Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мин ялга чыккач, авылда татар теле укытылмаска мөмкин"


Әлфинур Минһаҗева
Әлфинур Минһаҗева

Курган өлкәсе Сафакүл районында татарлар яшәгән авыллар шактый: Сафакүл, Карасу, Атҗитәр, Мансур. Биредә яшәүче халык татар телен саклап калыр өчен бердәнбер мөмкинлекне мәдәни чараларда күрә, чөнки башка мөмкинлек юк. Ун ел элек һәр авыл мәктәбендә татар теле укытылган булса, хәзер мәктәпләр саны да кимеде, татар теле дә укытылмый башлады. Сафакүл районында татар теле дәресе кергән бердәнбер мәктәп Мансур авылында урнашкан. Азатлык әлеге мәктәптә татар телен укытучы Әлфинур Минһаҗева белән аралашып кайтты.

Ун ел элек Атҗитар, Карасу, Мансур авылы мәктәпләрендә татар теле укытылып килгән, хәзер исә Карасу һәм Атҗитәр авылы мәктәпләре ябылган. Балаларны Мансур авылы мәктәбенә укырга йөртәләр. Урта мәктәп булып саналган мәктәптә бүгенге көндә 86 бала белем ала. Татар теленә килгәндә, дәресләр беренче сыйныфтан алып унынчы сыйныфка кадәр алып барыла. 11нче сыйныф гомумән юк. Мәктәптә бердәнбер татар теле укытучысы Әлфинур Минһаҗева да эшенә күрше Карасу авылыннан килеп йөри. Быелгы уку елында базис планда татар теленә атнасына бер сәгать каралган, шуның ярты сәгатен укытучы татар теленә, ярты сәгатен — әдәбиятка бүлеп укыта. Әлфинур ханым Азатлыкка балаларга татар телен укыту елдан ел авырлаша дип сөйләде.

"Мин ялга чыккач, авылда татар теле укытылмаска мөмкин"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:36 0:00

— Быелдан башлап мин бик күп кыенлыклар күрә башладым, чөнки татар теленнән дәреслекләр дәрәҗәсе төшә бара, ә әдәбияттан дәреслекләр гомүмән юк. Әдәбияттан да дәреслекләр таба алырбыз дигән өмет белән яңа елдан соң әдәбиятны уку програмына керттем.

Хәзерге көндә татар телен саклау авыр булса да, төрле мәдәни чаралар оештырып, җыр, бию, рәсем ясау, конкурслар оештырып телне саклап калырга тырышабыз ди укытучы:

— Дәресләрдән тыш төрле түгәрәкләр алып барабыз. Кечкенәләр белән татарча җырларга өйрәнәбез, татар халык әкиятләрен сәхнәләштерәбез. Татар милли орнаменты кергән рәсемнәр ясыйбыз. Аннан өйрәнгәнәребезне ата-аналар җыелышында күрсәтәбез, конкурслар оештырабыз. Шулай итеп татар телен, авыр хәлдә булса да, хәлдән килгәнчә сакларга тырышабыз.

Балалар татарча бию күрсәтә
Балалар татарча бию күрсәтә

Укытучы әйтүенчә мәктәптә укыган һәр бала да татар теле дәресләренә йөри. Хәтта урыс милләтеннән булган берничә бала да. Алар татарча сөйләшә алмаса да, телне аңлый:

— Безнең мәктәптә Атҗитәр, Карасу һәм Мансур авылы балалары укый. Шулай ук якында гына хәрби полигон урнашкан, анда яшәүче хәрбиләрнең балалары да бирегә укырга килә. Алар арасында урыс милләтеннән булганы да бар, башкаларны аңлар өчен алар да татар теле дәресләренә кереп укып йөри. Үзләре бик әйбәт сөйләшмәсәләр дә, татар телен аңлыйлар.

Әлфинур ханым Азатлыкка сөйләгәнчә, әлеге татар авыллары кергән район татар булса да, мәктәп диварларыннан чыккач балалар үзара урысча сөйләшә башлый, чөнки татар гаиләсендә үсүгә карамастан, мәктәпкә укырга керер алдыннан ук бала инде урысча аралашуга күчә. Бу хәлне укытучы зур проблемнарның берсе дип атый:

Балалар мәктәпкә укырга керер алдыннан инде тулысынча урысча аралашуга күчкән була. Бу бик зур проблем

— Балалар күбесенчә урысча аралашалар. Балалар бакчасына йөри башлагач, анда тәрбияләү програмы күбрәк урыс телендә бара, минемчә, нәкъ шул сәбәпле, балалар мәктәпкә укырга керер алдыннан инде тулысынча урысча аралашуга күчкән була. Бездә бу бик зур проблем. Алар шул хәтле урыс теленә ияләшкән була, хәтта дәрестә дә балалар үзара урысча сөйләшә. Менә шундый бик авыр заманада яшибез.

Мансур авылы мәктәбе
Мансур авылы мәктәбе

Укытучы фикеренчә, мәсьәләне авыл мәктәбе кысаларында гына хәл итеп булмый. Алга таба да шулай барса, якын киләчәктә татар теле юкка чыгачак ди ул:

Карасу авылы мәктәбендә укытканда, балалар үзебезгә хас булган татар диалектында аралаша торган иде, менә шул буын хәзер дә татарча сөйләшә, ә инде аларның сеңелләре, энеләре урысчага өстенлек бирә

— Карасу авылы мәктәбендә укытканда, балалар үзебезгә хас булган татар диалектында аралаша торган иде, менә шул буын хәзер дә татарча сөйләшә, ә инде аларның сеңелләре, энеләре урысчага өстенлек бирә. Бу проблем бик зур проблем. Аны авыл җирлеге мәктәбе кысаларында гына хәл итеп булмый. Проблемны ничек тә булса уңай якка борыр өчен, ата-аналар белән эш алып бару кирәк. Беренче чиратта, гаиләдә тәрбия татар телендә бирелергә тиеш. Мәктәпкә кергәндә әгәр бала татарча аңлашып, үз фикерен тулаем татарча белдерә, җиткерә белә алса, мәктәп алга таба ул баланың татар телен белү дәрәҗәсен үстерә алачак. Чөнки, урысча фикерләгән баланы атнасына бер сәгать дәрес белән генә татар теленә өйрәтеп, телне белү дәрәҗәсен күтәреп булмый.

Тагын бер катлаулы булган мәсьәлә — татар теле укытырлык кадрларның бөтенләй булмавы. Әлфинур ханым хокуклы ялга чыкса, Сафакүл җирлегендә балаларга татар телен укытырлык белгеч калмаячак:

— Ун ел элек Атҗитар, Карасу, Мансур авылы мәктәпләрендә татар теле укытылып килде, укытучылар да җитәрлек иде. Хәзер укытучылар да калмады. Барырга теләүчеләр дә юк, чөнки укытучы алган хезмәт хакына эшләргә беркем дә теләми. Мин пенсиягә чыккач, безнең авылда татар теле укытылмаска мөмкин.

XS
SM
MD
LG