Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу өч ханым милләтнең киләчәге өчен көрәшкән"


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Төркиядә яшәп вафат булган татарларны искә алу чаралары кысаларында "Милләт аналары" дигән җыенда өч билгеле ханымны танытканнар. Әнкарадагы татар оешмалары бу чаралар белән кызыксынмаган.

7 декабрь Әнкарада "Милләт аналары" дип исемләнгән җыен узды. Аны оештыручыларның берсе Төркиядәге җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан Азатлыкка әйтүенчә, бу чарада чыгышы белән Казан татары булган, Төркиядә җирләнгән өч билгеле ханым: язучы Гаяз Исхакый кызы Сәгадәт Чагатай, Исмаил Гаспралы кызы Шәфика Гаспралы һәм педагог Мәбүбҗамал Акчурина турында чыгышлар ясалган.

"Әлбәттә, милләт аналары өчәү генә түгел. Бу ханымнар белемгә зур игътибар биргән. Вафат кешеләрне оныту – татар халкына хас түгел. Оныту – хыянәт. Бу – вафат кешеләргә генә хыянәт түгел, ә милләткә, ватанга, телеңә хыянәт. Гомумән үз-үзеңә хыянәт. Шуңа моннан соң да искә алып торачакбыз", ди ул.

"Милләт аналары" чарасында "Аяз-Таһир Төркестан Идел-Урал" вакыфы җитәкчесе, фән докторы Туләй Дуран Гаяз Исхакый кызы Сәгадәт Чагатай һәм фондны оештыру турында чыгыш ясаган. Әлеге фонд 1988 елда Чагатай тарафыннан оештырыла.

"Ул үзе бу фонд ачылганнан соң берничә ай гына яшәп вафат була. Фондны 1991 елдан бирле Туләй Дуран җитәкли. Фондның исеменә килгәндә, Аяз – Гаяз, Таһир – Сәгадәт Чагатай иренең исеме, Төркестан – төрек дөньясы, Идел-Урал – безнең туган якларны аңлата. Фонд читтән килгән студентларга стиипендия түләп тора. Вакыфның үз бинасы бар, ул Сагадәт Чагатай апартманы дип атала. Андагы фатирлар арендага бирелә, чөнки фонд эшләсен өчен билгеле күләмдә акчалар кирәк. Шулай ук фонд "Яшь Төркестан" дигән журналны китап итеп чыгара. Күп китаплар бастырдылар. Чарада да бүләк итеп таратылды.

Чыгыш ясаучылар, сулдан: Туләй Дуран, Ышлай Сава һәм Роза Корбан
Чыгыш ясаучылар, сулдан: Туләй Дуран, Ышлай Сава һәм Роза Корбан

Сәгадәт Чагатай белем алуга зур игътибар биргән. Ул Германиядә укыган. Ике университет тәмамлаган. Төркиядә профессор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән. Чагатайның алман телендә язылган көндәлекләре бар икән. Аларны тәрҗемә итеп бастыру кирәк, диде Түләй ханым.

25 май көнне "Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел" дигән чара вакытында Чагатай каберендә дә булдык. Ул ире белән бер җирдә җирләнгән. Ире Таһир Чагатай шулай ук галим кеше булган. Чыгышы белән үзбәк", ди Роза Корбан.

Роза Корбан үзе татар язучысы, педагог Мәхбүбҗамал Акчурина турында сөйләгәнен әйттте.

"Чыгышым Акчуринаның тууының 150 еллыгына бәйле. Язучы, педагог, укытучы булган. Үз балалары булмаса да гел балаларны укытуга әһәмият биргән кеше. Күп кенә язмалары "Шура" журналында басылган. Бу педагогика белән бәйле язмалар. Күп эш башкарса да, аның чыккан язмалары әлләни билгеле түгел. Шуның өчен аны танытасым килде. Бу ханымнар татар милләтенә хезмәт иткәннәр, милләтнең киләчәге өчен көрәшкәннәр. Әгәр балаларыбыз белем алмаса, милләтнең үсеше дә булмый. Милләтне үстерү, киләчәккә алып бару өчен укыган, белемле кешеләр кирәк дигән фикердә торганнар", ди Корбан.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Хаҗи Байрам Вәли университеты укытучысы, кырымтатар доктор Ышылай Сава Исмаил Гаспралы кызы Шәфика Гаспралы турында бик тәфсилләп сөйләгән. Исмаил Гаспралы хатыны Зөһрә ханым Казан татары булган. Йосыф Акчураның сеңлесе.

"Чарага укытучылар, студентлар, аспирантлар һәм докторантлар килгән иде. Казан татарлары, кырымтатарлар, уйгырлар, төрекләр булды. Башка шәһәрләрдән дә килделәр. Өч кешене таныттык. Бу шәхесләр үлгәннән соң бик искә алынмыйлар.

Мисал өчен, шагыйрә Сания Гыйффәт Уганның (чын исеме Сания Кадыйрова) кабере җимерек икәнне күргәч, йөрәгем әрнеде һәм аны ясауны үтенеп Татарстан вәкиллегенә, Әнкарадагы татар оешмасына шалтыраттым. Исемен дә белмиләр. "Бездә мондый фонд юк, акча юк" диделәр. Төркиядә бары Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура, һәм Садри Максуди каберен генә беләләр.

Сания Гыйффәтнең ташлары бөтенләй егылып ята иде. Аны Финляндиядәге укучылары акча җыеп, шуннан китергән булганнар. Инде таш артка таба ауган һәм бу хәлдә калса, ул кабер югалачак иде. Үзебезнең дуслар арасында сөйләшеп, үз арабызда акча җыярга булдык. Башта кабернең бәясен өйрәндек. Аннары хисап ачтык. Акча җыелып бетте дисәм дә була. Истанбулда бер иганәче җитмәгән акчаны бирәчәген әйтте. Исемен дә әйтергә теләмәде. Акчаны күчереп куйды. Аннары акчалар тагын җыелды. Бу акчаларга чәчәкләр, агачлар утырттык. Казан татарларыннан акча килмәде. Кабер ташын Финляндиядән ничек китергәннәр, үзгәртмичә, кырыйдагы мәрмәрләре белән куйдык. Яхшы итеп чистартып алып килделәр", ди Роза Корбан.

Аның сүзләренчә, якын көннәрдә Сания Гыйффәтнең ире Уфада мәдрәсәдә укыткан Закир Кадыйри кабере дә яңартылачак.

XS
SM
MD
LG