Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия чик сакчылары кырымтатар ветераны Айше Сеитмуратованы чик аша уздырмады


Айше Сеитмуратова
Айше Сеитмуратова

8 ноябрь Кырым-Украина административ чигендәге Әрмәни базар-Чаплынка чик капкасында кырымтатар милли хәрәкәтенең күренекле ветераны, 82 яшьлек Айше Сеитмуратованы Русия куәт хезмәткәрләре чик аша уздырмаган.

Айше Сеитмуратова чиктән уздырылмаганнан соң Акмәчеткә кайтырга мәҗбүр булган. Әлеге хәл турында ул Азатлыкка түбәндәгеләрне сөйләде:

Хәлем бик яхшы булмаганга Киевка табибларга тикшеренү өчен барырга дип юлга чыккан идем


"Мин кичә төнге сәгать 11дә Әрмәни базар-Чаплынка чик капкасына баргач Русия ягы мине чит ил ватандашы булганым өчен (АКШ ватандашы - ред.) чиктән уздырмады. Имеш бу чиктә чит ил ватандашларын уздырмыйлар икән, чөнки аларны тикшерү өчен монда компьютер системасы юк диделәр. Миңа 120 чакрым ераклыктагы “Чонгар” чик капкасына барырга куштылар. Мин 82 яшемдә берүзем төнлә ничек анда бара алам соң? Ярый әле бер кырымтатар шәхси машинасында чиктән узганда мине танып алып үзе белән Акмәчеткә алып кайтты. Мин хәлем бик яхшы булмаганга Киевка табибларга тикшеренү өчен барырга дип юлга чыккан идем. Кырымдагы табибларга барырга куркам, аларга ышанмыйм", Сеитмуратова.

Чыннан да сезне шул сәбәптән чик аша уздырмадылармы, Кырым-Украина административ чигендәге бу бертөрле чик капкаларында нинди аерым компьютер системнары икән, дигән сорауга Айше Сеитмуратова моны мин әйтә алмыйм диде.

Русия 2014 елда Кырымны аннексияләгәннән соң чик аша узучы кырымтатар активистларын, адвокатларны, Киевта узган мәҗлес оештырган чараларга, хәттә мәдәни чараларга барган балалар ансамбльләрендә катнашучыларының әниләрен Русия ягында тоткарлаулар, тикшерүләр тукталмый дияргә мөмкин. Украина чигеннән кешеләрне Кырымга "канунсыз" ташучылар да июль аеннан җәзага тартыла башлады.

Айше Сеитмуратова 1960нчы еллардан бирле кырымтатар милли хәрәкәтенең актив катнашучысы иде. 1966 елда Лефортово төрмәсенә ябылганнан соң ике елга шартлы рәвәштә ирегеннән мәхрүм ителә. 1967 елда кырымтатар халкы вәкилләре белән бергә Совет берлегенең КГБ рәисе Юрий Андропов, эчке эшләр министры Николай Щелоков белән очрашуда катнаша. 1971 елда аны тагын кулга алалар һәм Акмәчеттә яшәүче укытучы, шагыйрь Ленур Ибраимов белән бергә хөкем итеп 3 елга төрмәгә ябалар. Иреккә чыкканнан соң Айше Сеитмуратованы аспирантурадан куалар, бер җиргә дә эшкә алмыйлар. 1978 елда ул Андрей Сахаровның хатыны Елена Боннер ярдәме белән АКШка китәргә мәҗбүр була.

Айше Сеитмуратова Рональд Рейган белән очрашуда
Айше Сеитмуратова Рональд Рейган белән очрашуда

Шулай итеп Айше Сеитмуратова АКШ ватандашы була. Кырымтатар мәсьәләсе турында АКШның ул чактагы президенты Рональд Рейган белән очраша, төрле халыкара форумнарда, чит илләр җитәкчеләре алдында кырымтатар халкы мәсьәләсен күтәрә, "Радио Свобода", "Америка авазы" радиотапшыруларында кырымтатарлар хәлен яктыртып тора.

1990 елда ул Үзбәкстанга килә, ә 2001 елда туганнары булмаган, өлкән яшьтәге кырымтатарлар өчен Акмәчеттә “Картлар йортын” ачып аны җитәкли, Кырымтатар мәҗлесе белән дами элемтәдә була. 2014 елгы аннексиядән соң да беркая китмичә Кырымда калып яши, милли чараларда катнаша.

XS
SM
MD
LG