Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшел Үзәндә чиркәүгә ут төртүдә шикләнелүче тоткарланган


Яшел Үзәндәге гыйбадәтханәдә янгын
Яшел Үзәндәге гыйбадәтханәдә янгын

Чиркәүгә ут төртүдә шикләнелүче хатын-кызга 33 яшь, 2010 елдан ул психиатрик исәптә тора.

Яшел Үзәндә чиркәүгә ут төртүдә шикләнелүче 33 яшьлек хатын-кыз тоткарланган. Бу хакта Татарстан эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә. Хатын-кыз 2010 елдан психиатрик исәптә тора диелә.

"Реальное время" мәгълүматынча, шикләнелүче Яшел Үзәнгә гаиләсе белән 2014 елда Волгоградтан күчеп килгән. Аның ире һәм улы бар. Хатын-кыз полициягә барысын да сөйләп биргән диелә. Психик авыруыннан бирелгән даруларны эчүне быел көз туктатып торган булган. Ире хатынының төнлә чыгып китүен күрми калган дип языла. Басма хәбәренчә, хатын-кыз әлеге чиркәүгә даими йөргән.

Яшел Үзән шәһәренең Казан Изге ана иконасы православ гыйбадәт йортында янгын 13 ноябрьдә чыкты. Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларынча, чиркәү тирәсендә куелган камералар 13 ноябрь кичен гыйбадәт йорты җирлегенә бер хатын-кыз кергәнен һәм 20 минуттан ашыга-ашыга китеп барганын күрсәтә. Күпмедер вакыттан соң гыйбадәт йортында янгын чыккан.

Янгын сүндерүчеләр тыштан чиркәүнең көньяк ягы януын, ә бинаның бикле булуын ачыклаган. Тиздән ут сүндерелгән һәм беркем зыян күрмәгән. Янгыннан соң җинаять эше ачылды.

XS
SM
MD
LG