Accessibility links

Кайнар хәбәр

МДУ студентлары Азат Мифтахов өчен имза җыйган өчен университет җитәкчеләре янавын белдерде


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Мәскәү университетының журналистика бүлеге студентлары Марина Ким белән Фариза Дударова уку йорты җитәкчелеге ягыннан янаулар булды дип әйтте. Уку йорты җитәкчелегенә яшь галимне иреккә чыгару турында хатка имзалар туплау эше ошамаган.

Бу хакта беренче булып Telegram-да "Инициативная группа МГУ" каналы төркеме хәбәр итте, аннары Дударова янаулар турында "Дождь" телеканалына да раслаган.

15 октябрьдә студентлар университет бинасында Азат Мифтаховка теләктәшелек күрсәтү хатларына имза җыеп торганда алар анына деканның урынбасары Диана Платонва килгән. Платонова имза җыюны туктатырга таләп иткән, аның фикеренчә, бу – сәяси акция. Ким белән Дударованың имтиханнар биргән вакытта проблемнар туачак дип тә кисәткән, "мондый эш белән "койрык"сыз, имтиханнардан бурыч булмаган килеш шөгыльләнергә кирәк", дип әйткән.

17 октябрьдә имтиханнарны яңадан тапшырган вакытта кызларга укытучы университет җитәкчелеге студентларга тискәре билге куярга кушуы турында әйткән. Әмма ахыр чиктә Дадурова белән Ким имтиханнарын тапшырган.

25 октябрьдә МДУның уку-укыту бүлегендә студент кызларга киләсе өстәмә сессиягә кадәр академ ял алырга тәкъдим иткәннәр. Ким белән Дударова кирәкле документларны алып килгән булса да, университет вәкилләре төрле сораулар туды, бу мәсьәләләр 30 октябрьдә студентларның эшен тикшерүче комиссиясе вакытында каралачак дип әйтелгән. "Инициативная группа МГУ" фаразлавынча, бу – студентларны укудан куу турында карар чыгаручы комиссия.

Мәскәү дәүләт университеты бу хәлләргә карата комментар әлегә бирмәгән.

13 октябрь, Мәскәү дәүләт университетының ачык ишекләр көнендә активистлар ректор Виктор Садовничийдан тикшерү изоляторында утырган аспирант Азат Мифтахов турында сорарга җыенганнар. Алар ректордан аның әлеге эшкә карата нигә фикер белдермәвен сораган. Шуннан соң активистларны сакчылар һәм полиция хезмәткәрләре көч кулланып чыгарганнар.

XS
SM
MD
LG