Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия хакимияте Әнкараның Сүриядәге һөҗүмен тәнкыйтьләгән өчен 24 кешене кулга алды


9 октябрьдә Сүрия төньягында сугыш чаралары башлаганнан соң, Төркия йөзләгән кешегә карата тикшерү оештырган. Социаль челтәрләрдә хакимият карарларына каршы язучыларны "ялган мәгълүмат таратуда" гаеплиләр.

Төркиядә хакимиятнең Сүриядә алып барган сугыш чараларын социаль челтәрләрдә тәнкыйтьләп язган 24 кеше кулга алынган. Мондый язмаларны хакимият "ялган мәгълүмәт тарату" дип атый. Төркиянең Anadolu дәүләт мәгълүмәт агентлыгы хәбәр иткәнчә, Төркиянең Сүриядәге хәрби һөҗүмен тәнкыйтьләгән өчен барлыгы 186 кеше тоткарланган.

9 октябьрдә "Тынычлык чыганагы" дип аталган һөҗүмен башлаганнан соң, Төркия йөзләгән кешегә карата тикшерү оештырды, алар арасында көрд канун чыгаручылары да бар, дип яза Reuters. Узган атна башланган хәрби чараның максаты дип рәсми Әнкара Төркия-Сүрия чигеннән көньякка таба 30 километр арада иминлек зонасы булдыруны атый. Төркиядә Сүрия көрдләренең кораллы төркемнәрен террорчы дип саныйлар. Вашингтон исә көрдләрне "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме оешмасы белән көрәштә үзенең төп тарафдары дип саный.

Җир өсте чаларыннан тыш, Әнкара һавадан да һөҗүм итә. Сүриядә кеше хокукларын күзәтүче мониторинг үзәк белдергәнчә, һөҗүм башланганнан бирле 70тән артык кеше һәлак булган, шуларның 21е – балалар. 300 меңгә якын кеше йорт-җирләрен ташлап киткән.

  • Төркия гамәлләрен Европа берлеге һәм Гарәп илләре лигасы тәнкыйтьләп чыкты. АКШ, Канада, Франция, Германия, Британия һәм Европа берлегенең башка илләре Әнкарага корал җибәрүдән туктады.
  • АКШ төрек кораллы көчләренең Сүрия төньягындагы хәрби чаралары өчен Төркиягә каршы чикләүләр кертте. Санкцияләр Төркиянең энергетика министрлыгына, саклану министрлыгына, аларның министрларына, шулай ук илнең эчке эшләр министрына каршы кертелгән.
  • Шул ук вакытта Болгарстан һәм Маҗарстан Төркиягә каршы чыгарга җыенмый. Алар Әнкара белән сүзгә килү Европада яңа миграция кризисына китерер дип курка.
  • Дүшәмбе көрд кораллы төркемнәренең Сүрия президенты Бәшәр Әсад хөкүмәте белән килешү төзүе билгеле булды. Төркия һөҗүменнән яклау өчен көрдләр яшәүче кайбер шәһәрләрдә Сүрия хөкүмәте гаскәрләре урнаштырылачак. Көрдләр вәкилләре сүзләренчә, АКШ Сүриянең төньягыннан гаскәрләрен чыгару сәбәпле, алар яклау сорап рәсми Димәшккә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.
XS
SM
MD
LG