Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат Дагир Хасавовны сак астында тоту ике айга озайтылды 


Адвокат Дагир Хасавов мәхкәмә утырышына китерелә

Мәхкәмә утырышында 11 адвокат чыгыш ясады, алар Хасавовны йорт сагына чыгару, чит илгә китмәү шарты белән азат итүне сораган иде. Ләкин хөкемдар аларның мөрәҗәгатьләрен кире какты.

13 ноябрь Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе мөселманнарны яклаучы адвокат Дагир Хасавовны сак астында тотуны 16 гыйнварга кадәр озайтты. Адвокатлар аны йорт сагына чыгару, чит илгә китмәү шарты белән азат итүне сораган иде. Әмма яклаучыларның мөрәҗәгатьләре кире кагылды, хөкемдар Хасавовны прокурор сораган мөддәтткә - ике айга тикшерү изоляторында калдырды.

Көндезге 11гә билгеләнгән утырыш сәгать икедә генә башланды. Утырыш узасы зал янында кырыкка якын кеше мәхкәмә башлануын көтеп утырды. Аларның яртысыннан күбе адвокатлар иде. Дагир Хасавовның улы Арслан әфәнде Азатлыкка әйтүенчә, бүгенге утырышка төрле төбәкләрдән, шул исәптән Кырым, Татарстан, Кавказдан егермедән артык адвокат килгән. "Альтруистлар, алар барысы да бу яклау эшен бушка башкара", диде Хасавовның төп адвокаты Сергей Беляк.

"Мемориал" хокук яклау үзәгеннән Бахром Хамроев бу эшне мөселманнарны яклаучы башка адвокатларны куркытыр өчен эшләнгән дип саный. Аның фикеренчә, Дагир Хасавовны эзәрлекли башлауның төп сәбәбе имам Мәхмүт Вәлитов эше.

Тагын бер адвокат Саид Мумаев та бу кулга алынуның халыкка махсус күрсәтелеп эшләнүен әйтә. "Куркыныч җинаятьчеләрнең генә кулларын артка каерып бәйлиләр", ди Мумаев.

Хасавовны көндезге ике тулыр алдыннан сак астында алып килделәр. Дагир әфәнде тыныч, туганнарына елмаеп баш кага, куллары артка бәйләнгән. Адвокатлар Хасавовның 17 сентябрьдә аеруча куркыныч җинаятьче кебек тоткарланып, үзе адвокат булып катнашкан утырыш залыннан "идәнгә таба 90 градуска иеп" алып чыгып китүләрен утырыш барышында да искә алдылар. Егермедән артык адвокатның 11е мәхкәмә барышында чыгыш ясарга чакырылды. Һәрберсенең чыгышы тыңланды, хөкмедар аларның мөрәҗәгатьләрен дә, хатларын да кире кагып барды.

Тумышы белән Чечнядан булган, башлыча нахакка гаепләнгән мөселманнарны яклау эше белән шөгыльләнүче танылган адвокат Дагир Хасавов 17 сентябрь Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе бинасында тоткарланды. Анда ул Дагыстан хакимиятенең элекке башлыгы Абдусамад Гамидов һәм аның урынбасары Раюдир Йосыповны якларга килгән иде. Утырыш башлануга Хасавовны мәхкәмә залында ук тоткарлап, Тикшерү комитетына илткәннәр. Аның мәхкәмә эшчәнлегенә аяк чалу, ялган күрсәтмәләр бирүгә мәҗбүр итү фактлары тикшерелә. Адвокатлар хокук сакчыларының бу гамәлен басым ясау дип атый. Ул вакытта Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе Хасавовны ике айга сак астына алу карарын чыгарды.

Хасавовның адвокаты Сергей Беляк Азатлыкка җинаятьне исбатлау җиңел булмаячак дип белдерде.

фикерләр

XS
SM
MD
LG