Accessibility links

Кайнар хәбәр

IT-белгечләр сәяси тоткыннарны яклап бәйге игълан итте


Архив фотосы
Архив фотосы

Оештыручылар игътибарны җәлеп итү өчен барлык проектлар ярдәм итәчәген әйтә.

IT–берләшмәсе вәкилләре сәяси тоткыннарны яклап беренче онлайн-хакатон уздыруны игълан итте. Белдерүдә "Мәскәү эше", "Сети", "Новое величие" искә алына. Оештыручылар проблемга игътибарны җәлеп итү өчен барлык проектлар ярдәм итәчәген әйтә. "Ул мәгълүматларны эшкәртү, Телеграмдагы бот, сайтның дизайны, ягъни без битараф түгеллекне күрсәтүче теләсә нәрсә була ала", ди алар.

Хакатонда катнашучыларның проектларын башкалар белән берррәттән "Мәскәү эше" нигезендә гаепләнгән программист Айдар Гобәйдуллин да тикшерәчәк. Ул октябрьдә Русиядән китәргә мәҗбүр булды. Русия тикшерү комитеты аны халыкара эзләүгә игълан итте.

29 ноябрьдә Мәскәү мәхкәмәсе "Мәскәү эше" нигезендә гаепләнүче яңа кеше - Сергей Суровцевны тоткарлады. Ул IT – ширкәтләрдә эшләгән һәм Русиянең ГЛОНАСС иярчен системасы белән шөгыльләнгән. "Бу инде "гаммәви тәртипсезлекләр" турында мәгънәсез гаепләнеп тоткарланган өченче хезмәттәшебез" дип яза IT белгечләр.

XS
SM
MD
LG