Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нәҗибә Сафина: "Шуышып үлгәнче, сугышып үләргә кирәк!"


Нәҗибә Сафина Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгендә очрашуда
Нәҗибә Сафина Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгендә очрашуда

Казанда яшәп иҗат итүче шагыйрә Нәҗибә Сафина һәм Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) президиумы әгъзасы Радик Зинанов Уфада татар активистлары белән очрашып, милләтнең киләчәге турында сөйләшүләр үткәрде.

12 ноябрь Нәҗибә Сафина Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгендә очрашуда катнашты. Аны Татарстан ТИҮ президиумы әгъзасы Радик Зинанов тәкъдим итеп, сүзен бер мәзәк сөйләүдән башлады:

Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышы бара икән. Идарә әгъзасы Нәҗибә Сафина чарага бераз соңлап килеп кергән. Идарә әгъзалары ниндидер мәсьәләдә бәхәсләшеп, кызарышып беткәннәр. Нәҗибә Сафина керә-керешли аларга карап ала да, "Миңа кадәр нәрсә турында сөйләшкәнсездер, белмим, әмма ләкин мин каршы", ди.

Радик Зинанов Нәҗибә Сафинаны Нурихан Фәттах, Илдар Юзеев, Нил Юзеев, Саҗидә Сөләйманова кебек күренекле татар әдипләре биргән Яңавыл районыннан булуын әйтте. Һәм шушы ук татар районының татар авылыннан башкорт язучысы Гайнан Әмиринең чыгуын да искә төшерде. Радик Зинанов Нәҗибә Сафинаның әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында сөйләде, аны "милләтнең көзгесе" дип атады.

ТИҮдәге очрашу
ТИҮдәге очрашу

Нәҗибә Сафина сүзен Русиядәге сәяси вазгыять турында сөйләүдән башлады:

Халыкның күп җыелуыннан куркып сафларны сирәкләделәр

"Хакимият халыкның күпләп җыелуыннан курка. Шуңа сездә шәһәр үзәкләрендә урам җыеннары уздырырга рөхсәт итмиләр. Казанда да шул чама. Быел Тукай көннәрендә шигърият бәйрәменә халык мәйданга башка елларга караганда күбрәк килгән иде. Ләкин автобуслар алып килеп, бер өлеш халыкны "Казан Экспо" үзәгенә алып киттеләр. Анда беренче тапкыр Тукай премиясе тапшырдылар. Халыкның күп җыелуыннан куркып сафларын сирәкләделәр. Ә бит һәр сүзнең үз вакытында әйтелгәне, һәр гамәлнең үз вакытында кылынганы әйбәт", диде Нәҗибә Сафина. Чарада ул кат-кат милли мәгарифне торгызу кирәклеген ассызыклады. Нәҗибә Сафина чарада катнашучыларга шигырьләрен укыды, аның сүзләренә җырлар да яңгырады.

Очрашуда Нәҗибә Сафинага рәхмәт сүзләре яңгырады. Физика-математика фәннәре докторы Марат Рамазанов Башкортстанда Нәҗибә кебек милләтпәрвәр язучылар булмауга борчылу белдерде һәм иҗади зыялыларны "черегән зыялылар" дип атады.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге идарәсе әгъзасы Роберт Ярулла Хәтер көннәрендә язучыларның аз булуын телгә алды. Казанда узган Хәтер көненә Башкортстаннан язучылар бармавын әйтте.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәгендәге чара "Туган тел"не күмәкләп җырлау белән тәмамланды.

Язучылар берлегендә очрашу
Язучылар берлегендә очрашу

13 ноябрь Нәҗибә Сафина һәм Радик Зинанов Башкортстан Язучылар берлегенең татар берләшмәсендә очрашу уздырдылар. Чарада татар язучылары, студентлар һәм Башкортстан татар иҗтимагый үзәге вәкилләре катнашты. Очрашуга бер генә башкорт язучысы да килмәде.

Радик Зинанов чыгышында Нәҗибә Сафина белән Ижауда булып, удмурт галиме Альберт Разин истәлегенә багышланган чараларда катнашуларын сөйләде. Казанда Альберт Разин исемендәге урам булачагын, Разин үлгән 10 сентябрь көнен Русия халыклары телләрен, мәгарифен һәм мәдәниятен яклау көне дип игълан итү тәкъдиме белән чыгуын сөйләде. Башкортстанда да бу көнне билгеләргә чакырды.

Радик Зинанов
Радик Зинанов

Нәҗибә Сафина бу очрашуда да чыгышының шактый өлешендә Русиядәге сәясәткә, Татарстан Дәүләт шурасына тәнкыйть белдерде:

Бүген дә шул ук 37нче еллардагы кебек, алымнар гына башка

"Миңа Казандагы хәрби трибунал утырышларында катнашырга туры килгән иде. Анда 30-40 яшьлек кешеләрне хөкем итәләр. Асыл егетләребездән репрессия корбаны ясыйлар. Бүген дә шул ук 37нче еллардагы кебек, алымнар гына башка", диде. Шагыйрә Татарстан язучыларының да милләтне яклауда йомшаклык күрсәтүләрен сөйләде:

"Мин бер корылтайда язучыларга кулга-кул тотынып, чылбыр булып тезелеп Дәүләт шурасын уратып алырга тәкъдим иттем. Өч йөздән артык язучы Дәүләт шурасын уратып алып, милли мәгарифне кайтаруны таләп итәргә чакырдым. Сүздә риза булдылар, ләкин теләгем тормышка ашмады.

Шагыйрь бәхете – милләтенең бәхетле булуы. Милләте фаҗигадә икән, шагыйрь бәхетле була алмый", диде һәм шуышып үлгәнче, сугышып үләчәген белдерде.

Чарада катнашучы язучылар арасында аны җөпләп утыручылар булса да, милләтне яклап чыгыш ясаучылар булмады.

Нәҗибә Сафина шигырьләрен укыды, аның сүзләренә җырлар башкарылды. Бу чара да "Туган тел" җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Чарада Башкортстан татар язучыларының бик азы гына катнашты. Алары да фикерләрен белдерми, тыңлап утыруны хуп күрде.

XS
SM
MD
LG