Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мөхлисә Бубый — милләтен кайгырткан өчен йөрәгенә кургаш ядрә алган шәхес"


Мөхлисә Бубыйга багышланган конференция

Мөхлисә Бубыйга багышланган конференциядә туган авылында аның исемендәге кызлар гимназия-интернатын, мәдрәсәсен ачу тәкъдим ителде.

Мөхлисә Бубый тууына быел 150 ел булды. Шушы уңайдан Татарстан мөселманнары диния нәзарәте, Әгерҗе районы хакимияте, мөхтәсибәте, Дөнья татар конгрессы, авыл музее һәм "Бубыйлар мирасы" оешмасы төбәкара фәнни-гамәли конференция оештырды.

5 октябрь Иж-Бубый авылында узган чарада Казан, Чаллы, Алабуга, Стәрлетамак, Оренбур шәһәрләреннән вәкилләр, Удмуртия, Чуашстан республикалары, Киров өлкәсе диния нәзарәтләре рәисләре, Болгар ислам университеты җитәкчеләре, Казанның кайбер мәчетләре имамнары, КФУ галимнәре, җәмгысе ике йөзгә якын кеше катнашты.

Мөхәммәт Әхмәтҗановның амбар-кибете
Мөхәммәт Әхмәтҗановның амбар-кибете

Чарага килүчеләр иртәнге якта Иж-Бубый авылының торгызылган тарихи урыннарында, музейларында булдылар, сәүдәгәрләр Мөхәмматҗан Әхмәтҗанов, Габдулла Гобәйдуллин салдырган амбар-кибет биналарын, торак йортларын карадылар. Шушы танышулардан соң авылның мәдәният йортында Бубыйлар истәлегенә багышланган төбәкара конференция башланды.

Мөхәммәт Әхмәтҗанов йорты
Мөхәммәт Әхмәтҗанов йорты

Чыгыш ясаучылар бертуган Бубыйларның тормыш юлларына тукталып, Гөбәйдулла, Мөхлисә һәм Габдулла Бубыйларның гыйлемле кешеләр гаиләсендә туып, дөньяви фәннәрдән, гарәп, фарсы вә төрек телләрендә нигезле белем алуларын искәрттеләр. Шушы бертуганнар, аеруча Мөхлисә Бубый тырышлыгы белән авылда 1901 елда кызлар өчен 6 сыйныфлы уку йорты ачыла. 1907 елдан бу уку йортын тәмамлаучыларга "татар мәктәпләрендә укытучы-мөгәллимә" дигән таныклык та бирелә башлый.

Әмма Вятка губернасы халык мәктәпләре мөдире карары нигезендә бу кызлар мәктәбе ябыла. Мөхлисә Бубый Троицкига күчеп китәргә мәҗбүр була. Анда да хатын-кызларга белем бирү эшен дәвам итә. 1914 елда сәүдәгәр Яушевлар ярдәме белән кызлар мәдрәсәсен, 1915 елда мөгәллимәләр семинариясен ачуга зур көч куя. 1917 елда Мөхлисә Бубый Бөтенрусия мөселманнары корылтаенда Диния нәзарәте әгъзасы итеп сайлана һәм шушы ук чорларда нәзарәтнең казыясы булып билгеләнә. Ислам дөньясы әле бу заманда хатын-кызның казыйлык эшен алып баруын белми.

Конференциядә Дөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров "татарлар салган мәчетләрне, мәдрәсәләрне, йортларны һәм башка рухи байлыкларны саклыйсы, шул байлыкны халыкара дәрәҗәдә күрсәтергә өйрәнәсе иде", дип белдерде.

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, язучы Ркаил Зәйдулла монда сакланып калган Бубыйлар мирасын гына түгел, бөтен Иж-Бубый авылын музей итәргә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Шулай ук Мөхлисә Бубыйның кулга алынгач беркемне дә сатмавын, беркемгә дә бәла якмавын искәртте ул.

Болгар Ислам академиясе проректоры Айнур Тимерханов әлеге төбәкара конференциягә югарырак дәрәҗә биреп, Бубый укулары итеп, Русия яки халыкара югарылыкта уздыруны максат итеп куярга чакырды.

Зөфәр Галиуллин
Зөфәр Галиуллин

Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр Галиуллин "Әлегә динчеләрнең дә халык күңеленә барып җитә алганы юк. Хатын-кызларыбызга да мөнәсәбәтләр яхшыдан түгел. Мөхлисә Бубыйның кызларны, хатыннарны тәрбияләү турындагы хезмәтләре дә кулланышта түгел" дип билгеләде. Шулай ук ул татар милләтен бетерүгә күп гасырлар көч куелуын, татарны бетерү юнәлешләрен күрсәткән Ильминский васыятьләрен искә алып, "Беренчедән, Ильминский, татарны кылыч белән җиңеп булмый дип, хәрам белән җиңәргә чакыра. Күрәбез, Татарстанга Русия төбәкләреннән, "красное-белое" кебек бик күп хәрам ташыла. Икенчедән, Ильминский татарның мәгариф системын юк итәргә өнди. Бүген беләбез, татар мәгарифен юкка чыгару эше бара. Татар мәктәпләрендә элек милли тәрбия бирелеп, аннан белем бирелә иде" диде Зөфәр Галиуллин.

Ильминскийның татарга каршы кулланылырга тиешле өченче шартын да күрсәтте ул. Ильминский татарларның дини фәлсәфәләре белән дә бик көчле булуларын, шул фәлсәфәне юкка чыгарырга, аны бер йолага гына әйләндереп калдыру чараларын кулланырга чакыруын да белдерде Зөфәр хәзрәт "шуңа, бүген дә татар яшәеше, ислам дине фәлсәфәсен кайтарырга вакыт", дигән фикер яңгыратты.

Галиуллин шулай ук заманында кайбер муллаларның Диния нәзарәте казыясы Мөхлисә Бубыйны күпхатынлылык мәсьәләсендә тәнкыйтьләүләрен дә искә алды. "Муллаларыбыз Коръәндә күпхатынлылык турындагы аятьне күргәннәр. Шуны күреп эшләр башкарганнар. Ә менә ул аять янында хатыннарың күп булганда ничек аларны тоту турында башка аять тә бар. Хатыннары күп булучыларның кайберләре бу аятьне үтиселәре, беләселәре килми. Мөхлисә Бубый нәкъ менә шул аять үтәлешен таләп иткән”, диде Зөфәр Галиуллин.

Конференциядә катнашучылар
Конференциядә катнашучылар

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова әлеге конференциягә Төркиядән кайтып барышлый килде. Үз чыгышында ул хатын-кызның милләт анасы булуын да, шул ук вакытта аның мәңгелек йөрәк ярасы булуын да белдерә. Русиядәге чукындыру чорлары тарихына кайтып, Бәйрәмова ир-атларны да, хатын-кызларны да күпләп чукындыру булуын әйтте һәм тарихта хатын-кызны, ананы газаплау, аны чукындыруның халык күңеленә мәңгегә сеңеп, кереп, уелып калуы турында сөйләде. "Ананы чукындыру – милләтне чукындыру, милләтнең иманын алу дигән сүз", диде Бәйрәмова.

Бәйрәмова әйтүенчә, утызынчы елларда ир-атларны күбрәк тә атып үтергәннәр. Әмма атып үтерелгән Мөхлисә Бубый милләт, халык күңелендә калган. "Хатын-кызны атып үтерергә ярамый. Ул нәселне, милләтне дәвам итүче. Сталин палачларының 70-кә җиткән мөселман хатыны өчен кургаш ядрәсе әзер булган. Аңа гына түгел. Ул ядрә һәрберебезгә, мәгарифебезгә, мәдәниятебезгә төбәп атылган", диде язучы. Ул шулай ук татар халкының бүген дә борчулы-хәвефле вазгыятьтә яшәвен, милли республикаларны бетерү турында сүз баруын искәртеп мондый сорау куйды: "Җәмәгать, шушы вакытларда безнең ир-атларыбыз нишләрләр икән? Мәйданнарга хатын-кызлар чыгармы, ул кургаш ядрәләр тагын безнең йөрәкләргә кадалырмы?".

Фәүзия Бәйрәмова милләт дөрләп янганда намаз укып, дисбе тартып утырып кына булмавын, мәйданнарга чыгарга туры киләчәген дә, Мәхлисә Бубый кебек йөрәкләрне ядрә астына кую вазгыяте туу ихтималын да күз алдында тотарга кирәклеген әйтте.

Аннан соң Фәүзия Бәйрәмова Иж-Бубый авылында борынгы таш биналарны торгызуны хуплавын белдерде һәм бу тарихи биналар эчендә ислам нуры, мәктәпләрдә татар теле булмаса, ул таш биналардан бернинди дә мәгънә булмаячагын әйтте.

Сәүдәгәр Арыслангалинең торак йорты булган бина
Сәүдәгәр Арыслангалинең торак йорты булган бина

Галим Дамир Исхаков конференциядә татар хатын-кызлары роле турында 1970-нче елларда Совет берлегендә беренчеләрдән булып Татарстанда социологик тикшеренүләр уздырылуын искә алды. Тикшеренү барышында шул ачыклана: татар гаиләсенең күпчелегендә акча янчыгы хатын-кыз кулында була. "Акча кемдә – шул хуҗа. Татар хатын-кызының җәмгыятьтәге урыны әле дә сакланган", ди Дамир Исхаков.

Чыгышлардан соң конференциядә катнашучылар резолюция кабул итте. Анда Иж-Бубый авылында Мөхлисә Бубый исемендәге кызлар гимназия-интернатын, мәдрәсәсен ачу мөмкинлеген карау, әлеге авылны Татарстан туристлык боҗрасына кертү чаралары турында язылган. Өстәмә тәкъдимнәрдә Центарльная дип аталган, Бубыйлар мирасы сакланган урамга Бубыйлар исемен бирергә дигән тәкъдим булды.

Тәлгать Әхмәдишин
Тәлгать Әхмәдишин

Милли хәрәкәт активисты, шушы авылда туып үскән Тәлгать Әхмәдишин "Әгәр биредә кызлар өчен нинди дә булса уку йорты ачыла икән, анда фәкать татар телендә генә тәрбия һәм белем бирелергә тиеш. Менә Әлмәт каласында Риза Фәхретдин исемендәге татар гимназиясе бар. Белем бирүләр татарча булырга тиеш, әмма барлык фәннәр дә урысча укытыла”, диде.

Белешмә: Мөхлисә Бубый

Мөхлисә Габделгалләм кызы Нигъмәтуллина – танылган татар мөгаллимәсе, мәгърифәтче, дин белгече, беренче казыя. Хатын-кызлар өчен беренче мәдрәсә оештыручы буларак танылган. Билгеле мәгърифәтчеләр Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйларның кыз туганы.

Ул 1869 елда хәзерге Татарстанның Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында дөньяга килә. Яшьли аны Минзәлә өязендәге өлкән яшьтәге муллага кияүгә бирәләр, никахлары озын гомерле булмый, бераздан аны ике кызы белән туган авылына алып кайталар.

1885 елдан абыйлары белән бергә авыл мәдрәсәсен үзгәртеп коруга керешә. Мөхлисә Бубый җиңгиләре Нәсимә һәм Хөснифатыйма белән хатын-кызлар мәдрәсәсен оешытыра, анда хезмәт итә. 1901 елда 6 сыйныфлы татар хатын-кызлар мәктәбе ачыла, Мөхлисә Бубый аның мөдире була.

1911-1912 елларда Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйлар кулга алына, мәдрәсә таркала, хатын-кызлар мәктәбе ябыла. Мөхлисә Троицк шәһәренә күченә, анда 1910 елда ачылган башлангыч хатын-кызлар мәктәбен җитәкли. Бер-бер артлы хатын-кызлар мәдрәсәсе (1914), мөгаллимәләр семинариясен (1915) ачуга ирешә.

1917 елда ул Бөтенрусия мөселманнарының беренче корылтаенда Диния нәзарәте әгъзасы һәм казыя итеп сайлана, шул вакыттан башлап Уфада эшли, Диния нәзарәтендә гаилә эшләре бүлеген җитәкли. Бу чорда ул актив иҗтимагый эшчәнлеген алып бара, вакытлы матбугатта күп басыла.

1937 елда Мөхлисә Бубый "контрреволюцион буржуаз-милләтчел оешма"да катнашуы өчен кулга алына. Ул башка 6 дин зыялысы белән инкыйлабка каршы милләтчел эшчәнлектә, чит ил шымчылары белән элемтә тотуда гаепләнә. 1937 елның 23 декабрендә ул атып үтерелә, вафатыннан соң аклана.

фикерләр (26)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG