Accessibility links

Казан хакимияте Рамил Шәмсетдиновка багышланган пикетны Тинчурин бакчасында уздырырга тәкъдим итә


Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

Казан шәһәре башкарма комитеты Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең (БТИҮ) гаскәрдә сигез кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдиновка бәйле пикет уздыру өчен Тинчурин бакчасын тәкъдим итә. Бу хакта БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев хәбәр итте.

БТИҮ 23 ноябрь көнне Рамил Шәмсетдинов турында фикер белдерү өчен пикет уздыруга Казан шәһәренең Бауман урамы, Пушкин урамындагы Бутлеров һәйкәле, Г.Камал театры каршында, Петербургская урамында Гумилев һәйкәле янында урыннар сораган булган.

Казан шәһәре башкарма комитетыннан "Бу урыннарда элегрәк планлаштырылган спорт-тренировка чаралары булу сәбәпле Тинчурин исемендәге скверда уздырырга тәкъдим итә" дигән җавап хаты алган. БТИҮ бу җавап белән риза түгел.

"Мин күрсәткән дүрт урында нинди спорт-тренировка чаралары һәм кайсы вакытта үткәрү турында миңа хәбәр итүне таләп итәм...
23 ноябрьдә үткәреләчәк пикетта күтәреләчәк мәсьәләләр Русия гаскәренә һәм яшь Русия ватандашлары язмышына кагыла. Бу бик әһәмиятле мәсьәләләр турында җәмәгатьчелек хәбәрдар булырга тиеш. Шуңа күрә пикет үткәрү өчен Казанның Ирек мәйданында, Пушкин урамы Тукай һәйкәле, Бауман урамы Шаляпин һәйкәле янында, Пушкин урамы М.Вахитов һәйкәле янында урыннар сорыйм" диелгән БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевнең Казан хакимиятенә язган хатында.

25 октябрь кичендә Байкал артында урнашкан Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә каравыл алышынганда хәрби хезмәттәге Рамил Шәмсетдиновның сигез кешене атып үтерүе хәбәр ителде. Ике кеше яраланган диелде. Рамил сак астына алынды. Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлык белән әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте.

Baza басмасы Шәмсетдинов сорау алганда хезмәттәшләренең аны көчләргә җыенуы турында сөйләгән дип язды. Саклану министрлыгында әлеге сүзләрне кире кактылар.

Интернетта Рамил Шәмсетдиновны яклап петиция барлыкка килде.

XS
SM
MD
LG