Accessibility links

Кайнар хәбәр

Укытучы эше: кәгазе күп – акчасы юк


Русиядә туган тел мөгаллимнәре тел укыту проблемы белән ялгыз торып калды, аларны прокуратурадан яклаучы табылмады. Кемдер түзмичә мәктәптән китеп барды, кемдер башка фәннәрне укыта башлады. Азатлык татар, башкорт, чуаш, мари, удмурт теле укытучылары белән аралашты.

Соңгы ике елда телдән төшмәгән мөгаллимнәребез — ул туган тел укытучылары. Җинаятьчеләрне тотар, Русиядәге һәрбер тармакны коррупция биләп алган схемаларны фаш итү урынына 2017 елда прокуратура каһарманнарча мәктәпләрне астын өскә китерү эшенә кереште. Милли республикаларда дәүләт телләрен өйрәнү, туган тел дәресләренә мәҗбүриләү зур җинаять дип табылды. Прокуратураның гамәлләрен, карарын бер елдан соң Русия думасы депутатлары мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр кертеп канунилаштырдылар да шуның белән вәссалләм!

Бу вазгыятьтә төп зыян күрүчеләр мәгариф министрлыгындагы хезмәткәрләр гаскәре дә, ике дистә ел дәвамында татар телен өйрәнү өчен уңышлы методика уйлап таба алмаган галимнәр дә, телнең дәрәҗәсен күтәрү өчен аерым кануннар чыгару кулыннан килмәгән яки курыккан депутатлар да, булган кануннарны эшләтеп җибәрер өчен уңышлы механизмнар табарга тиешле түрәләр дә түгел, ә гап-гади укытучылар гаепле булып калды. Көн саен мәгариф министрлыгы, урындагы район мәгариф идарәсе, мәктәп мөдире күзәтүе, басымы астында кечкенә хезмәт хакын алып, атна дәвамында кул астында ниләр бар, шуның белән балалар белән эшләргә мәҗбүр булган, документ тутыруга мәҗбүр ителгән укытучы бу авыр мәсьәлә каршында ялгыз торып калды.

Туган тел, әдәбиятны укыткан мөгаллимнәр ахыр чиктә кирәксез һөнәр ияләренә әверелде. Сәгатьләр кимү сәбәпле кемдер яңадан башка фән укытуны үзләштерергә мәҗбүр булды, татар теле укытучылары бүген урыс теленнән алып география белән физкультура кадәр дәресләр алып бара башлады. Яшь белгечләр мондый мөнәсәбәткә түзә алмыйча гомумән мәктәп белән хушлашты.

5 октябрь — Русиядә укытучылар көнен сәбәп итеп, Азатлык татар, башкорт, удмурт, мари, чуаш теле укытучылары белән аралашты. Туган телне кайда, ничек укыталар? Мәктәп укучыларының туган телгә мөнәсәбәте нинди? Аларны ничек кызыксындырырга? Укытучы хезмәтенең дәрәҗәсен ничек күтәрергә? Бүген укытучыны нәрсә борчый?

Динә Гомәрова Казанның 76нчы мәктәбендә 8-9нчы сыйныфларга татар теле укыта, 5-7нче сыйныфларда урыс теле һәм әдәбиятын алып бара. Узган елдан бирле ул татар теле дәресләре кыскарып, шулар хисабына урыс теле һәм әдәбияты саны артуын әйтә.

Динә Гомәрова
Динә Гомәрова

— Татар теле атнасына ике сәгать кенә керә, ә менә урыс теле һәм әдәбияты 4әр сәгать була. Бу татар теле дәресләрен кыскарту исәбеннән булды һәм, гомумән алганда, татар теле факультатив кына булып калды. Ягъни, татар әдәбияты әсәрләре укылмый, татар теленнән билге куелмый, контроль эшләр башкарылмый, дигән сүз.

Татар теленә мөнәсәбәт элек тә яхшы түгел иде

Татар теленә мөнәсәбәт элек тә яхшы түгел иде. Урыс кешесе аны кирәк дип тапмый. Аларга безнең телне аңлау авыр. Теләк булса, нәрсәне дә өйрәнеп була анысы... Татар теле укытучыларына да хөрмәт зур дип әйтә алмыйм. Башка фән укытучылары татар телен кирәксез санагач, балалар да шулай уйлый башлый.

Туган телгә мәхәббәтне ата-ана аркылы уятырга кирәк. Бала өчен барыбер алар сүзе беренче урында тора. Ата-аналар баласы белән татар теленә багышланган чараларда катнашса, татарча мультфильмнар караса, уеннар уйнаса, китаплар укыса отышлы булыр иде, укытучыга да белем бирү җиңеләер иде.

Мин үзем телгә мәхәббәт уяту өчен, аның төрек теле белән охшаш булуын әйтәм. Уртак сүзләрне күрсәтәм, грамматиканың да уртаклыгын күрсәтеп аңлатам. Шулай кызыктырам.

Үзем атнасына 36 сәгать укыткач, хезмәт хакымнан зарлана алмыйм, яшәргә җитә. Гаиләм, балаларым юк, шуңа дәресләрдән соң калып кәгазь эше белән дә утырырга вакытым бар. Калганына вакыт калмый. Кәгазь эше шундый күп, сез аны күз алдыгызга китерә алмыйсыз! Балалар укытырга бер кеше, кәгазь тутырырга икенче кеше кирәк. Дәүләт һаман нидер үзгәртә, торган саен эш арта, нәтиҗәдә балалар да авырсынып кына укый.​

Татьяна Цыркунова Чуашстан республикасы, Урмар районы, Мусурмин урта белем бирү мәктәбенең чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы. Ул үз фәннәрен атнасына 24 сәгать укыта һәм 2018 елгы хәлләрдән соң да чуаш теле дәресләре саны үзгәрешсез калуын әйтә.

Татьяна Циркунова
Татьяна Циркунова

— Узган ел да, быел да туган тел дәресләре һәм әдәбияты саны үзгәрешсез калды. 5нче сыйныфларга атнасына 3 сәгать чуаш теле һәм ике сәгать чуаш әдәбияты керә. 6-8нче сыйныфларда атнасына 2 сәгать чуаш теле һәм тагын ике сәгать чуаш әдәбияты. 10-11 сыйныфларда гына атнасына ике сәгать чуаш әдәбияты укытыла.

Соңгы елларда мәктәпкә урыс телле чуаш балалары күп килә

Безнең мәктәп зур үзгәрешләр кичермәгәч, миңа да укытучы буларак мөнәсәбәт үзгәрде дип әйтә алмыйм. Ләкин бездә башка борчу бар: соңгы елларда мәктәпкә урыс телле чуаш балалары күп килә. Ни өчендер, туган телләре чуашча булса да, үзләре чуаш авылында яшәсәләр дә, кайбер ата-аналар балалары белән урысча сөйләшә. Алар белән мәктәптә кыенрак. Алай да, ничектер әмәлен табарга тырышабыз. Балаларны чуаш халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре белән таныштырып, ничектер сеңдерәбез. Мөмкинлек булганда, Чабаксарга экскурсияләргә, театрларга алып барабыз. Мин үзем чуаш әдәбиятыннан ниндидер кызыклырак өзекләрне укып, азагын әйтмичә, кызыктырам. Язучылар тормышыннан кызыклы фактларны сайлап сөйлим.

Хәзер яшьләр аз хезмәт хакына эшләргә теләми, шуңа күрә укытучылыкка түгел, ә башка һөнәргә бара. Җәмгыять тә, үзкыйммәтләр дә үзгәрде. Белем, акыл, тәрбиянең бәясе төште, акчаның бәясе күтәрелде. Бүген укытучыларның хезмәт хакы ул эшләгән эшнең күләменә, җаваплылык дәрәҗәсенә тәңгәл түгел.

Надежда Соснова Удмурт республикасы Алнаш районы Чемошур-Куюк авылы мәктәбендә эшли. 20 еллык тәҗрибәсе булган укытучы. Шуның соңгы 7 елында ул удмурт теле һәм әдәбиятын укыта.

Надежда Соснова
Надежда Соснова

— 5нче һәм 9нчы сыйныфларда удмурт теленә һәм әдәбиятына атнасына 3 сәгать бирелә, ә 6-8нче сыйныфларда атнасына 4 сәгать. Узган ел белән чагыштырганда бер генә үзгәреш: 5нче сыйныфта туган телгә бер сәгать киметелде. Киләсе елга да киметеләчәк дип уйлыйм, чөнки 5нче сыйныфтан башлап 9нчыга кадәр икенче чит тел укытыла башлый.

Миңа карата мөнәсәбәт үзгәрде диеп әйтә алмыйм, удмурт теле дә мәктәптә фән буларак керә, укытыла. Авылда да удмуртча сөйләшәбез. Әмма балаларны хәзер бакчадан ук урыс телле итеп тәрбиялиләр, шуның белән телгә карата үзгәреш сизелә.

Минем укучылар "Зечбур!" газетасы белән тыгыз элемтәдә тора, андагы төрле конкурсларда катнаша. Безнең авыл укучылары исемнәре күренгәч, башкалар да газета белән кызыксына һәм удмуртча укый.

Һәр укытучы лаеклы хезмәт хакы булуын тели

Һәр укытучы лаеклы хезмәт хакы булуын тели, мин дә шулай. Хезмәт хакы аз булган һөнәр дәрәҗәле була алмый. Без бит ерак авылда эшләсәк тә, электрон журналлар тутырабыз, шәһәр укытучылары эшләгән кебек үк компьютерда эшлибез, күп төрле бәйгеләргә дә йөрибез. Моннан тыш, үзебезнең ноутбук, интернет өчен модемны эштә кулланабыз. Гомумән, әсбаплар үзебезнең акчага алына. Без күпкә яхшырак хезмәт хакына лаек.

Эльвира Петрова Мари иле башкаласы Йошкар-Ола шәһәрендә президентның гомуми белем бирүче милли мәктәп-интернатында мари теле һәм әдәбиятын укыта. 20 еллык тәҗрибәсе булган укытучы. Исемендә "милли" сүзе булса да, мәктәптә укыту урыс телендә.

Эльвира Петрова
Эльвира Петрова

— Шәһәрнең башка мәктәпләрендә мари теле дәүләт теле буларак атнасына бер сәгать кенә керсә, бездә ул туган тел буларак та укытыла, шуңа атнасына өч сәгать чыга. Бу өч сәгатьне дә сыйныфның яртысыннан азрагы гына укый.

Безнең мәктәптә республиканың төрле почмакларыннан җыелган балалар белем ала. Авылларда мәктәпләр ябыла һәм ул укучылар безгә укырга килә. Нәкъ менә алар мари телендә сөйләшергә тиеш кебек, әмма ул авылларда, бистәләрдә мари теле дәүләт теле буларак бик аз укытыла һәм аларның үзара аралашуы да урысча. Без аларны укырга алабыз, әмма алар инде урыслашкан яки мари телен бик начар белә. Әнә шундыйлар сыйныфта күпчелекне тәшкил итә. Нәтиҗәдә, без аларны икегә бүлеп, бер өлешенә дәүләт теле кебек итеп атнасына 1 сәгать, ә икенче өлешенә атнасына өч сәгать укытырга мәҗбүрбез. Телне белүчеләр елдан-ел азрак килә, менә шуның өчен йөрәк әрни.

Укытучыларны начар итеп күрсәткән күп тапшырулар эшләнә

Безнең телеканалларда укытучыларны начар итеп күрсәткән бик күп тапшырулар эшләнә. Ул бөтен әйбердә гаепле булып кала төсле. Бик сирәге генә безнең эш күләмен күз алдына китерә ала: дәресләрдән тыш сыйныф чаралары, дәфтәр һәм көндәлек тикшерүләр, бәйгеләргә, имтиханнарга әзерләнү, документлар тутыру, хисап эшләре...

Миләүшә Билалова Башкортстан республикасы Нефтекама шәһәренең 13нче урта мәктәбендә эшли. Ул башлангыч сыйныфларга башкорт телен укыта.

Миләүшә Билалова
Миләүшә Билалова

— Бездә туган тел атнасына бер сәгать, башкорт әдәбиятына бер сәгать каралган. 2018-2019 уку елында ул 0,5 сәгать кенә иде, 2017 елда булган ике сәгатьтән шулай гына калып кыскарган иде. Ә менә быелгы уку елыннан кабат берәр сәгать булды. Сәгатьләр саны арткач, безгә эш тә артты. Безнең мәктәптә бүген 4 башкорт теле укытучысы эшли.

Республика башлыгы Радий Хәбиров туган телләргә аерым игътибар бирә дип саныйм. Аның аркасында гына сәгатьләребез саны артты дип куанабыз. Ә чын укытучы, ничек кенә авыр булмасын (өйгә дә эше күп кайта, кәгазь эше бик күп дип сөйләшәбез), иң беренче эшен, балаларын яратырга, үз фәнен су кебек эчәргә тиеш. Әйе, җаваплылык та зур.

Укучыларда туган телгә мәхәббәт уяту өчен, иң беренче без үзебез аны хөрмәт итәргә тиештер, дип уйлыйм. Гаиләдә дә әти-әнинең роле бик зур. Безнең шәһәрдә туган телгә игътибар юнәлтү өчен төрле чаралар уза, әти-әниләрне, әби-бабайларны да җәлеп итәргә тырышабыз.

Туган телләрне укыту: мәҗбүридән — ихтыярига

Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште. Аңарчы күп кенә милли республикада дәүләт телләре мәктәптә мәҗбүри укытылып килде. Мәҗбүри дәресләргә каршы чыгучылар балалары урыс телен тиешле күләмдә өйрәнми дип зарланды.

2017 елның көзендә Русия прокуратурасы милли республикаларда мәктәпләрне тикшерә башлады, мәктәп мөдирләре белән аерым сөйләшүләр үткәрде. Шуннан соң милли телләр ихтыяри, бары тик "туган тел" дәресе кысаларында гына укытыла башлады.

2017 елның 29 ноябрендә Татарстан Дәүләт шурасы да татар теле дәресләрен мәҗбүри укытудан туктатты.

2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыри укыту турында канун өлгесе тәкъдим ителде. Туган телләр ихтыяри укытыла башлады, республикаларның дәүләт телләрен укыту мәсьәләсе ачыкланмыйча калды.​

XS
SM
MD
LG