Accessibility links

Кайнар хәбәр

15 октябрьдән Татарстан мәчетләрендә бушлай татар теле курслары башлана


Мәчетләрдә татар телен уку-укыту әсбабы
Мәчетләрдә татар телен уку-укыту әсбабы

Быел да курслар республиканың 20 мәчетендә оештырыла. Ул ярты ел дәвам итәчәк.

15 октябрьдән Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башлана. Әлеге курслар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан бушлай оештырыла. Бу хакта Татарстан мөфтияте сайтында хәбәр ителә.

Курслар 20 урында, шул исәптән республиканың 15 мөхтәсибәтендә – Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорски, Лаеш, Менделеевски, Чаллы, Түбән Кама, Норлат, Чистай, Ютазы мөхтәсибәтләрендә үткәреләчәк. Казанда курсларны "Ризван", "Тынычлык", "Казан нуры", "Гаилә" мәчетләрендә, шулай ук Русия ислам институтында тыңларга мөмкин булачак.

Дәресләрне атнага ике тапкыр уздыру планлаштырыла. Укыту курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән, алар ярты ел дәвам итәчәк (2019 елның 15 октябреннән 2020 елның 30 апреленә кадәр). Дәресләрне уздыру вакыты курсларга йөрүчеләрнең теләген исәпкә алып билгеләнәчәк диелә.

Интенсив курс програмы сөйләм телен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, теләккә карап ислам дине мәдәнияте белән танышу, шулай ук тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү мөмкинлеге дә каралган.

Дәресләрне югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барачак. Укыту процессында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм "Хозур" нәшрияты тарафыннан Русия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән берлектә әзерләнгән "Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен" дәреслеген файдалану күздә тотыла.

Укыту процессы тәмамлангач, тыңлаучыларга тиешле сертификат тапшыру күздә тотыла.

Татар теле курсларының беренчесе 2018 елның февраль-апрель айларында Татарстанның 10 мәчетендә уздырылган иде. Анда 500ләп кеше йөрде. Шул елның көзендә алты айлык курслар башланды.

Күптән түгел Казан федераль университетында да бушлай татар теле курслары ачылды. 2 октябрьдән Казан православ гимназиясендә татар теле курслары башлануы билгеле булды. Алар түләүле, аена 650 сум.

XS
SM
MD
LG