Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия һәм АКШ Сүриядә атышларны вакытлыча туктату турында килештеләр


Рәҗәп Эрдоган һәм Майкл Пенс

Америка делегациясе Әнкарада сөйләшүләр уздырганнан соң Төркия Сүриядә сугыш чараларын вактылыча туктатып торырга карар итте.

17 октябрь төштән соң АКШ вице-президенты Майк Пенс, АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео Әнкарага килделәр. Американ делегациясе президент Рәҗәп Тайип Эрдоган, тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу катнашында төрек делегациясе белән сөйләшүләр алып бардылар. Нәтиҗәдә Пенс белән Эрдоган Сүриядә атышларны вакытлыча туктау турында килешүләрен белдерде. Шушы белдерүдән соң АКШ президенты Дональд Трамп Твиттерда "Бу Төркиядән килгән ифрат дәрәҗәдә зур бер хәбәр. Миллионлаган кешенең гомере коткарылачак" дип язды. Соңрак "Эрдоганга рәхмәт. Өч көн элек бу килешүгә ирешә алмаган булыр идек. Моңа ирешү өчен кайбер "ачулы" чаралар күрергә туры килде. Һәммәгез зур еш башкардыгыз. Һәммәгез белән горурланам" дип тә өстәде.

Мәгълүм булуынча, Төркиягә байтак илләр Сүриядән хәрби көчләрен кире чигендерүне таләп итеп басым ясадылар. Алар арасында Сүриядә Бәшәр Әсад режимына ярдәм итүче Русия белән Иран да бар иде. Шулай ук Гарәп Лигасы, Европа берлеге, Кытай кебек илләр булды. Ләкин Берләшкән Милләтләр Оешмасының Иминлек шурасында Төркиягә санкцияләр кертү тәкъдиме шураның даими әгъзалары Русия һәм АКШ тарафыннан кире кагылды. Күп кенә илләр Төркиягә корал сатмаска дип карар иттеләр. Ләкин төп корал сәүдәгәрләре АКШ белән Русиядән мондый кисәтү килмәде.

Тик президент Трамп башка төрле кисәтүләрне дәвам итте. Иң соңгы һәм тәэсирле чара АКШта Төркиянең Халык банкына мәхкәмә эшен кабат ачулары булырга мөмкин. Нью-Йорк Көньяк районы прокуратурасы Халык банкының Иранга АКШ керткән санкцияләрен урап узуга ярдәм итүдә һәм тагын биш мәсьәләдә гаепләү акты әзерләде. Мәхкәмәнең Эрдоганны да гаепләү ихтималы туды.

Моннан тыш, АКШ Төркиянең энергетика министрлыгына, саклану министрлыгына, аларның министрларына, шулай ук илнең эчке эшләр министрына чикләүләр кертте. Атышларны вакытлыча туктау килешүенә ирешү дә шулар аркылы мөмкин булды дигән карашлар бар.

Шиксез, бу килешүнең шартлары катмарлы. Тышкы эшләр министры Чавушоглу "АКШ безнең "иминлек зонасын" кабул итте. Контроль Төркиядә булачак. АКШ безне хаклы тапты. YPG (көрдләрнең кораллы төркеме - ред.) авыр коралларын АКШка тапшырачак. Алар без таләп иткән зонадан чигенгәч, атышларны туктату кануни төс алачак", дип белдерде. Пенс исә өстәп, YPGнең Төркия таләп иткән 30 километрлык мәйданнан кире чигенүен биш көн эчендә хәл итәчәкбез дип белдерде.

  • 9 октябрьдә Сүрия төньягында сугыш чаралары башлады. Һөҗүмнең максаты дип Әнкара Төркия-Сүрия чигеннән көньякка таба 30 чакрым арада иминлек зонасы булдыруны атый. Төркиядә Сүрия көрдләренең кораллы төркемнәрен террорчы дип саныйлар.
  • Соңрак көрд кораллы төркемнәренең Сүрия президенты Бәшәр Әсад хөкүмәте белән килешү төзүе билгеле булды. Көрдләр вәкилләре сүзләренчә, АКШ Сүриянең төньягыннан гаскәрләрен чыгару сәбәпле, алар яклау сорап рәсми Димәшккә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.
XS
SM
MD
LG