Accessibility links

Кайнар хәбәр

Энциклопедия институты юбилее: "Хезмәт хакы түбән, яшьләр килми"


Тантанада катнашучылар

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты юбилеена җыелган галимнәр хезмәт хакларының түбән булуын яшермәде, ләкин грантлар, дәүләт програмнарында катнашып, акчаны арттырып була дип сөйләде.

10 октябрь Татарстан фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты 25 еллык юбилеен тантаналы җыелыш ясап билгеләде. Анда галимнәр, фән эшлеклеләре катнашты. Азатлык юбилейда яңгыраган чыгышларны тыңлады, галимнәрдән фән өлкәсендә эшләү дәрәҗәсе, хезмәт хаклары турында сорашты.

Татар энциклопедиясен төзедек тә, яшереп куйдык

Юбилейга багышланган җыелышта катнашучыларны Татарстан фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов сәламләде. Татар энциклопедиясе институты мөдире Искәндәр Гыйләҗев институтның тарихын барлады, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Институт аңа нигез салучы, алты томлык татар энциклопедиясе төзүнең башында торучы Мансур Хәсәнов исемен йөртергә тиеш дип белдерде.

Энциклопедия институтына 25 ел
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:40 0:00

Тантаналы җыелышта татар энциклопедиясенең җаваплы мөхәррире, тарихчы, институт мөдиренең элекке урынбасары Гомәр Сабирҗанов чыгыш ясап, алты томлык татар энциклопедиясен теләгән бөтен кеше таба алмый дип зарланды.

Гомәр Сабирҗанов
Гомәр Сабирҗанов

"Бүген ул халыкка барып җитә алмый. Шундый байлыкны яшерделәр. Халыкның үз милкен яшерделәр. Академия һәм институт җитәкчелегенә энциклопедиянең академик вариантын интернетка куярга кирәк. Әнә үзбәкләр үзләренең 18 томлык энциклопедиясен чыгардылар да, бөтен гаиләләргә таратып бирделәр. Безнең басманың кайбер томнары 500 данә белән генә чыкты. Интернетта бүген куелган рәсемле варианты да (сүз tatarica.org турыда бара - ред.) кирәк, ләкин ул энциклопедик әйбер түгел. Моны үтенеп сорыйм", диде ул.

Галим шулай ук татар энциклопедиясенең икенче басмасын да ясарга кирәк дип саный. Ул 10 томда булырга тиеш ди ул. Энциклопедиянең бигрәк тә татар телендәге варианты мөһим, соңгы елларда аннан да мөһимрәк китап юк дип белдерде ул.

Универсиада дип мактанабыз, энциклопедия дип горурланмыйбыз

Кев Салихов
Кев Салихов

Җыелышта катнашкан физика-математика фәннәре докторы, Русия фәннәр академиясе академигы Кев Сәлихов та татар энциклопедиясен төзү горурланырлык әйбер, ләкин без горурланмыйбыз дип чыгыш ясады. "Универсиада дип мактанабыз, бу хакта урамнарда кычкырып йөрибез, әмма без шундый энциклопедия төзедек дип горурланмыйбыз" диде. Ул да җыентыкның компьютер варианты кирәк дип белдерде.

Без түбән хезмәт хакына күнеккән, ә яшьләр 50 мең сум сорый

Күптән түгел Татарстан галимнәренең хезмәт хаклары түбән булуына зарланып президентка хат язулары мәгълүм булды. Аны йөздән артык галим имзалаган. Хат авторлары соңгы тапкыр хезмәт хакы арту 2015-2016 елларда фәнни хезмәткәрләр штатын кыскартканнан соң булды дип белдергән. Татарстан фәннәр академиясе президентының Рөстәм Миңнехановтан акча сораудан баш тартуы турында да хәбәр ителде.

Хезмәт хакларының түбән булуын Азатлык сораштырган галимнәр дә яшермәде, ләкин барысы да диярлек моны төрле грантларда һәм дәүләт програмнарында катнашып арттырып була дип белдерде.

Фәрит Ялалов
Фәрит Ялалов

"Яшьләрнең фәнгә килүе кимеде. Чөнки, беренчедән, бу өлкәдә түләү түбән дәрәҗәдә. Фән докторлары, профессорлар дәрәҗәсендә эшлибез, ләкин түләү түбән. Безнең буын кешеләре моңа күнеккән, без эшлибез. Ә яшьләр моны белгәч, килми", диде Татар энциклопедиясе институты җитәкчесе урынбасары Фәрит Ялалов.

Ләкин шул ук вакытта ул эшләгән кешегә юллар ачык, төрле грантлар, дәүләт програмнары аша түләү аерым бара дип тә өстәде.

Берничә ай элек Энциклопедия институты мөдире Искәндәр Гыйләҗев Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясап, акчаның командировкалар, экспедицияләр өчен дә аз бирелүе мәсьәләсен күтәргән иде. Фәрит Ялалов сүзләренчә, әлеге проблем хәл ителгән, 2020 елдан моның өчен аерым финанс каралган.

Айарт Ситдыйков
Айарт Ситдыйков

Татарстан фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Айрат Ситдыйков та хезмәт хакының кайчан артканын хәтерләмим диде, әмма мәсьәлә дәүләт тарафыннан да, академия тарафыннан да кайгыртыла, бер чишелеш булыр дип белдерде.

Институт галимәсе Лилия Мөхәммәтшина хезмәт хакы югары булмаса да, фәнгә килүемә үкенмим ди.

Лилия Мөхәммәтшина
Лилия Мөхәммәтшина

Хезмәт хакы соңгы тапкыр оптимизация, ягъни кайбер хезмәткәрләрне кыскартканнан соң артуы турында әйтте. Грантларда катнашып акчаны арттырып була, ләкин аларда үзең генә катнашып булмый, фән докторы дәрәҗәсендә фәнни җитәкче кирәк ди галимә.

Татар энциклопедиясе институтының гыйльми секретаре Марс Хәбибуллин яшь галимнәргә үсеш өчен хәзер мөмкинлекләр зуррак, әмма бу өлкәдә материаль проблемнар чишелмәгәнлектән яшьләр фәнгә килергә ашыкмый дип саный.

Марс Хәбибуллин
Марс Хәбибуллин

"2000нче елларда аспирантлар күбрәк иде, бәйге дә зур иде. Аспирантлар аена алты мең сум стипендия ала. Аңа бу җитми инде, мәктәпкә яки институтка эшкә урнаша. Ә эшләп өч елда диссертация язып булмый. Бу вакытта әти-әни ярдәм итмәсә, кыен", дип белдерле ул Азатлыкка.

Шул вакытта Хәбибуллин зарланырга урын юк, җитәкчелек ярдәм итә, грантлар бар, эшләгән кеше җаен таба дип саный.

"Хезмәт хаклары түбән булуга зарланып хезмәткәрләр хат язды инде. Мәскәүдә ике тапкыр артыграк диләр. Анда бит яшәү дә кыйбат. Татарстанда галим актив булса, дәүләт програмнарында, грантларда катнашса, акчасы җитеп тора", ди ул.

Галим шулай ук яшьләрнең таләпләре югары булуына басым ясый. "Без 1990нчы елларны, үзгәртеп кору чорын күрдек, ә яшьләр килеп керү белән 50 мең сум хезмәт хакы сорый. Фәнне яраткан кеше акчага карамас иде", дип сөйләде Марс Хәбибуллин.

Моннан тыш ул фәнгә пропаганда һәм реклам җитмәү тутында да әйтте. "Реклам җитми. Мәктәпләрдә фәнни ачышлар турында сөйләсеннәр иде, кызыксынучылар артыр иде", диде ул.

Депутат Марат Әхмәтов уйлашырга вәгъдә итте

Марат Әхмәтов
Марат Әхмәтов

Институтның юбилей чарасында күптән түгел Татарстан парламентына депутат булып сайланган Марат Әхмәтов та килгән иде. Ул әлеге очрашуда күп мәгълүмат алдым, институт мөдире белән проблемнар һәм ниләр киркәлеге турында сөйләштем дип белдерде. "Без бу хакта тагын бер кат җыелып сөйләшербез, үзгәрешләр кертербез", диде Дәүләт шурасы вице-спикеры.

Татар энциклопедиясе институты

Татар энциклопедиясе институты 1994 елда барлыкка килә. Аңа кадәр 1989 елда "Татар совет энциклопедиясен әзерләү һәм бастыру турында" карар кабул ителә һәм СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты каршында Татар совет энциклопедиясе бүлеге оеша.

2014 елда институт коллективы "Татар энциклопедиясе"нең алты томлы урыс вариантын тәмамлый. Шул ук елда ул Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты итеп үзгәртелә. Энциклопедиянең татар телендәге варианты да чыкты. Моннан тыш институтта "Казакъстан татарлары", "Татарстан Республикасының табигате һәм табигый ресурслары" энциклопедияләре, "Татарстан Республикасы торак пунктлары" энциклопедиясенең беренче томы дөнья күрде.

2018 елдан институт Tatarica 2.0 онлайн-энциклопедиясен әзерләү белән шөгыльләнә. Татарстан энциклопедиясенең рус һәм татар телендәге томнары дигитал форматка күчерелә.

фикерләр (8)

XS
SM
MD
LG