Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дмитрий Песков: Кремльдә Угра каршылыгы тәмамлану көнен бәйрәм итүгә бәйле карар юк


Дмитрий Песков.
Дмитрий Песков.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Угра каршылыгы тәмамлану көнен бәйрәм итү тәкъдимен Путин исәпкә алды, ләкин Кремльдә әлеге мәсьәлә көн тәртибендә тормый диде.

Русия президенты Владимир Путин Угра елгасында каршылык тәмамлану көнен истәлекле көн буларак кертү тәкъдимен исәпкә алган, әмма бу уңайдан бернинди дә карар кабул ителмгән. Бу хакта президент сүзчесе Дмитрий Песков белдерде.

"Мондый тәкъдимне Калуга губернаторы чынлап та кертте, ул чынлап та исәпкә алынды", дигән Песков журналистларга.

Ләкин, аның сүзләренчә, Кремльдә бу темага "карар кабул ителмәгән, әлеге мәсьәлә көн тәртибендә тормый".

11 ноябрьдә Калуга губернаторы Анатолий Артамонов Угра каршылыгы тәмамлану көнен бәйрәм итү идеясенә "Русия халкының күпчелеге, ә иң мөһиме, Путин теләктәшлек белдерә" дип чыгыш ясады. Артамонов сүзләрен Русия мәгълүмат агентлыклары китерде, мессенджерларда чыгышның видеосы да бар.

Соңрак "Раньше всех. Ну почти" Telegram каналы Русия президенты идарәсендәге чыганак Артамонов идеясен Владимир Путин хуплауны кире какты дип язды. Бу хакта рәсми мәгълүмат булмаган иде.

Элегрәк Калуга губернаторы һәм өлкә шурасы депутатлары 1480 елда "Угра елгасында тору" тәмамланган көнне "татар-монгол изүе"ннән котылу көне, Русия мөстәкыйльлек алган көн буларак билгеләп үтү тәкъдимен Русия думасына керткән иде.

26 августта Татарстан Дәүләт шурасы комитетлары бу турында канун өлгесенә тискәре бәя бирде.

Артамонов Угра каршылыгына бәйле истәлекле көн турында канун өлгесенә бары Татарстан гына каршы чыкты диде. Ул Татарстан депутатлары канун өлгесен дөрес аңламаган дип саный.

Соңрак әлеге мәсьәләне карау Русия думасының саклану комитеты көн тәртибеннән алынганы билгеле булды. Ул думада бөтенләй каралмаячакмы, әллә кичектерелгәнме, ачыкланмады.

XS
SM
MD
LG