Accessibility links

Башкортстанның Мәскәүдәге вәкиле урынбасары итеп "Төнге бүреләр"нең Красногорскидагы башлыгы билгеләнгән


Башкортстанның Мәскәүдәге вәкиле урынбасары итеп Красногорски кешесе куелды. "Төнге бүреләр" клубы җитәкчеләренең берсе Александр Бутенко элек Радий Хәбиров белән Краногорски мэриясендә эшләгән.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русия президенты каршында республиканың вәкаләтле вәкиле урынбасары итеп Александр Бутенконы билгеләде. Бутенко - Красногорскида "Төнге бүреләр" мотоциклчылар клубына нигез салучыларның берсе. Хәбиров Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгәнчегә кадәр Мәскәүгә терәлеп урнашкан Красногорски мэры булып эшләгән иде.

Медиа мәгълүматларына караганда, Бутенко Красногорски башлыгы урынбасар, иминлек һәм халыкны яклау идарәсе җитәкчесе булган. Радий Хәбиров Башкортстанга чакырылгач, Бутенко республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары итеп билгеләнә.

Быел гыйнварда шулай ук Красногорскида "Төнге бүреләр" клубына һәм шул ук исемдәге фондка нигез салучыларның тагын берсе Валерий Корнеев Башкортстанда "Табигать" дәүләт оешмасы мөдире итеп куелган иде. Әлеге оешма республиканың дәүләт карамагындагы каты калдыклар полигоннарын идарә итә.

Чәршәмбе матбугат чаралары хәбәр итүенчә, Уфаның иң эре төзелеш ширкәте "Госстрой" үз активларын, шул исәптән төзелеп бетмәгән йортларын һәм җир кишәрлекләрен Красногорскиның "Садовое кольцо" төзелеш ширкәтенә тапшырачак.

"Төнге бүреләр" - Русия байкерлар клубы. Төрле төбәкләрдә һәм чит илләрдә аның бүлекчәләре бар. Клубның җитәкчесе - "Антимайдан" хәрәкәтенә нигез салучы Александр Залдостанов. Залдостановны АКШ һәм Канада чикләүләр исемлегенә кертте. Коррупциягә каршы көрәш фонды мәгълүматларына караганда, "Төнге бүреләр" Русия федераль казнасыннан күпмиллионлы грантлар ала. Клубка президент Владимир Путин теләктәшлек күрсәтә.

XS
SM
MD
LG