чаллыда татар статуслы балалар бакчаларының бары икесендә генә берничә татар төркеме эшли. Һәм бары бер мәктәптә генә кайбер сыйныфларда фәннәрне татар телендә укытырга тырышып карыйлар. Татарча тәрбия һәм укыту буенча конгрессның Чаллы бүлеге рәисе Галимҗан Зарипов шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчеләре, татар статуслы мәктәпләр мөдирләре белән киңәшмә дә оештырган һәм алга таба ниндидер уңышлар булуына да ышана.

Зарипов югары уку йортын тәмамлагач, 1972 елдан алып, сигез ел буе Башкортстанның Баймак районында эшләгән. Республикадагы башкортлар тормышы белән дә беркадәр таныш. Азатлык аннан татар-башкорт мөнәсәбәтләренең беркадәр тынып торуы, аннан инде кабат кызып китүе уңаеннан да фикерен белеште.

"Башкортларның күтәрелеше, милли хәрәкәтләре мин Баймак районында эшләгәндә үк бар иде. Чаллыга кайтып милли бүлектә эшли башлагач, беренче итеп монда башкорт милли оешмасын булдырдык. Аннан Башкортстан җитәкчеләре белән очраштык. Сибай һәм Баймакны Чаллы белән тугандаш шәһәрләр иттек. Алар кунак булып безгә килде, без аларга бардык", дип искә ала Зарипов. Аның әйтүенчә, ул хакимиятнең милли бүлегеннән киткәч, шәһәрләр арасында элемтәләр өзелгән. Элекке багланышларны торгызу ягында булуын да әйтә.

Украинадагы вазгыять, Донбасста биш елга якын барган сугыш әле дә күз уңында тора. Донбасста меңләрчә милләттәшебез яши. Татар конгрессының бу төбәктә булып, андагы татарлар язмышы белән кызыксынулары турында хәбәрләр ишетелми. Татарстан Донбасс татарлары белән кызыксынмый, аларны онытты дигән уйлар туа. Бу хакта Галимҗан Зарипов нинди фикердә?

"Донбасс татарлары тормышын белмим. Шулай да милли бүлек булган чакта Урта Азиядән, Азәрбайҗаннан, Әрмәнстаннан һәм башка төбәкләрдән кайтучылар белән очрашып тордык. Эшкә урнашырга да булыштык. Хәзерге чорда чит ил татарлары белән эшлекле элемтәләрнең ни дәрәҗәдә икәнен әйтә алмыйм. Бу өлкәдә дә ныклап эшләргә кирәк. Ә менә Башкортстан үзләренең башкортлары белән эшләде, эшли һәм эшләячәк. Бездә дә сүлпәнлек булырга тиеш түгел”, ди Галимҗан Зарипов.

Ул шулай ук күпмилләтле Татарстанда милли мәсьәләләр буенча министрлык булдыру зарурлыгын да, халыкларның телләре үсеше өчен җаваплы кешеләр булырга тиешлеген дә искәртте.

XS
SM
MD
LG