Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: "Татарстанның күпмилләтле халкы - республикада хакимиятнең бердәнбер чыганагы"


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституциясе көне белән котлап, төп канун репсубликаның иҗтимагый-сәяси үсешенә уңай йогынты ясады дип белдерде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Конституция көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте. Ул "1992 елда Татарстан Конституциясен кабул итү республиканың хәзерге хокукый системын булдыруда әһәмиятле роль уйнады, иҗтимагый-сәяси үсешенә уңай йогынты ясады", диде.

"Төп канунда Татарстанның күпмилләтле халкы республикада хакимиятнең бердәнбер чыганагы буларак билгеләнә, кешеләрнең сивил иреге, милли һәм социаль тигезлеге кануннарга нигезләнә, аларның хокуклары һәм бурычлары бербөтенлеге тәэмин ителә", диелә мөрәҗәгатьтә.

Президент сүзләренчә, Конституция хакимиятнең барлык тармаклары һәм дәрәҗәләре арасында нәтиҗәле бүленеш системын кертте, президентка, парламентка, хөкүмәткә һәм җирле үзидарә оешмаларына киң хокуклар бирде.

"Бу хакимиятнең барлык төрләренә республикабыз алгарышы, халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту хакына бергәләп уңышлы эшләргә хокукый нигезләр булдыру мөмкинлеге бирде. Хакимият оешмалары, татарстанлыларның ныклы ышанычына, иҗтимагый берләшмәләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлеккә, үсештәге сивил җәмгыять институтларына таянып, бердәм рәвештә хезмәт куялар. Ә бу исә иң кыйммәтле рухи хәзинәләребез – милләтләр, диннәр һәм ватандашлар арасындагы татулыкның нигезе булып тора", ди Рөстәм Миңнеханов.

1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Югары шурасы республика Конституциясен кабул итте. 27 ел эчендә төп канунга төрле һөҗүмнәр барды. Путин хакимияткә килгәч, Конституция Русия кануннары белән тәңгәлләштерелде, төп маддәләре алып атылды. Сәясәт белгече, тарихчы, 1991-2008 елларда Татарстан президентының сәяси киңәшчесе булып эшләгән Рафаил Хәкимов Татарстан Конституциясе үзгәртелсә дә, үкенечләр калмады дип Азатлыкка сөйләде.

Бу көн Татарстанда зурлап уздырылмый, бүген бәйрәм уңаеннан Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге митинг үткәрә.

XS
SM
MD
LG