"Бердәм Русия" фиркасенең төп электораты - авылларда һәм кече шәһәрләрдә яшәүче 60 яшьтән өлкән хатын-кызлар. Бу хакта фирканең эксперт шурасы җитәкчесе Константин Костинның "Бердәм Русия" җыены алдыннан төзелгән хисабында әйтелә. Документ белән "Ведомости" газеты танышкан.
Мондый сайлаучы "Бердәм Русия"гә сайлауларда 25 процент тавыш китерергә мөмкин диелә. Хисап Җәмәгатьчелек фикере фонды (ФОМ), Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) һәм "Инсомар" тикшерүләренә нигезләнеп язылган.
Электоратның 18 процентына "Бердәм Русия" өчен кайбер шартларда тавыш бирергә әзер сайлаучылар кертелә.
Тагын 16 процентны экспертлар югалтылган электорат дип саный, ләкин аларның дүрттән бер өлеше 2021 елда "Бердәм Русия"гә тавыш бирергә мөмкин. Бу - муниципалитет һәм дәүләт хезмәтендәгеләр һәм пенсия яше алдыннан булган хатын-кызлар.
Хисапта фирка рейтингын арттыруның төп ресурслары булып аның нигез электоратын саклау һәм "Бердәм Русия"не "Путин фиркасе", "хакимият фиркасе" буларак кабул итү атала. Моннан тыш, документ авторлары оппозициянең фиркагә каршы берләшүе һәм пропаганданың нәтиҗәле булмавын да исәпкә алырга кирәк дип белдерә.
- 2019 елда Мәскәү думасына сайлауларда "Бердәм Русия"дән тәкъдим ителгән кешеләр булмады - фирканең абруе кинәт төшү сәбәпле, аларның барысы да үз-үзләрен тәкъдим итте.