Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимияте Конституция көненә багышланган митингны Ленин бакчасында уздыруга ризалашты


2017 елгы фото
2017 елгы фото

Татар иҗтимагый үзәгенә чара уздыру өчен башта Тинчурин паркы тәкъдим ителгән иде.

Татар иҗтимагый үзәге Татарстан Конституциясе көненә багышланган урам чарасын 6 ноябрь көнне Ленин бакчасындагы фонтан янында уздырачак. Бу хакта үзәк рәисе Фәрит Зәкиев әйтте.

Башта татар иҗтимагый үзәге чараны уздыру өчен шәһәр үзәгендәге мәйданны сораса да, Казан башкарма комитеты бу урыннарда спорт чаралары үтәчәген белдергән, митингны Тинчурин бакчасында үткәрергә тәкъдим иткән. Зәкиев моны "Татарстан халкыннан һәм аның Конституциясеннән көлү" дип бәяләде. Ул Казан башкарма комитеты идарәсе җитәкчесе Евгений Варакинга чараны уздыру өчен башка мәйданнарны тәкъдим итте. Нәтиҗәдә хакимият митингны Ленин бакчасында уздыруга рөхсәт иткән.

2018 елда да Казан башкарма комитеты Конституция көненә багышланган митинг-концертны шәһәр үзәгендә уздыруга рөхсәт бирмәде. Ул вакытта комитет үзәктә "профилактик медицина чаралары узачак" дип белдергән иде.

2019 елда Хәтер көне чарасы да элеккечә Казан үзәгендә түгел, Тинчурин бакчасында узды. Оештыручылар Хәтер көне митингы өчен Ирек мәйданын яки Камал театры мәйданын сораган иде. Казан мэриясе аларга Тинчурин һәм Крылья Советов паркларын гына тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG