Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үзенчәлекле" балаларга һәм яшьләргә ярдәм проекты аларны тормышка әзерли


“Үзенчәлекле” балаларга, яшьләргә һәм аларның ата-аналарына ярдәм күрсәтү үзәге проекты Казанда икенче ел эшләп килә.

Бер ел эчендә 150ләп бала әлеге проектта катнашып, төрле дәресләргә йөреп, тормышта мөмкин кадәр үз-үзен карарга өйрәнә. Азатлык хәбәрчесе шул үзәккә барып аның эшчәнлеген күреп һәм ата-аналарны борчыган проблемнарны белешеп кайтты. “Зәкәт” хәйрия фонды каршында эшләп килүче бу проект ике ел элек 3 млн сумлык президент гранты отып үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Үзәккә йөрүчеләр арасында 6дан алып 30 яшькә кадәр булган кешеләр.

Биредә үткәрелгән дәресләр гамәли күнегүләргә, социализацияләштерүгә юнәлтелгән. Балалар өчен әкият терапиясе, музыка терапиясе, гомум физик әзерлек, социаль-көнкүреш ориентирлашу, бию дәресләре керә. Балалар дәрестә булган вакытта аналар өчен психологлар, юристлар, диетологлар белән аралашу оештырыла, тегү остаханәсендә көнкүрештә кирәкле әйберләрне тегү түгәрәкләре үткәрелә.

"Үзенчәлекле" балаларга һәм яшьләргә ярдәм проекты аларны тормышка әзерли
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:02 0:00

Социаль-көнкүреш ориентирлашу дәресендә балаларны булдыра алганча ашарга әзерләргә өйрәтәләр, тормышта үз-үзләрен карарга өйрәнергә ярдәм итәләр. Инвалид арбасында булган балаларны үзәккә илтеп куяр һәм дәресләр тәмамланганнан соң кире өйләренә кайтарыр өчен, проектка хәйриячеләр тарафыннан бүләк ителгән махсус машина да бар.

Үзәк “Яшьлек” үсмерләр клубы бинасында урнашкан. Атнага өч тапкыр ике-өч сәгать биредә авыру, мөмкинлекләре чикле булган балалар тернәкләнү уза. Проектны әйдәп баручы Гүзәлия Вәлиуллова проектның нәрсәдән башланып китүе хакында сөйләде.

Гүзәлия Вәлиуллова
Гүзәлия Вәлиуллова

"Безнең эшебез, башка хәйрия фондлары кебек үк, авыру балаларга тернәкләндерү өчен акча җыюдан башланды. Акча җыеп бирү белән генә чикләнми, без балаларның аналары белән даими аралашып та тордык. Аралаша торгач “үзенчәлекле” балаларга социализация җитмәвен, җәмгыятькә чыгу авырлыгы проблемнары булуын, ата-аналар өчен дә тернәкләндерү, психологик яктан ярдәм, социализация булмау мәсьәләсенең кискен торуын аңладык. Бигрәк тә 18 яшь тулу белән мондый балалар бөтенләй диярлек тышкы дөньядан киселгән була. Алар гадәттә, туганнары белән генә аралаша ала", ди Вәлиуллова.

Үзәктә дәресләр алып баручыларның кайберләренең үз балалары да “үзенчәлекле. Шуларның берсе – Роза Биккинина. Ул биредә әкият терапияне алып бара.

Роза Биккинина
Роза Биккинина

"Соңгы вакытта мин үземне үзенчәлекле бала анасы дип таныта башладым. Чөнки Рома улым туу белән минем тормышым бөтенләй үзгәрде. Шуңа да карамастан, үземнең элекке һәм хәзерге тормышымны бергә куша алдым. Элек мин башлангыч сыйныф укытучысы булсам, хәзер үсештә үзенчәлекләре булган балалар өчен әкият терапиясе алып бара башладым. Балаларга һәм аларның аналарына рухи яктан ачылырга, җәмгыятьнең тулы бер өлеше булуларын аңларга булышам", ди Биккинина.

Нинди булса да, ул барыбер бала

Роза үз тормышын ничек бар – шулай кабул итеп, дөньяга позитив мөнәсәбәттә булырга тырыша. Башка аналар да, аның дәресләреннән соң махсус килеп рәхмәтләр белдереп кайтып китә. Аның дәресендә унлап балага катнаша. Дәрестә бер бала утырамы, унмы – артык аерма сизмим ди ул: “Үзенчәлекле” бала белән сәламәт баланың аермасы юк минем өчен. Нинди булса да, ул барыбер бала. Дәрестә бер бала утырамы, унмы – ансы да бик аермалы түгел. Бары тик куелган мәсьәләләр генә үзгәрә, мәсәлән, сабырлык белән баланың дөрес җавапны табуын озаграк көтеп тору. Көтелмәгән андый-мондый хәл булса, миңа волонтерлар булыша".

Үзе дә үсештә үзенчәлеге булган бала тәрбияләүче ана Казанда андый балалар өчен яраклы мохит булуы-булмавы турында сорауга "бар" дип җавап бирә, ә булмаган җирдә тирә-якта мәрхәмәтле кешеләр бик күп ди. Икенче мәсьәлә – инвалидлар өчен аерылган машина кую урыннарына инвалид булмаган кешеләрнең машиналарын куюы ди.

Гүзәлия Вәлиуллова сүзләренчә, фондка мөрәҗәгать итүчеләр арасында финанс яктан ярдәм итүне сораучылар бик күп: “Күпчелек очракта аналар балаларын берүзе тәрбияли. Әлбәттә, пенсия акчасы җитми, алиментлар еш очракта түләнми, түләнсә дә, аның хакы бик түбән. “Үзенчәлекле” баланы тернәкләндерү өчен йөзү, логопед, массаж кебек процедуралар да кирәк. Моннан тыш ана кеше әле комуналь түләүләрне дә түли, ашау, көн дә кирәкле әйберләр дә алырга тиеш. Андый аналар балаларын калдырып эшкә урнаша алмый. Пенсия баланың диагнозына карап түләнә, гадәттә 20 меңгә якын. Авыру балалар өчен түләнгән пенсия хакын инде күптән яңадан карарга кирәк, минемчә. Бу мәсьәлә инде дәүләт җитәкчеләреннән тора, әлбәттә".

Кимсетүче сүзләр әйтеп китүчеләр дә була

Вәлиуллова шулай ук, җәмгыятьтә авыру балаларга карата булган мөнәсәбәт тә аналарның күңеленә тия ди. Аның фикеренчә, бу проблемны бетерер өчен җәмгыятьтә бу хакта күбрәк сөйләү, аңлату кирәк. "Җәмәгать транспортында бигрәк тә сизелә бу проблем. Инвалид арбасындамы ул бала, түгелме, аңа кыек караучылар күп. Андый баланың үзен тотышы башкалардан аермалы булганга, аңламыйча, кимсетүче сүзләр әйтеп китүчеләр дә була. Яшьләргә күбрәк мөмкинлекләре чикле булган кешеләр турында сөйләргә кирәк, аларның үзенчәлекләре турында, алардан курыкмыйча яшәргә кирәклеген аңлатырга. Алар бит үзенчәлекле булса да, безнең җәмгыятьнең шундый ук тулы хокуклы бер өлеше. Алар да шатлана, борчыла, елый белә, без кичергән барлык хисләр аларга да ят түгел. Алар белән аралаша башлагач, бу бигрәк тә сизелә. Безнең үзәккә йөрүчеләр инде дуслашып беттеләр, өйдә булганда да алар хәзер үзара шалтыратышып сөйләшеп яшиләр", Вәлиуллова.

Үзәктә аналар өчен психолог булып эшләүче Татьяна Рябцева да авыру бала тәрбияләп үстерә. Балалар әкият, музыкатерапия дәресләрендә булганда, аналар Татьяна белән аралашып вакыт уздыра. Психолог, аналар белән аралашу бик мөһим һәм кирәкле эш дип әйтә. Чөнки авыру балаларны тәрбияләү психология ягыннан да бик күп көч таләп итә.

Татьяна Рябцева
Татьяна Рябцева

"Һәр ана мөмкин кадәр булган дәрәҗәдә баласын киләчәккә әзерләргә тырыша, аякка бастырырга, тернәкләндерергә. Иң еш бирелгән сорауларның берсенә килгәндә, ул, билгеле, киләчәккә бәйле булган сораулар. “Мин үлгәч, балага ни булып бетәр?” дигән сорау күпчелек ананы борчый, психик яктан тискәре йогынты ясый. Мин аларны мәсьәләне катлауландырмаска өйрәтергә тырышам. Чөнки хәзерге көндә җәмгыять азмы-күпме үзгәрешләр кичерә, авыру кешеләр өчен төрле социаль програмнар бар һәм алар тагын да яхшыртыла бара. Ата-аналарны бу хәлгә җиңелрәк карарга өйрәтәм. Үз мәнфәгатьләрен дә кайгыртырга онытмаска кирәклеген аңлатам, чөнки еш кына ата-аналар үз тормышлары турында бөтенләй оныта", ди Рябцева.

Яраклы мохит никадәр тулы дәрәҗәдә оештырылган дигән сорауга, Татьяна, үзе дә баласын инвалид арбасында йөртүче буларак, мохит бар, ләкин ул җитәрлек дәрәҗәдә түгел дип белдерде. "Май аенда Тбилиси шәһәрендә булдым, ярый әле кызымны үзем белән алмаганмын дип уйладым, чөнки анда яраклы мохит бөтенләй юк дип әйтерлек. Тбилиси белән чагыштырганда бездә әле алай ук начар түгел. Ә Европаның алдынгы илләре белән чагыштыра башласак, безгә бу юнәлештә әле эшләргә дә эшләргә. Баламны арбада йөртәм, пандуслар бар, әмма алардан менеп булмый, алар яисә бик текә, яисә тайгак. Яраклы мохит булдырылган дигән тамга каядыр куелуын куелгандыр, ә чынлыкта алар яраксыз", ди ул.

Аналарның психолог белән очрашуы
Аналарның психолог белән очрашуы

Психолог белән аралашу вакытында аналарга күңел тулганда кемнең нишләве турында да сорау булды. Кайберәүләр музыка тыңлап тынычлануын, кайберәүләр өй җыештыра башлавын әйтте. Татьяна үзе исә елап алып тынычлануын дип әйткәч, Наилә Насыйбуллина үзе белән булган хәл турында сөйләде: “Мин дә элек елый идем. Бермәлне, улым янымда булганын онытып, шулай елый башладым. Ә безнең балаларның сиземләү, ишетү ягы бик яхшы, улым елаганымны сизде дә борчылып үзе дә кычкырып елый башлады. Шул вакыттан соң мин еламаска тырышам”.

Татьяна Рябцева, хәзерге көндә дәүләт тарафыннан да, коммерцияле булмаган оешмалардан да ярдәм итүчеләр барлыгын, ләкин күп очракта ул ярдәм кирәкле ярдәм дигәнгә туры килмәве турында әйтте. “Ярдәмне үзләренчә аңлап түгел, ә “үзенчәлекле” балаларның аналарыннан нинди ихтыяҗлары булуын сорап эш итсәләр, аналарның тормышы җиңеләер иде, минемчә. Бигрәк тә тулы булмаган гаиләләрдә, балаларны, үзләрен карый алмаганлыктан, балалар бакчасына йөртмиләр. Мәктәпкә укырга керү вакыты җиткәч, балалар янына укытучылар өйгә килеп дәрес бирә. Баласы да, анасы да дүрт дивар эчендә бикләнгән дигән сүз. Аналарга кайвакытта кибеткә барып кайту да бик авыр, чөнки баланы калдырып китеп булмый. Шушындый гаиләләргә социаль бала караучы килеп йөрсә, бу бик тә кирәкле ярдәм булыр иде. Ана кеше аз булса да үзен карый алыр иде.

Шушындый гаиләләргә социаль бала караучы килеп йөрсә, бу бик тә кирәкле ярдәм булыр иде

Хәзер социаль хезмәт күрсәтү оешмасы алдында социаль хезмәт күрсәтү үзәге эшләп килә, алар нәкъ гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә без аларга үз теләкләребезне җиткерәбез, баланы социаль бала караучыга калдырып анага йөреп керү, әйтик тешләрне дәвалап кайту мөмкинлеген бирүнең мөһимлеген аңлатабыз. Әлбәттә бу барлык гаиләләргә дә кагылмый, ләкин баланы бер минутка да калдырып китә алмаган категорияле гаиләләр бар, менә аларга шундый ярдәм бик кирәк. Әле күптән түгел генә социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булдым һәм сөйләшкәндә миңа нәкъ менә шушындый ярдәм кирәклекне исбатлап күрсәтеп бирергә туры килде. Алар бирә алырлык хезмәткә психолог ярдәме кебек хезмәт керә һәм, моңарчы үзем дә белмәгән идем, бер елга тугыз тапкыр өйгә хезмәтче килеп, бала белән төрле күнегүләр, дәресләр үткәрергә мөмкин икән. Ләкин соңгысы да ананың янда булу шарты белән. Ул бала барыбер хезмәтче белән кала бит инде, менә шунда ана кешегә китеп тору мөмкинлеге бирелсен иде", ди психолог. Аның әйтүенчә, соңгы вакытта аналарның бу эштә активлашуы сизелә, төрле министрлыкларга йөреп мөрәҗәгатьләр тапшыралар һәм алга таба уңай үзгәрешләр булыр дип өметләнәләр.

фикерләр

XS
SM
MD
LG