Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллының бердәнбер татар мәктәбендә ана теле кысыла


Чаллының 2нче санлы татар гимназиясе

Чаллының 2нче санлы татар гимназиясендә яңа уку елы башланды. Быел бу мәктәптә бишенче сыйныфта бар фәннәрне дә татар телендә укучы бер генә класс калган. Ансында да балаларга татарча әсбаплар таратылмаган.

112 еллык тарихы булган, Мулланур Вахитов исемендәге 2нче санлы татар гимназиясендә ана телендә укыту торышы начараю сәбәпле, Чаллы җәмәгатьчелеге, ата-аналар борчылу белдерә. Август аенда ук алар югары урыннарда утыручы түрәләргә хатлар, мөрәҗәгатьләр юллады. Татар мәктәбен саклап калу өчен ялгыз пикетлар уздырды. Әмма, моңа карап яңа уку елында шәһәрдәге бердәнбер татар мәктәбе ана телендә укытуга йөз тотмый кебек.

Татар гимназиясе дип йөртелгән әлеге уку йортын 2011 елдан Фирдүсә Әюпова җитәкләде. Ул бирегә мөдир булып Чаллының милли мәгариф бүлегеннән килде. Берничә ел Чаллы шәһәр шурасы депутаты булды, мәгариф, милли мәсьәләләр, мәдәният һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары вазифасын башкарды. Депутатлыкка "Бердәм Русия" фиркасе исемлегеннән чыккан иде.

Фирдүсә Әюпова
Фирдүсә Әюпова

2нче санлы гимназиядә татар телендә укытуда кимчелекләр турында белдерүчеләр балаларны ана телендә укытуда нәкъ менә мөдир Фирдүсә Әюпова җитәрлек дәрәҗәдә эшләмәде дип саныйлар. Татар гимназиясе язмышына борчылу белдереп алар Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, мәгариф министры Рәфис Борһанов һәм Чаллы хакимиятенә күпсанлы мөрәҗәгатьләр юллый. Аларда Зиннур Әһлиуллин, Фаик Таҗи, Рифат Бәдретдинов, Наилә Вилданова, Тәлгат Әхмәдишин, Дамир Шәйхетдин һәм башка активистлар имзалары тора. Ул мөрәҗәгатьләрнең берсендә Чаллыда 300 меңләп татар яшәве, ләкин тулысынча татар телендә белем бирүче бер генә мәктәпнең дә булмавы ассызыкланып, нәтиҗәдә татар телен камил белгән, татарча аралашучы балаларның бетә баруы әйтелә. Шул ук вакытта мәгариф министры булып Энгел Фәттәхов эшләгәндә Чаллының шушы гимназиясендә башлангыч сыйныфларда татарча белем бирелә башлавы, алга таба да шулай дәвам итәр дигән өмет тууы да күрсәтелә.

Беренче сыйныфтан татарча укып инде дүртенче сыйныфны тәмамлаган балаларны бишенчедән урысча укыта башлау турында быелның март айларында ук сүзләр чыга, гамәлләр кылына башлый. Урысча укытыргамы, татарчамы дигән бәхәсләр җәйге каникул вакытында да тынмый. Тәлгат Әхмәдишин һәм Дамир Шәйхетдиннең балалары да шушы гимназиянең татарча укыган сыйныфларында укыйлар. Аларга да бу уку елында бишенче сыйныфтан балаларының урысча укый башлау ихтималын әйтәләр. Шушы сүзләрдән соң алар татарча укый торган кайбер балаларның әти-әниләре белән берләшеп, гимназиядә бишенче сыйныфта да татарча укытуны саклап калу буенча көрәшә башлыйлар. Тәлгат Әхмәдишин әйтүенчә, аның улы Илханны беренче сыйныфка шактый каршылыклар белән алалар. Гимназия җитәкчелеге төрле тестлар уздырган булып, аның улын һәм татарча яхшы белгән башка балаларны да укырга кабул итмәскә тырыша. Бу 2015 елда беренче сыйныфка бер урынга 3-4 бала керергә тора. Күбесе татарча белми.

Тәлгат Әхмәдишин
Тәлгат Әхмәдишин

"Нигәдер татарча белгән балаларны гимназиягә алырга атлыгып тормадылар. Малаем сынатмады, татарча тырышып укыды, дүртенчене 4-5 билгеләренә генә бетерде", ди Әхмәдишин. Аның әйтүенчә, мәктәп мөдире Фирдүсә Әюпова башлангычы белән быелның март аенда ук татарча укыган өч сыйныфны бишенчегә күчкәч, сентябрдән урысча укытуга күчерү турында фикерләр таратыла, укытучылар да урысча укыту яклы икәнен белгертеп торалар. Шушы чорда гимназиядә татарча укыган балаларның ата-аналарына "бишенче сыйныфтан балаларыгызны урысча укытырга ризамы" дигән эчтәлектә анкета да тараталар. Җәй уртасында шул ук татар укучыларының әти-әниләреннән бер төркем прокуратурага балаларын урысча укытырга теләүләре турында шикаять илтеп тапшыра. Без Тәлгат Әхмәдишин ярдәме белән шикаять язучылар белән дә, татарча укытырга теләүчеләр белән дә очрашырга теләгән идек. Баштарак ризалык сүзләре булса да, тора-бара очрашырга һәм фикер әйтергә теләмәүләрен белдерделәр.

Рифат Бәдретдинов
Рифат Бәдретдинов

Милли хәрәкәт вәкиле Рифат Бәдретдинов әлеге гимназиядә шушындый вазгыять барганда ялгыз пикетка чыкты. "Уку елы алдыннан тагын татарчамы, урысчамы дигән мәсьәлә кузгала. Бер төркем татар ата-анасы үзләренчә җыелышлар уздырып, "татарча теләмибез" дип, урысча укуны таләп итә. Ә ни өчен мондый чыгышларга мәктәп укытучылары, мөдире, мәгариф җитәкчеләре аңлаешлы итеп, татар мәктәбендә укыту татарча булырга тиеш, дип, катгый итеп җавап бирмиләр", ди ул. Аның сүзләренчә, бу татар гимназиясен биш-алты урыс мәктәбе чолгап алган. Шәһәрдә кая карама, урыс мәктәбе. "Күчсеннәр шунда. Бер төркем кеше аркасында мәктәпләрне урыслаштыру сәясәтен туктатырга вакыт. Менә шушы мәктәпне яклаган бер генә язучыны да күргән юк. Үзләре татарча укучылар булмавына зарланалар. Әлеге татар гимназиясе бетсә, Тукайның "Т" хәрефе дә калмаячак", ди Рифат Бәдретдинов.

Тагын бер искәртик, Чаллыдагы татар ата-аналары, җәмәгатьчелек хакимияткә, Казан даирәләренә җибәргән мөрәҗәгатьләрдә 2нче санлы гимназиядә татарча укуның кими баруын әйтеп, бу күренештә мөдир Фирдүсә Әюпованың гаепле булуын күрсәтергә омтылалар. Инде хакимиятләр дә татарча укытуның кими, бетә баруын күреп-белеп торгангамы, булган кимчелекләргә аңлатмалар биреп арыгангамы, гимназиядә татарча укытуда үсеш булачагына вәгъдәләр бирәсе килмичәме, вазгыятьне башкача хәл итә алмагангамы, 1 сентябрьгә ике атна калганда, яңа адымга баралар. Гимназия мөдире Фирдүсә Әюпова Чаллының Гали Акыш исемендәге лицеена җитәкче итеп күчерелә. Гимназиягә аның урынына шәһәрнең Зәб бистәсендәге 4нче санлы мәктәп мөдире Айдар Гарифуллин билгеләнә.

Фирдүсә Әюпованың Гали Акыш исемендәге лицейга җибәрелүен анда да татар рухын бетерү өчен эшләнде дип кабул итүчеләр булды һәм моңа юл куймас өчен чаралар күрүне сорап Казан кирмәненә мөрәҗәгатьләр юллана башлады. Шуларның кайберләрен җәмәгать эшлеклесе, журналист Наилә Вилданова яза. Фәрит Мөхәммәтшинга, Әсгат Сәфәровка һәм башка түрәләргә юллаган мөрәҗәгатендә мондый юллар да бар.

Наилә Вилданова
Наилә Вилданова

"Гасырдан артык тарихы булган татар гимназиясендә укытуны урыс теленә күчереп бетергән Фирдүсә Әюпованы Акыш исемендәге лицейга мөдир итеп билгеләүләре хакында хәбәр иреште. Гали Акышның рухы рәнҗеп ятмасын, дисәк, бу гамәлне кылырга ярамый", ди Наилә Вилданова. Узган ел гына беренче тапкыр лицейда татар сыйныфы туплап, татарча укытуга беренче адымнар ясалды, шушы беренче адымнар ясалганда лицейга мөдир итеп Фирдүсә Әюпованы куярга ярамый, дип белдерә ул. Наилә Вилдановадан 2нче санлы гимназиягә Айдар Гарифуллин куелуга карата фикерен белештек.

"Монда татарча укытуның торышы яңа кешедән дә, шул ук вакытта аны билгеләгән хакимият бинасындагы кешеләрдән дә тора. Элеккедән калган, урысча укытуны алга сөргән укытучылар монда калганда, Айдарга Аллаһ тәгаләдән сабырлык телим", ди Наилә ханым.

Әлеге гимназиядә дүрт сыйныф татарча укып бишенчегә күчкән өч сыйныф укучыларының алга таба ана телендә уку мөмкинлекләре нинди булачак? Гомумән, татарча укытуга игътибар артачакмы? Шушы һәм башка сорауларны без гимназиянең яңа мөдире Айдар Гарифуллинга юллап мөрәҗәгать иттек. Дүрт көннән соң очрашу насыйп булды.

Айдар Гарифуллин
Айдар Гарифуллин

Айдар әфәнде башта диктофонга сөйләмәү, якынча гына сөйләшеп утыру шартын куйды. Якынча сөйләшеп утырудан соң, диктофон кабызылгач сөйләүдән баш тартты. Әңгәмә барышында Чаллыда татарча укытуның гөрләп баруын, татар мәктәпләренең күп булуын билгеләп китәргә тырышты. Әмма, Чаллы мәгариф идарәсенең еллар буена шәһәрдә 12 татар мәктәбе, шуның кадәр үк татар балалар бакчасы эшләве турында Казанга, президентка җибәргән хисапларның ялган булуы ачыклануын җиткергәч, яңа мөдир дәшмәүне кулай күрде. Ул мәктәпләрдә татарча укытуны таләп итүчеләрне "вазгыятьне болгатып йөрүчеләр", ата-аналарны татар мәктәпләреннән биздерүчеләр дип бәяләде. Айдар әфәнде сүзләрендә "без зурдан кубып татарча укытып ятабыз, әмма бу хакта кычкырып әйтүне кирәк санамыйбыз" дигәнрәк фикер ярылып ята иде. Сөйләшү барышында 309нчы канун да, Путинның Йошкар-Олада әйткән сүзләре дә искә алынды. Татар телен укытуны тыючы әлеге канун барлыкка килгәч, ник бер татар укытучысының, мәктәп мөдиренең каршылык күрсәтмәве турында да фикер алыштык. "Соңгы очракта мин татар телен яклап мәхкәмәгә бирү өчен документлар әзерләдем. Мәхкәмә пошлинасын да түләдем. Аннан тукталып калдым. Безнең 4нче мәктәптән бер генә татар теле укытучысы да эштән җибәрелмәде", ди Айдар Гарифуллин.

Алга таба Айдар әфәндегә мондыйрак сораудар да бирдек: "Татар мәгарифе бетү юлында. Чаллыда мәгариф өчен җаваплы түрәләрнең татар теле, аның әһәмияте, зарурлыгы турында өздереп урысча чыгыш ясаганы булдымы? Булса, шул чыгыштан соң балаларын татар мәктәпләренә бирүчеләр булганмы? Урыс яки инглиз телендә татар телен төрле дәрәҗәдә яклап чыгучылар бармы, утыз ел эчендә Татарстан аларны әзерли алдымы?"

Әлбәттә, бу сораулар җавапсыз калды. Шулай да, Айдар Гарифуллин "Татарча укытуның тукталганы юк. Моңарчы мин эшләгән 4нче мәктәпкә барып карагыз. 2нче гимназиядә дә Фирдүсә Әюпова эшләгәндә гел үсеш кенә иде", диде.

Әлбәттә, Чаллыдагы татар мәгарифе торышы, киләчәге хакында шәһәр башкарма комитеты рәисе урынбасары, мәгариф өчен җаваплы, Оренбур якларында туып-үскән Рамил Хәлимов фикерләре дә кызыклы булыр иде. Аның, Башкортстанда туып үскән урынбасарларының Азатлык радиосы хәбәрчесен ике еллап кабул иткәннәре юк.

Мәктәп диварында чиркәү манаралары сурәте
Мәктәп диварында чиркәү манаралары сурәте

Чаллыдагы бердәнбер татар мәктәбе саналган 2нче гимназиянең икенче катында диварда инде дистәләгән еллар буена тәреләр белән чиркәү манаралары сурәте тора. Кайберәүләр фикеренчә, бу татар мәктәбендә татарча укытуның рәте-башы булмауда шушы тәреләрнең дә тәэсире булуы бик тә ихтимал. Гимназиядә әле дә ремонт эшләре бара. Быелгы ремонттан соң да әлеге сурәт мәктәп диварында калырмы, әйтүе кыен. Ата-аналар инде күптән бу тәреләрне мәктәп диварыннан алдыру турында мөрәҗәгать итеп килә, әлегә файдасыз.

Татарча укырга җыенган сыйныф балаларына быел бары тик татар теле һәм тарих дәреслекләре генә татарча эшләнештә таратылган. Башка фәннәр дәреслекләре барысы да урыс телендә.

* * *

2 сентябрь Чаллының 65нче бистәсендә 42нче санлы яңа мәктәп ачылды. Беренче класс балаларын унөч сыйныфка туплаганнар. Ләкин шуларның берсен булса да татар сыйныфы итеп оештыруны кайгыртмаганнар. Соңгы өч елда Чаллыда өч мәктәп ачылды. Аларның берсендә дә татар сыйнфлары юк.

фикерләр (52)

XS
SM
MD
LG