Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә гаскәр хезмәтеннән качучыларга штрафларны арттырмакчылар


Мәҗбүри хезмәттән качарга теләүчеләр өчен штраф күләме артырга мөмкин. Русия кораллы көчләре баш идарәсе вәкиле сүзләренчә, соңгы елларда гаскәрдән качучылар саны кими.

Русия гаскәрендә хезмәт итүдән качарга омтылучылар өчен штрафларны алты тапкырга арттырырга мөмкиннәр. Бу хакта Русия кораллы көчләренең баш идарәсе вәкиле генерал-лейтенант Евгений Бурдинский белдерде.

"Штрафларны арттыру мәсьәләсе карала, әйтергә кирәк, күпкә - алты тапкыр", диде ул "Россия 24" каналы эфирында.

Аерым алганда, штрафлар хәрби комиссариатларга яшәү урынын үзгәртү турында хәбәр итмәү өчен артырга мөмкин. Әлегә минималь штраф күләме 500 сум.

Бурдинский сүзләренчә, Русиядә гасәкрдән качарга теләүчеләр саны кими. 2014 елда андыйлар саны алты мең булса, хәзер 1,6 мең. Кораллы көчләр вәкиле исәкртүенчә, егетләр хәрби комиссариатлардан яшеренә, яки гаскәрдә хезмәт итүнең ни өчен киркәлеген аңламый һәм чакыру алгач бармый кала.

Русиядә 1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр илнең барлык 85 төбәгендә дә узачак. Гаскәргә 132 мең кеше чакырылачак.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG