Испаниянең хокук саклау оешмалары Русия махсус хезмәтләренең 2017 елда Каталониядәге вазгыятьне какшатырга омтылу ихтималын тикшерә. Бу хакта берничә чыганакка сылтанып El Pais яза.
Басма мәгълүматынча, тикшерүне хөкемдар Мануэль Гарсия-Кастельон кушуы белән Испания дәүләт полициясенең Гомум мәгълүмати комиссиясе уздыра.
Бөтен материаллар сер итеп саклана, El Pais чыганаклары сүзләренчә, Каталония эчке эшләренә Русия күзләү хезмәтенең 29155нче санлы бүлеге тыкшынган булырга мөмкин.
- Русияне төрле илләрнең сайлауларына тыкшынырга омтылуда даими гаепләп киләләр. АКШ юстиция министрлыгы Русияне 2016 елда Америка президентын сайлауга тыкшынуда гаепләде. Британиянең Европа берлегеннән чыгу референдумына да Мәскәү тыкшынуы тикшерелде. Русия мондый гаепләүләрне кискен кире кага.
- 2017 елның 1 октябрендә Каталония мөстәкыйльлеге турында референдум узды. Мадрид әлеге референдумга юл куймаска тырышты. Тавыш бирергә теләүчеләр полиция белән бәрелеште. Референдумда катнашкан сайлаучыларның 90 проценты Каталониянең бәйсезлеге өчен тавыш бирде.
- Испаниянең Конституция мәхкәмәсе Каталония референдумын канунсыз дип атады. Шул ук елның 27 октябрендә Каталония парламенты Испаниядән аерылып чыгу турында резолюция кабул итте. Соңрак Испаниянең Конституция мәхкәмәсе Каталония бәйсезлеге турындагы декларацияне гамәлдән чыгарды.
- Испания Югары мәхкәмәсе быел 14 октябрьдә Каталониянең унике сәясәтчесенә хөкем карары чыгарды. Алар 2017 елның октябрендә төбәкнең бәйсезлеге турында референдум оештырудагы эшчәнлекләре өчен гаепләнә. Моннан соң Барселонада протест чаралары башланды.