Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радик Мусин: "Татарның дөньяга танылу амбициясе — үзе бер комплекс"


Радик Мусин

Рәссам Радик Мусин яшьләр арасында заманча рәсем ясавы белән танылды, аның эшләре арасында татарның тарихи шәхесләре портретлары да бар. Азатлык рәссам белән аның иҗаты, татарлык һәм татарны дөньяга таныту юллары турында сөйләште.

Үз-үзен тотышына, киенүенә, сөйләшүенә караганда, Радик Мусин — шәһәрдә яшәүче гади хипстер, зәвыклы киенгән, матур сөйләшкән яшь татар егете. Ләкин аның иҗаты белән таныш кешеләр Радикның "хулиган" холкын яхшы белә. Ул социаль челтәрләрдә усал эчтәлекле иҗат җимешләре белән даими таныштырып бара. Рәсемнәрен "Господин художник" дип имзалый.

Аның сурәтләре Уфа һава аланын, UTV телеканалы офисын, иллюстрацияләре MANHATTAN электрон журналын бизи, аның рәсемнәрен интерьер өчен ресторан һәм барлар сатып ала. Ул Martini, "ГОТОВОПОЛЬЗУЙ", "Төнге Пермь", Groovy, Уфаның "Музейлар төне" һәм башка фестивальләрдә катнаша. 2018 елның җәендә Казанда узган “Печән базары” фестивалендә Радик Мусин Назыйм Исмәгыйлев һәм Илшат Сәетов белән урам эте ботарлап ашаган каракош турындагы җәйге җәнҗалга багышлап көне буе урам перформансы оештырды. 2019 елда бу фестивальгә "Кисекбаш" инсталляциясен алып килде.

Радик шулай ук усал кыяфәтле Шүрәле, Су анасы, Кисекбаш, Тукай түштамгалар коллекциясен дә чыгарды. Күптән түгел ул татарның тарихи шәхесләренең портретларын төшерә башлады. Бу портретлар сериясе "Мәдәният шавы" дип атала, коллекция күптән түгел Романиядә узган татар мәдәнияте көннәрендә дә күрсәтелде.

Без яшьләр арасында популяр рәссам, кайчак җырчы, музыкант та булган Радик Мусин белән сөйләштек.

Радик Мусин: "Татарның дөньяга танылу амбициясе — үзе бер комплекс"
please wait

No media source currently available

0:00 0:19:07 0:00
йөкләү


— Радик, иң беренче сорау, ни өчен "Рәссам әфәнде" дигән тәхәллүс сайланды?

— Уфада яшәгәндә, рәссамнар барысы да аерым эшлиләр иде. Без Азат Басыйров белән (ул “Ку” спектакле афишасын эшләгән иде) берлек оештырырга булдык. Исем уйлап чыгара алмыйбыз, “арт”, “art” – кызык түгел. “Әйдә, максималь һавалы, пафослы исем – "Рәссам әфәнде” дип кушабыз да, үзебезне максималь рәвештә тәкәббер, борын чөеп йөртәбез” дидек. Шул исемне алып, эпатажлы әйберләр ясый башладык. Соңнан Азат ничектер читләште. Мин Уфада бу исем белән берничә ел саташып алдым, кешеләргә бу ничектер үтеп керде, кабул иттеләр – шуңа бу амплуаны үземдә калдырырга булдым.

Әле Одри Мусин дигән тәхәллүсем дә бар. Училищены тәмамлагач, Петербур рәссамы Иван Пивоваров белән бергә стрит-арт белән шөгыльләндек. Вандализм инде. Урамдагы диварларга усал сурәтләр ясый идек. Мәсәлән, шәһәр хакимияте янында зур итеп кара суалчан ясыйбыз, анысы да максималь ямьсез, куркыныч килеп чыга. Граффити рәссамына да исем кирәк дип уйладык. Иван “минем Одри исемен аласым килә” ди, мин Парад булырга теләдем. Шулай итеп, Уфада Одри Парад исемле аноним вандал пәйда булды.

— Уфаның үз бэнксилары булган димәк.

— Әйе, Бэнкси иҗаты белән илһамланып эшләгәнбездер инде.

— Хәзер андый "тәртипсез" эшләр тукталдымы?

— Бар, ләкин урамда түгел, бәдрәфтә. Урамда сурәт төшереп йөрмим, җәмәгать бәдрәф бүлмәләрендә рәсем ясыйм.

— Анысы нинди иҗат төре?

Шәһәр бәдрәфләре галереялардан да популяррак урын

— Мәскәүдә яшәгәндә галереялар белән эшләргә теләдем, янәсе, алар минем картиналарны алып күргәзмәләр оештыра, эшләремне таныта. Ләкин бу эш ничектер барып чыкмады. Шулай бер галереядан парк буйлап кайтып киләм, үзем уйлыйм: күргәзмәгә алмадылар, ә мин бу сурәтләремне тагын кайда күрсәтә алам? Галереяга йөргән кебек кеше тагын кая еш йөри дип фикерлим. Әлбәттә, бәдрәфкә! Шәһәр бәдрәфләре галереялардан да популяррак урын. Һәм мин зур сәүдә үзәкләренең бәдрәф ишекләренә рәсем ясый башладым.

— Бу рөхсәт белән башкарыламы?

— Нинди рөхсәт инде? Качып рәсем ясауның ләззәтен белмисез сез!

— Рәсем ясауга махсус укыдыгызмы?

Радик Мусин
Радик Мусин

— Әни минем белән бәләкәй чактан ук шөгыльләнде. Белмим, үземне хәтерләгәннән бирле гел рәсем ясыйм. Әни дәфтәр бирә дә, мин шунда сурәт төшереп утыра идем. Дүртенче сыйныфта музыка мәктәбенә фортепиано сыйныфына кердем. Мин аннары сәнгать училищесының эстрада бүлегендә укырга теләдем. Әмма бу теләгемә каршы чыгып, рәссам булырсың диделәр. Уфаның сәнгать училищисеның сәнгать бүлегенә кергәндә билгеләрем начаррак иде, шуңа күрә мине намзәт итеп кенә алдылар. Без шундый өч кеше идек. Миндә ярышу хисе уянды, шул ярыш вакытында – бер ел эчендә – башым белән укуга кереп киттем. Укытучыбыз да хыялый иде, безнең белән күп шөгыльләнде, уйлаттыра иде, менә аның аркасында да рәсем сәнгатенә башым белән чумганмын, мөгаен.

— Эстрада хәзер балачак хыялың булып кына калдымы? Гадәттә, кеше балачак хыялын тормышка ашырмыйча тынычланмый. Аның өчен нишлисез?

— Джаз музыканты булырга хыялландым. Ул инде артта калды, мин инде моны хәзер куып җитә алмыйм. Джаз концертына барсам, пианинода уйнаган кешене ишетсәм, интегеп түзеп утырам. Аның урынында мин дә була алыр идем, дигән уй туа.

Без Уфада дуслар белән җыелышканда, гитара йә пианино алып, импровизацияләр ясый идек. Кемгәдер ошый иде. Интернетка блюз җырлаган импровизацияле видеоларны да чыгара идем. Казаннар шуннан мине күреп алды, "Мин татарча сөйләшәм!" концертында да чыгыш ясадым. Әмма моны җитди шөгыль дип санап булмый.

— Радик, тумышыгыз белән Башкорстанның Борай авылыннан...

— Алдан ук әйтеп куям, монда нигездә татарлар яши. Мари, чуашлар да бар. Гомумән, Башкортстанның төньяк өлешен нигездә татар дип атарга була, Уралдан соң, көньяк өлештә – башкортлар.

— Уфа татарларына килгәндә, Башкортстанда туган рок җырлар башкаручы Алберт Исмаил күптән түгел БСТ каналы аша үзен башкорт дип игълан итте. Ул, шәҗәрәләрен өйрәнеп, үзенең башкорт икәнен ачыклаган. Моңа мөнәсәбәтегез нинди?

— Әгәр бу аның күңелендә шатлык яки сагыш уята икән, әгәр ул моннан канәгатьлек хисе ала икән, мин аның өчен бик шат. Минем канда да мари, чуаш каны да бардыр ул, нәселдә башкорты да булгандыр, әмма никтер болар мине башкорт яки чуаштыр дигән сорау, хис тудырмый. Татармын. Миңа татар булу ошый.

— Сез татарлыкка тартылу бар дисез, татарча җырлар язасыз. Казанда ник төпләнмәдегез?

— Казанда төпләнермен дигән уй бар иде. Казанга 2014 елда беренче тапкыр барып кайттым һәм гашыйк булдым, мәхәббәттән баш китте, ычкына яздым... "Русиядә Уфадан да башка матур шәһәрләр бар икән!" дип шаккаттым. Кибеткә керәсең, анда: "Исәнмесез! Балакаем, нәрсә кирәк иде?" дип сорыйлар. Йөрәк бу сүзләрдән дөп-дөп тибә башлый иде. Гашыйк булып йөргән татар кызы да бар иде. Яраттым һәм аңа өйләндем. Казанга күчәргә исәп бар иде, ләкин барып чыкмады. Петербурга киттем. Анда ике ел ярым яшәдем, күргәзмә ясауда катнаштым, ул күргәзмәне соңыннан Мәскәүгә китерделәр. Хәзер Мәскәүдә яшим.

— Сүз Сергей Шнуровның "Брендреализм" күргәзмәсе турында бара, шулаймы?

— Шнуровка "Эрарта" яңа заман сәнгате музее күргәзмә оештырырга тәкъдим иткән. Әмма ул вакытым юк дип ярдәмчеләр җыйды. Кастинг оештырды, 70 кешедән өч рәссамны сайлап алдылар. Берсе мин – сурәт төшерүче, икенчесе Петербурдан – сынчы Владимир Поляков, өченчесе – унбиш ел Мәскәүдә яшәүче Чаллы егете Алексей Роуман. Сергей безгә эшләр өчен остаханә бирде. Күргәзмәне ярты ел әзерләдек – бөтен идеяларын уйлап чыгардык, сурәтләр ясадык, сыннар иҗат иттек, Шнуров үзенә ошаганнарын сайлап алып барды. Күргәзмә Петербурда узгач, Мәскәү өчен әзерли башладык – дүрт ай буе әзерләдек һәм Мәскәүгә алып килдек.

— … һәм Мәскәүдә калдыгыз?

— Петербурдан соң мин Мәскәүне башкача күрдем – ул шундый киң, зур, яшел. Петербурда парклар бик аз, ә Мәскәү урман эчендә утырган кебек. Бу миңа бик ошады һәм мин монда төпләнергә булдым. Күргәзмә буенча килешү тәмамланды, эшләргә авторлык хокукларын саттым, Мәскәүдә торырга калдым.

— Ә кайсы шәһәргә "кайтам" дип сөйләшәсез?

— Уңайлыклары, акча ягыннан Мәскәүдер инде. Мәскәүнең үзенең минуслары бар, әлбәттә. Питерга күчәр идем, ләкин Мәскәүдә булган әйберләр Питерда юк – менә шундый дилеммалар күп. Кайвакытта шундый уйлар килә: “Бәлки, Казанга күчәрбез”, ләкин нәрсәдер җитми.

Татарлык бит Казанда гына түгел, Башкортстанда да бар ул, анда ул икенче төрлерәк

Казанга заманча күргәзмәләр, төрле мәдәни чаралар җитми. Мәсәлән, сурәтне чит илгә җибәрер өчен, һөнәри экспертиза ясый торган сәнгать белгечләре Мәскәүдә генә бар. Теләсә кайсы шәһәрдә яшәр идем, ләкин һәрберсенең үзенең минусы, плюслары бар. Әмма үземне Уфа кешесе итеп хис итәм, ул шәһәр миңа якынрак. Татарлык бит Казанда гына түгел, Башкортстанда да бар ул татарлык, анда ул икенче төрлерәк.

— Әле нинди иҗат белән шөгыльләнәсез?

Романиянең Бухарест шәһәрендә “Әлиф” күрсәтелде, анда татар мәдәнияте көннәре узды. Туфан Имаметдинов мине дә чакырды, әйдә, сурәтләреңне алып барабыз, диде. Татар көннәре кысаларында “Әлиф” спектакле, “Риваять” этник музыка төркеме, минем "Мәдәният шавы" ("Культурный шум") рәсемнәр күргәзмәсе катнашты.

— Сүз уңаеннан, бу әңгәмә теләге дә нәкъ менә "Мәдәният шавы" сурәтләр җыентыгын күргәч туды. Бу җыентыкның концепциясе нидән гыйбарәт?

— Концепциясе шундый: иң борынгы халыкларның да мәдәнияте аңарга кадәр яки бер үк заманда яшәгән мәдәниятләр тәҗрибәсенә нигезләнгән. “Төзү материалы” булып күп кенә башка җәмгыятьләр хезмәт иткән. Сүз матди һәм рухи кыйммәтләр турында бара. Бу зур массада төрле чорларның казанышлары, фикерләү рәвешләре, үзенчәлекләре, дини тәгълиматлар, хәтта даһиларның ачышлары яшеренгән. Бу мәдәнияткә салынган белемнәр – аның нигезенең һәм диварларының төп кисәкчекләре. Шуларны күрә, укый, таба белү – сирәк кешеләргә бирелә торган сыйфатлар. Хәрефне танымыйча сүзне аңлап булмаган кебек, сүзне аңламыйча – язылган йә әйтелгән әйберне аңлап булмый. Сурәтләр, символлар – шулай ук мәгълүмат җиткерүчеләр. Алар да төрле чорларда туган, үзләрендә төрле чорлар эчтәлеген, мәдәният һәм дин төсмерен йөртәләр. Кайвакыт бөтенләй капма-каршы мәгънәле әйберләрне үзләрендә берләштерәләр.

Бу сериядә Мәрҗани бар, Исмәгыйль Гаспралы, Закир Рәмиев, Сөембикә, Сүзге ханбикәләре бар...

— Күпләргә таныш күренекле шәхесләр, ләкин алар бик үзенчәлекле төшерелгән. Идеясе ничек туды?

— Мәсәлән, Питерда метрода барам. Вагонда кеше күп, бер кыз басып тора, ниндидер якын йөз һәм ул татарга охшаган. Ул шундый чибәр. Бәлки, биш йөз ел элек Сөембикә дә шундый матур булгандыр дигән фикер килде. Фотога төшердем аны, өйгә кайткач ханбикә киемнәрен кидереп, сурәт итеп ясадым. Сүзге ханбикәсе белән дә шулай килеп чыкты.

— Тарих плюс фантазия?

— Әйе. Мәскәүдә тарихи ватанга сусау көчәя, татарча сөйләшүләр, Казандагы кебек элмә такталар юк. Татарлыкка сусау аркасында “галлюцинацияләр” күрә башлыйсың. Менә метрода Сөембикә бара, татуировка остасы белән сөйләшеп утырасың, ул сиңа Мәрҗани кебек тоела. Йөзләр, образлар бутала, мин аларның буталуын портретта да күрсәтәм – кайбер сурәтләрдә ике яки өч йөз төшерелгән.

— Удмурт активисты Ортем Малых үзенең фейсбук сәхифәсендә шундый кызык сорау куйды: TATARKA клипларын караучылар саны белән татар теле курсларына яки башка татар теленә кагышлы продуктларга сорау арту арасындагы корреляцияне санап чыгарган кеше бармы? Сүз уңаеннан, Ортем үзе татарча яхшы гына сөйләшергә өйрәнеп килә. Ул үз соравына "корреляция 0" дип җавап бирә. Ничек уйлыйсың, эпатажлы шәхесләр татарча җырлый, сөйләшә башласа, татар телен өйрәнергә теләүчеләр саны артачакмы, юкмы?

— Минемчә, юктыр. Мәсәлән, миңа "Хүн Хүртү"нең (тыва телендә иҗат итүче этномузыка төркеме - ред.) үземә ошаган бер-ике җыры бар, мин җыр текстларын интернеттан табам, тәрҗемәсен карап, мәгънәсен аңлыйм да, миңа шул җитте. Тагын бер яраткан музыкаль төркемем бар, алар Исландиядән, аларның да җыр сүзләрен аңлау миңа кирәк түгел.

— Алайса, татар телен ничек популярлаштырып була?

Радик Мусин
Радик Мусин

— Мәдәниятнең моңа тәэсире минимум. Ул популярлаштыру ысулының берсе генә. Ниндидер сүзләрне мәңгелек кулланышка кертүче тармаклар берничә – мәдәният, фәлсәфә кебек фәннәр, сәнгать, сәясәт. Мәсәлән, грек атамалары фәлсәфә фәнендә сакланган. Музыка язу сәнгате Италиядән, Яңарыш чорыннан килгән – аллегро, форте, пиано кебек тамга исемнәре итальян теленнән кереп калган. Кулинариядә – французлар. Компьютер теле – инглиз теле, чөнки компьютерлар кайсы илдә эшләнә башлаган – програмчыларга да шул телдә сөйләшергә туры килә. Мәдәният кенә түгел, сәнәгать тә тел кулланышын таләп итәргә тиеш. Мәсәлән, кытай теленә игътибар арту соңгы вакытта Кытайның җитештерү тизлеге артуына бәйле.

— Татарларның шулай аерылып торган өстен тармагы бармы, ничек уйлыйсың?

— Әйтә алмыйм. Шул ук итальяннар, греклар яки французлар телне саклап калыйк, тарихка кереп калыйк дип музыка йә кулинария белән махсус шөгыльләнмәгән бит. Алар бары тик нәрсәнедер яхшырак эшли белгән, шул эштә иң остага әйләнгәннәр, ә ниндидер мәдәният артык популярлашса, ул чир кебек башка илләргә дә тарала, беренчел атамалар башка илләр өчен дә актуальләшә.

— Татар мәдәниятен чит илдә танытырга тырышу нормаль амбицияме, әллә бу безнең ниндидер милли комплексмы?

Амбиция – үзе бер комплекс. Хәзерге интернет заманында дөньяга танылырга тырышу турында сөйләү дә сәер

— Амбиция – үзе бер комплекс. Хәзерге интернет заманында дөньяга танылырга тырышу турында сөйләү дә сәер – Нефтекама шәһәреннән чыкмыйча иҗат итеп тә чит илләрдә танылырга була. “Хүн Хүртү”нең дөнья буйлап сәяхәт итеп концертлар оештыруын милли комплекс дип атап булмый. Ә сабантуйларны дәүләт акчасына чит илләргә алып барып күрсәтүгә килгәндә… Мәсәлән, безнең Борайга һинд халыклары килеп, үзләренең Дивали яки Холи бәйрәмнәрен оештырып ятсалар, миңа ошамас иде. Чөнки андый бәйрәм белән кызыксынсам, мин Һиндстанга барыр идем.

— Дәүләт урам сәнгате үсешенә ничек ярдәм итә ала?

— Аңлый торган дәүләт булса, булышырга мөмкин. Гадәттә, хөкүмәттә картайган буын утыра, аларның үз цензурасы. Алар хәзер нинди мода икәнен, ниләр барганын аңламыйлар, ә музыка һәм зәвык өч ел саен үзгәреп тора. Унбиш яшьлекләр белән егерме яшьлекләр инде ике төрле буын, алар үзгә. Егерме ел эчендә берничә буын барлыкка килә. Өлкәннәр төшенә алмый, алар ничек ярдәм итәргә дә белми. Тәненнән кан агызып торган, ярымшәрә килеш бер урында сикергәләп торучы кешегә нигә мин булышыйм ди әле дип уйлый өлкәннәр. Нурбәк Батулланы эт итеп сүктеләр бит, башлыча өлкән буын кешеләр иде алар. ​

Радик Мусин –​ рәссам. Башкортстанның Борай районың Борай авылында туа. 9нчы сыйныфтан соң Уфа сәнгать училищесына сынлы сәнгать бүлегенә укырга керә. Уфаның "Богемика" дизайн мәктәбендә эшли. Бер елдан Уфаның Заһир Исмәгыйлев исемендәге сәнгать академиясенә, шулай ук сынлы сәнгать бүлегенә укырга керә. Өч ел укыгач, академиядән китәргә гариза язып, Петербурга күчә.

фикерләр (11)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG