Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайдагы дәүләт хезмәткәре New York Times газетасына мөселманнар тотылучы лагерьлар турында яшерен документлар тапшырган


Кытайдагы "тәрбия үзәге"
Кытайдагы "тәрбия үзәге"

Документларда җирле түрәләргә югалган мөселманнарның туганнарына нинди җаваплар бирергә кирәклеге дә өйрәтелгән.

New York Times газетасы редакциясенә Кытайда яшәүче мөселман халыкларын ябып тота торган "тәрбия үзәкләре" һәм этник азчылыкларга басым ясау турында күрсәтмәләр тупланган документлар тапшырылган. Бу мәгълүмәтне бирүче – үз исемен белдерергә теләмәгән "Кытай җитәкчелеге хезмәткәре", диелә.

New York Times тараткан 403 биттән торган документ Синҗан уйгыр автоном төбәгендә этник азчылыкларга басым ясау ысуллары турында тәфсилле мәгълүмәт китерә. Документның 96 битендә Кытай халык республикасы җитәкчесе Си Цзиньпин һәм башка югары түрәләрнең уйгурларны контрольдә тоту хакындагы күрсәтмәләре китерелгән.
Документта ислам таралуга юл куймау өчен күрелергә тиешле чаралар турында әйтелә.

Бу кәгазьләрдә шулай ук партия башлыгы Си Цзиньпинның һәм Синҗан уйгыр автоном төбәгендә партиянең беренче сәркатибе булган Чэнь Цюаньгоның яшерен шәхси күрсәтмәләре дә урын алган. Халыкта бу кешене мөселманнарны "яңадан тәрбияләү" кампаниясен уйлап табучы һәм төп идеологы дип атыйлар.

Документларда җирле түрәләргә югалган мөселманнарның туганнарына нинди җаваплар бирергә кирәклеге дә өйрәтелгән. Югалган кешеләрнең туганнарына "алар дәүләт оештырган уку мәктәбендә, ул мәктәптән китә алмыйлар", һәм аларның кайчан иреккә чыга алулары туганнарының үзләрен ничек тотуына бәйле, дияргә кушылган.

Шулай ук дәүләт хезмәткәренең аңлатулар вакытында "мәктәпкә”алып кителгән кеше махсус әзерлек узмаса, дини эксремистлыкның нинди зур куркыныч икәнен беркайчан да аңламаячак", дигән дәлил кулланырга тиеш икәнлеге әйтелә.

Соңгы елларда медиа чаралары Кытай хакимиятенең Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләвен хәбәр итеп тора. Уйгырларны һәм төбәктәге кайбер башка мөселман халыкларны, шул исәптән татарларны да, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябалар. БМО мәгълүматларына караганда, "тәрбия үзәкләрендә" бүгенге көндә миллионнан артык уйгыр һәм башка мөселман азчылыклар вәкилләре тотыла.

Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүенә бәйле башлыча Көнбатыш илләре чаң суга. АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайның 28 оешмасына һәм хакимиятнең берничә әгъзасына чикләүләр кертте.

XS
SM
MD
LG