Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү белән Әнкара арасы Сүрия аркасында суынамы?


Владимир Путин һәм Рәҗәп Эрдоган, 16 сентябрь 2019, Истанбул
Владимир Путин һәм Рәҗәп Эрдоган, 16 сентябрь 2019, Истанбул

Соңгы елларда бик тыгыз икътисади багланышлар урнаштырган Владимир Путин белән Рәҗәп Эрдоган арасы 16 сентябрь Истанбулда Хәсән Рухани да катнашында югары дәрәҗәле очрашудан соң киеренкеләште булса кирәк. Нигә дисәгез, бу очрашудан Эрдоган көткән нәтиҗә чыкмады. Төркиядә яшәүче галим Надир Дәүләт комментарын тәкъдим итәбез.

Сүриянең Идлиб провинциясе Төркиянең көньяктагы Һатайга провинциясе белән күрше. Ике арада 130 чакрым озынлыкта чик бар. Бу чик аша качаклар Төркиягә киләләр. Бүгенге көндә соңгы 5 елда Төркиягә сыйынган 3 миллион 700 мең Сүрия иммигранты бар. Икътисади кыенлыклар кичергән Төркиягә аларны торак, мәктәп, эш һәм сәламәтлек чаралары белән тәэмин итү кыйммәткә төшә башлады. Үзендә дә 5 миллионнан артык эшсезе булган Төркиядә аларга карата көчле реакция туа башлады.

Инде президент Эрдоган яңа качаклар килмәсен дип, килгәннәрне дә Идлибкә кире кайтару чаралары эзли. Ләкин ул бу мәсьәләдә Мәскәү беләм Тәһранны күнектерә алмады. Бу ике ил дә Әсад режимы яклы, Төркия Идлибтә яклаган оппозицион хәрби көчләргә ярдәм итә һәм Сүрия режимын танымый. Бу мәсьәләдә президент Эрдоган көрчеккә терәлгәнгә охшый.

Путин белән Эрдоган арасындагы киеренкелекне кайбер соңгы хәрәкәт һәм чыгышлардан аңларга була.

Русия президенты Путин Эрдоганны 2-5 октябрь Мәскәүдә үтәсе Русия энергия атнасына чакырган иде. Путин бу форум кысаларында Төркия президентына Төрек Агымы газ үткәргече проектының киләчәктәге эшчәнлегенә үз карашларын әйтәчәген белдергән иде. Ләкин Эрдоган бу форумга бармады, энергия министрын җибәрде. Шулай итеп Путинга Сүрия мәсьәләсендәге ризасызлыгын кыя рәвештә белдергән булды.

Шушы көннәрдә Сочида үткәрелгән Халыкларга Валдай клубы утырышында Путин Сүрия турында боларны әйтте: "Сүрия террорчылардан тазартылды. Астана югары дәрәҗәле очрашуындагы тарафлар белән сәяси эшчәнлекне башладык." Бу бик дөрес түгел, чөнки Әнкара Димәшк белән бәйләнеш урнаштырмады.

Шул ук җыелышта чыгыш ясаган Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров үз нәүбәтендә Төркияне Евфратның көнчыгышына хәрби интервенция ясамаска кисәткәнен искә төшереп, Русия биредәге Көрд партизаннары мәсьәләсен Төркия Сүрия режимы белән сөйләшүләр аркылы чишүен яклаулары турында белдерде. Тарафларның килешәчәкләр дип ышануын һәм Русиянең ярдәм итәчәген дә өстәде.

Кыскасы, Путин әйткәннәр чынбарлыкка туры килми. Шулай ук Лавровның тәкъдиме дә сәер. Чөнки Әнкара Димәшкны танырга әзер түгел. Чөнки Төркия таләп иткән бернәрсә дә гамәлгә ашмады һәм ашмаячак кебек күренә.

Соңгы чара буларак АКШ белән биредә имин район булдыру өчен уртак хәрби патруль оештыра башладылар. Ләкин Әнкара Вашингтонга да ышанып бетми. Чөнки президент Трамп төрекләр террорчы дип атаган Сүрия көрдләренең хәрби оешмасы ЙПГ-гә ярдәм итә.

Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG