Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Патефон тәлинкәләре безне кире шул чорга алып кайта кебек"


Фәрит Галимов татарча патефон тәлинкәләре туплый
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:14 0:00

Азатлык татарча патефон тәлинкәләре тупланмасы хуҗасы Фәрит Галимовта кунакта булды.

Фәрит Галимов элек рәсем һәм сызым укытучысы булып эшләгән. Азнакайда туган, Әгерҗе районының бер авылына йөреп мәктәптә укыткан. Хәзер Казанда үзенең остаханәсендә татарча шигырь кичәләре үткәрә, чәй үләннәре әзерләү, чәй ясау серләренә төшендерә, каллиграфия дәресләре үткәрә. Агачтан сыннар ясау, юкка чыга барган һөнәрләрне туплау — барысы да аныкы. Фәрит Галимов коллекциясенең зур өлешен Илһам Шакиров җырлары язылган тәлинкәләр алып тора. Анна Әлфия Авзалова, Габдулла Рәхимкулов, Рәшит Ваһапов... Сара Садыйкова җыры язылган пластинка да бар. Коллекционер аны сирәк очрый торган язма дип бәяли. Без сирәк очрый торган тәлинәләр хуҗасы белән әңгәмә кордык.

— Пластинкаларга мәхәббәт кайдан килә?

— Бәләкәй чактан кызыксына идем. Әле дә күз алдымда: әбинең өендә, ятак астында пластинкалар өелеп тора. Патефонын хәтерләмим, бәлки ватылган булгандыр, ташлаганнардыр. Әле укый да белми идем, ләкин шул пластинкаларны актарырга яраттым. Әни яклары Башкортстаннан, шуңа әбидә башкорт халык көйләре, татар пластинкалары да күп иде. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, гомумән, 50нче елларда чыккан тәлинкәләр күп иде. Аннан аларның кирәге калмады. Винил пластинкаларны кайнар суга салып ниндидер фигуралар ясап була әле, боларыннан бернәрсә эшләп булмый, ярылалар.

Мин үзем дә ташлаганмындыр, чөнки әби тәлинкәләре кайда икәнен хәтерләмим. Аннан безнең гаилә электрофон сатып алды. Аның белән өйдә яңадан пластинкалар күбәеп китте. Мәскәүдән алып кайта идек хәтта. "Песняры" пластинкаларын алып кайттык, Георг Отсны. Әни ярата иде аларны. 1979 елла Мәскәүдән "Көнбатыш эстрадасы ритмнары һәм көйләре" дигән ике пластинка алып кайттык. Ул чакта бәләкәй идем әле, үскәч кенә аларның нинди көйләр булганын аңладым. Безгә цензураны үтеп аз-маз гына хард-рок, рок көйләре эләгә иде. Бу пластинкаларда Deep Purple бар иде, 1968 елдагы дискотека көйләре. Аларны Мәскәүнең "Мелодия" фирмасы чыгара иде. Abba һәм башка чит ил көйләре диңгезчеләр ярдәме белән корабларда Русиягә килеп ирешә иде. Электрофонның өстенлеге нәрсәдә дисәгез, аны төрле тизлеккә көйләп була. 33 – хәзеге заман тизлеге, аннары 45, 78 китә. Патефон пластинкалары бер минутка 78 тизлектә уйный да инде.

— Пластинкаларны кайчан җыя башладыгыз?

Фәрит Галимов патефоны
Фәрит Галимов патефоны

— Әйтә дә алмыйм. Балачактан ук тормышымда бар иде алар. Электрофон алгач, пластинкалар саны ишәйде. Аннан, мин сан артыннан кумыйм. Кайсы пластинка килә, кайсы китә. Чөнки вакыт белән үзең дә үзгәрәсең. 15-16 яшьләрдә мәсәлән Deep Purple музыкасын ярата идем. Ул вакытта юк та иде әле алар, кулга сирәк эләгә иде. Үзгәртеп кору елларында Black Sabbath, Led Zeppelin музыкалары килә башлады. Аларны мин саклап тотам, беркая да бирмим инде. Коллекциямнең күп өлешен китапханәгә тапшырган идем. Коллекцияне сатып алып тулыландырам дип тә әйтә алмыйм. Алар үзләре мине таба. Дуслар китерә, йорт сүткәндә табыла. Татарча пластинкалар китерсәләр – минем өчен зур табыш инде. Иң күбе – Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Габдулла Рәхимкулов, Рәшит Ваһапов җырлары, башкорт көйләре пластинкалары бар. Илһам Шакиров пластинкаларын, аның вафатыннан соң җыелышып тыңлап, искә алу чарасы да үткәргән идек. Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарскаяны чакырып та матур кичә үткәргән идек. Шушы кичәдән соң кулыма Сара Садыйкова пластинкасы (1954 ел) килеп эләкте. Бу пластинка Азнакайда бер йортны сүткәндә чормада табылган. Анда "Сайра, сандугач" язылган. Композиторны калфаклы сандугач итеп таныткан җыр. Мин бу тәлинкәне бик сирәк куям, бозылуыннан куркам. Коллекционерлардан нинди бәядә йөргәнен белешмәдем, һәрхәлдә мондый сирәк пластинкалар кыйммәт йөри. Ә болай бет базарында пластинкаларның бәяләре 400 сумнан башлана. Ләкин татар пластинкалары бик югары бәядә йөри. Чөнки алар бик аз күләмдә. Иң кызыгы: татар пластинкаларын татарлар җыймый. Мәскәү базарларында аларны күбрәк якутлар җыя.

— Пластинка көенең үзенчәлеге нәрсәдә? Аны тыңлау, саклау ни өчен кирәк?

Хәзерге заман көйләре бик чиста яңгырый. Ләкин әлеге чисталык белән җырның тәме югала

— Пластинка аһәңе, хәтта ки аның йомшак кына шыгырдавы музыканы җанландыра. Без шул заманга кайтып нәкъ менә Илһам Шакировларны, Рәшит Ваһаповларны тыңлыйбыз кебек. Хәзерге заман көйләре бик чиста яңгырый. Ләкин әлеге чисталык белән җырның тәме югала. Миңа хәзерге заман музыкасы төссез булып тоела. Булачак җырчыларны, чын җырның тәмен белер өчен, нәкъ менә шушы көйләр нигезендә җырларга өйрәтер идем.

— Пластинка тыңлауны ничек популярлаштырырга? "Печән базары"нда мәсәлән, Инсаф Хәмитов винил дискотекасы оештырып карады. Мондый чаралар белән аны популярлаштырып буламы?

— Пластинка җыю, тыңлау модага керде дисәң дә була. Ләкин күбрәк винил тәлинкәләргә өстенлек бирелә. Әлбәттә, анда татарча музыка юк диярлек. Ә менә миндәге ише коллекцияне бик җәлләп кенә сатуга куялар, бик кызганып кына бирәләр. Чөнки боларны кабаттан яздырып булмый. Винил пластинкаларны яңадан ясарга була әле. Бабиналы магнитофоннар да тормышка яңадан кайта башлады. Санлы музыка һәрхәлдә безнең буынга бик ошап бетми. Сүз дә юк, җайлы. Машинада тыңлыйсың. Аннан соң бер тупланмага дистәләгән җыр сыйган. Пластинкада бер яисә ике җыр була. Винилда иң күбе ун җыр сыя. Алар табигыйлыгы белән аерылып тора. Хәзер табигый тавышны бик сирәк очратасың. Алар матурлап чистартылган, көчәйтелгән була.

— Хәзерге эстрадага нинди бәя бирәсез? Илһам Шакиров, Әлфия Авзалованың дәвамчылары бармы?

— Яңа Илһамнар, Әлфияләр кирәкме соң ул? Паганини, Карузолар яңадан туа аламы? Юк, алар беркайчан да кабатлана алмый. Безгә фәкать аларның мирасын барлап, яздырылып калган тавышларын тыңлап юанырга, өйрәнергә кала. Яшьләр яңа музыка иҗат итәләр, яңа ритм тудыралар. Бу – табигый. Үсеш булырга тиеш. Дөрес, без үткәннәрне онытмаска тиеш. Илһам музыкасын яраткан кеше аны болай да онытмый. Мин бит бу пластинкаларны гына тыңламыйм.

— Үсеш булырга тиеш дидегез, бармы соң үсеш?

Иҗат ирекле булырга тиеш. Дөресме, юкмы, ярыймы, ярамыймы – ул безнең эш түгел

— Битлз да башта кабул ителмәгән, җәһәт кенә классикага әйләнмәгән бит. Башта кыйналганнар, тәнкыйтьләнгәннәр, хәзер исә кадерлеләр рәтендә. Бүгенге җырчылар да шулай. Якында гына, янәшәдә генә булгач, бәлкем аларның кадерен дә белмибездер әле. Бәлкем киләчәктә гений булып таныласы кеше безнең арада йөридер. Без бит белмибез. Иҗат ирекле булырга тиеш. Дөресме, юкмы, ярыймы, ярамыймы – ул бездән тормый. Иҗат итсеннәр, эзләнсеннәр, үссеннәр. Мин авыр рок яратам. Әмма татарча рок бар дип әйтә алмыйм. Чөнки әлегә эстрадада җиңел көйләр, бию көйләре өстенлек итә. Тирәнгә үтми, тәрбия бирми торган җырлар. Бәлкем заманында бу пластинкадагы җырларны да җиңел дип атаганнардыр. Әмма хәзер алар тәрбиявиләр рәтендә. Миңа калса, музыкаль мәдәнияттә бөтен юнәлешләр дә булырга тиеш. Панк-рок та булсын, рэп та, башкасы да. Чөнки шәһәрдә татар музыкасы юк иде. Авылда ул сакланды, элекке традицияләрне безнең көнгәчә китереп җиткерде. Сара Садыйкова татар романсына нигез салды, популярлаштырды. Әмма бүген романс жанры югала башлады. Аны да үстерергә кирәк. Үсеш төрле яклап булсын иде.

Фәрит Галимов өендә
Фәрит Галимов өендә

— Шәһәрдә тудым, авылга киттем, дидегез. Нәрсә эзлисез сез, кешегә мондый күченүләр нәрсәгә кирәк?

— Без берничә кеше авылга кайтып төпләндек. Сүз дә юк, шәһәр күп нәрсә бирә. Мәдәни яктан баю өчен монда бөтен шартлар да бар. Укытучы буларак мин шәһәрдән авылга укытырга йөрдем. Андагы яшәүне күзәтеп, авыл кешесенең тормыш сыйфатының, вакытка карашының икенче төрле булуын күрдем. Шәһәр кешесенә тормышны алып бару өчен вакыт җитми, авыл кешесенә җитә, артып та кала әле. Ул көндәлек эшләрен башкарганнан соң, эштән кайтканнан соң, чигәргә дә вакыт табарга мөмкин. Авыл агаеның табигатькә карашы икенче төрле. Авыл кешеләрен күбрәк өйрәнгән саен, аларга хөрмәтем, яратуым артты. Мин йөреп укыта торган мәктәп ябылганнан соң да авыл белән элемтәне өзәсем килмәде. Чөнки җаным-тәнем белән авылны, аның кешеләрен яклыйм. Беткән авылларны барлавым, алар турында китаплар әзерләүдә катнашуым да шуннан. Хәзер Казанда эшләсәм дә, авылга кайтып йөрим. Авыл тарихын барлау мине тарихка, археологик экспедицияләргә китерде. Тамырларымны аңларга ярдәм итте. Бәхетебезгә, Татарстанда авыллар сакланып калды. Русия буйлап күп сәяхәт итәм һәм күрәм: башка өлкәләрдә авыл соңгы сулышын ала. Урыс теле дә бик авыр хәлдә. Карагыз ничек чуарланган ул: коучинг, ресепшн – нинди генә сүзләр кермәде кулланышка. Урыс телен саклау, мөгаен, безгә калыр да.

— Без урыс телен сакласак, татар телен кем саклар?

2017 елгы тел кризисыннан соң һәр татар кешесе хөкүмәткә ышанырга ярамаганны аңлады

— 2017 елда татар теленә һөҗүм башланганнан соң, матбугатта да, интернетта да беттек, юкка чыгабыз, ассимиляция көчәйде дигән фикерләр күбәйде. Сүз дә юк, сәясәт безнең якка түгел. Ләкин мин курыкмыйм, чөнки бездә иммунитет бар. Тарихи яктан ничә гасыр изелүебез, кысылуыбыз бездә иммунитет барлыкка китерде. Без беркайчан да бетмәячәкбез. 2017 елгы тел кризисыннан соң һәр татар кешесе хөкүмәткә ышанырга ярамаганны аңлады. Үзен татар дип санаган кеше, милләтем өчен нәрсә эшли алам, минем вазифам нинди дип эзләнә башлады. Курслар оешты, университет каршындагы курсларга мин дә йөрим. Карап-күзәтеп торам: һәр сезонда яңа кешеләр килә. Белем дәрәҗәләре дә төрле. Халык саны күбәя дип әйтмәс идем, әмма кызыксынучылар саны да кимеми. Бер елда 1200 кеше килде, узган ел 900 кеше җыелдык. Килгәндә күп булалар, курсны тәмамлаганда, билгеле инде, сирәгәяләр. Мин анда татарча сөйләшү даирәсе эзләп барам. Чөнки татар телен куллану даирәсе әйләнә-тирәмдә юк. Мин аны эзләргә мәҗбүр. Урамда татарча сөйләшеп булмый.

Элек татарны чыраеннан танып булган, хәзер алай танып булмый. Барысы да Европа манерында киенә. Сирәк кенә татар милли бизәкләре таккан кешеләр очрый. Туксанынчы елларга кадәр татарча сөйләшергә оялалар иде, хәзер татарча начар сөйләшүдән оялалар һәм рус теленә күчәләр. Шуңа күрә безгә татар мохитен киңәйтергә кирәк. Шуңа күрә музыкаль кичәләр, шигырь кичәләре оештырабыз, берничә остаханә берләшеп, сезон ачылышы үткәрәбез. Анда бар да була, татарча өстәл уеннары да, керамик савыт-саба бизәкләү, чәй эчү. Тагын берничә чара үткәрергә ниятләп торабыз. Аңлыйм, бу диңгездәге тамчы гына. Шундый тамчылар күбәячәк әле. Мин аңа ышанам.

XS
SM
MD
LG