Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда кеше хокукларын яклау шурасы Айрат Дилмөхәммәтов мәсьәләсен күтәрмәкче


Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Башкортстан башлыгы каршындагы кеше хокуклары шурасы 6 ноябрьгә кадәр сак астына алынган сәясәтче Айрат Дилмөхәмәммәтов эшенә бәйле фикер алышырга җыена.

Узган шимбә Башкортстанда Кеше хокуклары шурасының чираттагы утырышы булган. Анда регламент кабул ителгән һәм комиссияләр расланган. Беренче мәсьәлә булып киләсе утырышларда Айрат Дилмөхәммәтовка бәйле вазгыять каралачак. Бу хакта Facebook-та утырышка багышланган пост астындагы сорауга җавап биреп, шура әгъзасы, хокук яклаучы Әлмирә Жукова белдерде.

Башкортостанда Кеше хокуклары һәм сивил җәмгыять институтларын үстерү шурасы булдыру турында карар республика башлыгын сайлау алдыннан чыкты. Шура кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен яклауда, төбәктә сивил җәмгыять институтларын үстерүдә ярдәм итү максатыннан төзелә диелде.

Айрат Дилмөхәммәтов - башкорт публицисты, журналист һәм активист. Ул 6 ноябрьгә кадәр кадәр сак астына алынды. Дилмөхәммәтовны 14 мартта тоткарладылар. Аның фатирында тентү дә булды. Соңрак Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны сак астына алу карары чыгарды. Активистны Русиянең бөтенлеген бозуга юнәлгән гамәлләр кылырга чакыруда (Җинаять кодексының 280.1-нче маддәсе) гаеплиләр. Дилмөхәммәтов интернетта сепаратизмга чакыручы видео таратуда гаепләнә.

"Мемориал" хокук яклау оешмасы күптән түгел Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип таныды.

Активистны "Яблоко" фиркасенең Башкортстан бүлеге, "Азат Идел-Урал" хәрәкәте, "Чуулһн - ойрат-калмык халкы җыены" башкарма комитеты яклап чыкты.

Айрат Дилмөхәммәтовның әнисе Агиләш Дилмөхәммәтова улын азат итүне сорап, ул вакытта Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров һәм ФСБга видеомөрәҗәгать белән чыкты.

Апрельдә активистка Җинаять кодексының 280-нче (экстремистик гамәлләр кылуга өндәү) һәм 205.2 (террорчылык гамәлләре кылуга өндәү, матбугат чараларында, шул исәптән интернетта террорчылыкны аклау яки пропагандалау) маддәләре нигезендә яңа җинаять эшләре ачылганы билгеле булды.

"Террорчылык" маддәсе нигезендә Дилмөхәммәтовны былтыр ноябрьдә Уфада хөкем ителгән "Хизб ут-Тәхрир" әгъзаларын яклап чыгыш ясавы өчен гаеплиләр.

280-нче ("экстремистик") маддә былтыр Баймакта җирле халыкның Кавказдан килгән эшчеләр белән низагыннан соң әйтелгән сүзләре өчен кулланыла. Узган атнада "Баймак эше" нигезендә ФСБга шаһитлар буларак, башкорт активистлары Фаил Алчынов, Руслан Габбасов, Эльмир Мөхәммәтҗанов, Рәмилә Сәетова һәм журналист Рамил Рәхмәтов та чакырылган иде.

XS
SM
MD
LG