Accessibility links

Кайнар хәбәр

СБУ: Башкортстанлы Алмаз Батталов Кырым чигендә Украина ватандашларын шымчылыкка яллый


Алмаз Батталов
Алмаз Батталов

Украина иминлек хезмәтенең (СБУ) матбугат үзәге ФСБ хезмәткәрләренең Кырымда Украина ватандашларын Русия өчен күзләү эшләренә җәлеп итүен белдерде. Моның белән шөгыльләнүчеләр арасында “башкортостанлы Алмаз Батталов аеруча актив” диелә белдерүдә.

ФСБ хезмәткәрләре аннексияләнгән Кырымда булган украин ватандашларын актив рәвәштә хезмәттәшлеккә яллый дип хәбәр итте Украина иминлек хезмәтенең матбугат үзәге.

"Украина ватандашларын яллау белән иң актив шөгыльләнүчеләрнең берсе – Русия ФСБсының Кырымдагы чик саклау хезмәтенең оператив-тикшерү бүлеге хезмәткәре, Башкортстанның Баймак шәһәрендә туган, Украина һәм аннексияләнгән Кырымның административ чигендәге “Джанкой” чик узу пунктында эшләүче Батталов Алмаз Мөбәрәк улы (26.05.1982)”, диелә белдерүдә.

Русия махсус хезмәте аннексияләнгән Кырым чигендә хезмәт итүче Украина иминлек, чик саклау һәм башка хәрби хезмәткәрләре хакында мәгълүмат туплауны максат итеп куйганын искәртә Украина иминлек хезмәте.

Русия махсус хезмәтләре ул мәгълүматларны чик буенда хәзмәт иткән украин хәрбиләрен, эчке эшләр хезмәткәрләрен яллау өчен куллануны күздә тота

"Хезмәттәшлек хакында тәкъдимнәр ярымутрауда эшләүче, чикне даими узып йөрүче, машина белән чик аша кешеләрне ташучыларга, Украина ватандашларына ясала. Кураторлар конфиденциаль рәвәштә алардан күзләү мәгълүматлары туплауны таләп итәләр. Русия махсус хезмәтләре ул мәгълүматларны чик буенда хәзмәт иткән украин хәрбиләрен, эчке эшләр хезмәткәрләрен яллау өчен куллануны күздә тота”, дип хәбәр итә иминлек хезмәте.

ФСБ хезмәткәрләренең эшләү ысуллары бер төрле диелә: ясалма рәвәштә компрометация вазгыятьләре оештыру, шантаж, куркыту, физик, психологик басым ясау. Ярымутрауга керүне тыю хакында карар чыгаруның да еш кулланылганын хәбәр итә Украина иминлек хезмәте.

Украина иминлек хезмәте матбугат үзәгенең бу белдерүе кемдер өчен яңалык булса, Кырым-Украина чигеннән узганнар өчен бер дә яңалык түгелдер. Чиктән узучыларга Русиянең чиктә эшләүче хезмәткәрләренең һәрберсе – чик саклаучы, таможня, ФСБ хезмәткәре, паспорт контроле хезмәткәре теләсә нинди сорау бирә ала. Төп сораулар: кайдан киләсез, кая, кемгә барасыз, Украинада туганнарыгыз бармы, булса, кемнәр, ни максат белән, озакка барасызмы, кайда эшлисез, яныгызда күпме акча бар, украин паспорты яныгызда бармы һәм башкалар. Чиктән җәяү узучыларны тимер капка аша үткәреп тикшерәләр, машинада баручыларны аерым урында туктатып, әйбәрләрен чыгарып этләр белән тикшерәләр, машиналарын сәгатьләр буе актаралар. Шулай ук Кырым ягыннан Украина ягына караган каланчалардан күзәтүчеләр тәүлек буе Украина чиге ягындагы вазгыятьне күзәтеп тора.

Чик буендагыларның Кырымнан Украинага, Украинадан Кырымга баручыларны, бигрәк кырымтатарларны шикләнүче карашлар белән озатканнары да сизелә.

Украина ягында Кырым чигеннән 25 чакрымдагы Новоалексеевка бистәсендә яшәүче, хосусый машиналарында Новоалексеевка тимер юл вокзалына Киев, Львов, Харьковтан килүчеләрне көн саен Кырымга чик аша ташучыларны да чакырып алып, "кемне алып барасыз?", "аларны беләсезме?", "кайдан киләләр?", "кайчан кайталар?", кебек сораулар бирәләр.

Шуны да әйтергә кирәк, Кырым ягындагы Русия иминлек, чик, таможня хәзмәткәрләренең күбесе Русиянең төрле төбәкләреннән китерелгәннәр. Беренче елларда Дагыстан, Чечня республикалары вәкилләренең күп булуы күзгә ташлана иде. Ул вакытта хәзмәткәрләр күбесенчә “вахта” ысулы белән Кырымга килеп-кайтып эшли иделәр. Соңрак Джанкойда Украина заманында төзелеп бетмәгән күпкатлы йортларны төзеп бетереп Русиянең башка төбәкләреннән килгән ФСБ һәм башка оешмалар хезмәткәрләренә фатирлар бирделәр.

2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң биредәге ФСБ җитәкчелегенә Башкортстан ФСБ хезмәтенең элекеге башлыгы булган, Башкортстан мөселманнарының җелеген корыткан Виктор Палагин куелды. Палагинның үзе белән Башкортстаннан күп кенә татар хезмәткәрләрен китертүе турында да хәбәрләр булды. Башкортстанда эшләгәндә (2008-2013) "Хизб ут-Тәхрир" әгъзаларын күпләп "фаш итүе" белән танылган Палагин чоры Кырымда да (2014-2018) ислам динен тотучыларны “террорчылар”, “экстремистлар” дип тентүләр, күпләп кулга алулар, төрмәгә ябулар белән истә калды, кешеләрнең югалулары, журналистларны кыйнаулар белән билгеләнгән чор булды.

Украина иминлек хезмәте белдерүендә телгә алынган, Кырым чигендә шымчылар яллау белән шөгыльләнүче башкортстанлы Алмаз Батталов Кырымга Палагин чорында килгән шундый хезмәткәрләрнең берсе булырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG