Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калуга губернаторы: Угра каршылыгы тәмамлану көнен бәйрәм итүне Путин хуплады


Анатолий Артамонов
Анатолий Артамонов

Калуга губернаторы Угра каршылы тәмамлану көнен бәйрәм итү идеясенә "Русия халкының күпчелеге, ә иң мөһиме, Путин теләктәшлек белдерә", диде.

Русия президенты Владимир Путин 11 ноябрьдә Угра елгасы янында каршылык тәмамлану көнен бәйрәм итү канун өлгесен хуплаган. Бу хакта Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов белдерде. Дүшәмбе ул өлкә филармониясендә әлеге көнгә багышланган тантаналы чарада һәм бәйрәм концертында чыгыш ясаган. Аның сүзләренчә, киләчәктә 11 ноябрь көнен бөтен Русия бәйрәм итәчәк.

"Безне бөтен төбәкләр диярлек хуплады, тарихи вакыйганы мәңгеләштерү мәсьәләсендә безгә илнең күпчелек халкы теләктәшлек күрсәтә. Иң мөһиме, безне илебез президенты Владимир Владимирович Путин хуплады", дип китерә губернатор сүзләрен РИА Новости.

Ул әлеге контекстта "татар-монгол изүе" терминын куллану дөрес түгел ди.

"Бөек кнәз Иван III татарларга каршы түгел, бу хакта Русия тарихын төпле белмәгән кешеләр генә әйтә, ә Зур Урданың күпмилләтле империясенә каршы көрәшкән дип әйтү кирәк. Ул вакытта әлеге империя Кырым, Казан, Нугай татарлары һәм башка халыклар өчен куркыныч тудырган. "Татар-монгол изүе" дигән сүзләр инде күптән кулланылмый, чөнки ул тарихи яктан дөрес түгел", ди төбәк башлыгы.

Элегрәк Калуга губернаторы Анатолий Артамонов һәм өлкә шурасы депутатлары 1480 елда "Угра елгасында тору" тәмамланган көнне "татар-монгол изүе"ннән котылу көне, Русия мөстәкыйльлек алган көн буларак билгеләп үтү тәкъдимен Русия думасына керткән иде.

26 августта Татарстан Дәүләт шурасы комитетлары бу турында канун өлгесенә тискәре бәя бирде.

Шулай ук татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрамова Русия думасы рәисе Вячеслав Володинга ачык хат юллап, "Угра елгасында тору" көнен Русиядә дәүләт бәйрәме итеп раслауга кискен каршы чыкты.

Артамонов Угра каршылыгына бәйле истәлекле көн турында канун өлгесенә бары Татарстан гына каршы чыкты диде. Ул Татарстан депутатлары канун өлгесен дөрес аңламаган дип саный.

Соңрак әлеге мәсьәләне карау Русия думасының саклану комитеты көн тәртибеннән алынганы билгеле булды. Ул думада бөтенләй каралмаячакмы, әллә кичектерелгәнме, ачыкланмады.

XS
SM
MD
LG