Accessibility links

Кайнар хәбәр

Романиядә заманча татар мәдәнияте көннәре кысаларында бүген "Әлиф" спектакле күрсәтеләчәк


"Әлиф" спектакленнән күренеш
"Әлиф" спектакленнән күренеш

Романия башкаласы Бухарестта заманча татар мәдәнияте көннәре башланды. Романия халкын татар сәнгате белән таныштыруны режиссер Туфан Имаметдинов тәкъдим иткән булган. Бүген Романиядә 24 мең татар яши.

Татар мәдәнияте көннәре кичә рәссам Радик Мусин күргәзмәсе һәм "Риваять" төрки этник ансамбле концерты белән ачылган. Ансамбль музыкантлары 30 дан артык халык уен коралларында уйный белә, шулар арасында – татар курае, тел-курай, думбыра, сорнай, кубыз, борын-кубыз һәм башка уен кораллары бар.

Бүген Константин Ноттар исемендәге театрда Туфан Имаметдиновның "Әлиф" спектакле күрсәтеләчәк. Узган елда Нурбәк Батулла бу спектакльдә башкарган роле өчен "Алтын битлек" театр бүләге алган иде.

"Әлиф" хореографик спектаклен ноябрь ахырында Петербурда DairaFest (Даирә Fest) халыкара Шәрык сәнгате фестивалендә дә күрсәтәчәкләр.

XS
SM
MD
LG