Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай ширкәте Татарстанда ашлама җитештерү заводы ачмакчы


"Алабуга" махсус икътисад мәйданында Кытайның иң эре химик ширкәтләренең берсе минераль ашламалар җитештермәкче.

Кытайның Sichuan Golden Elephant Sincerity Chemical ширкәте "Алабуга" махсус икътисад мәйданында химик продукция җитештерү белән шөгыльләнмәкче. Ивестицияләр күләме $400 млн булыр дип көтелә. Бу хакта пәнҗешәмбе журналистлар белән очрашуда Казан Кирмәне вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткән.

Галимова сүзләренчә, корылманың куәте елына 80 мең тонна меламин, 200 мең тонна аммиак, 460 мең тонна карбамид тәшкил итәчәк. Биредә 500 яңа эш урыны булдырылачак.

Sichuan Golden Elephant Sincerity Chemical Кытайның иң эре химик ширкәтләренең берсе. Ширкәт минераль ашламалар һәм химик продукция җитештерү белән шөгыльләнә.

2015 елда "Алабуга" махсус икътисад мәйданында минераль ашламалар җитештерүче "Аммоний" корылмасы ачылган иде. Рубль девальвациясе нәтиҗәсендә ул авыр финанс хәлендә калды. 2019 елда заводны яңа инвестор - Роман Троценконың "Азот" ширкәте алды.

фикерләр (5)

XS
SM
MD
LG