Accessibility links

Кайнар хәбәр

Телләр ничек торгызыла? Бәрбәр телләре тәҗрибәсе


Дөньяда кайчандыр югалу куркынычы янаган һәм кулланыштан чыккан телләрнең яңадан үсеш алу мисаллары белән таныштыруны дәвам итәбез. Бу юлы без Европа чикләреннән чыгып, Төньяк Африкада киң таралган бәрбәр телләренә күз салырга тәкъдим итәбез.

Миноритар телләр хокуклары турында сөйләшкәндә, гадәттә Европа телләре күз алдына баса. Шулай да, башка кыйтгаларда да үз тел хокуклары өчен көрәшкән, телләрен актив үстергән милләт вәкилләре дә бар. Төньяк Африкада таралган бәрбәр телләре моңа ачык мисал булып тора. Заманында гарәп һәм француз телләре шәүләсендә көчсезләнгән бәрбәр теле хәзер актив үсеш юлына басты.

Бәрбәр телләре

Бәрбәр телләре (башка атамасы – амази телләре) – Төньяк Африкада таралган, Афро-азия телләр гаиләсенә кергән тел. Уртак нормалары, әдәби теле булмау сәбәпле телләр дип атала. Бәрбәр телләре – төрле илләрдә төрле вариацияләре һәм диалектлары булган тел.

Гомуми сөйләшүчеләр саны төгәл билгеле түгел, якынча 17 миллионнан 25 миллионга кадәр исәпләнә. Мароккода бәрбәр телләрендә 7-12 млн кеше, Алжирда – 13 млн чамасы, Нигерда – 700 мең, Малида – 450 мең, Либиядә – 200 мең кеше сөйләшә дип санала. Төньяк Африканың башка илләрендә дә таралган.

Алжирда яшәүче бәрбәрләрдә латин әлифбасында язу таралган булса, Марокко һәм Либиядә гарәп язуы кулланыла. Шулай ук халык борынгыда кулланылган тифинаг әлифбасын торгызу омтылышлары ясала, ул аерым мәктәпләрдә кулланыла.

Бәрбәр телләре гарәп һәм француз телләре басымына дучар булган. Бәрбәр халкының бер өлеше гарәпләшкән дип санала.

Бәрбәр телләре активистлары нәрсәләр эшли? Телне ни рәвешле торгызып була? Шушы һәм башка сорауга җавапларны галимә, телләр низаглары белгече, Эссекс университетында социолингвистика өлкәсендә докторлык эшен язучы Сиһам Руабаһ белән эзләдек.

— Бәрбәр телләре тарихын кыскача тасвирлагызчы. Аларның юкка чыгу ихтималына нинди вакыйгалар һәм факторлар китергән?

— Бәрбәр телләре Төньяк Африкада таралган тел, ул Мисырдан алып Канар утрауларына кадәр кулланыла. Бүгенге көндә бәрбәр телләрендә Марокко халкының 40%-ы, Әлҗәзаир (Алжир) халкының 20%-ы сөйләшә, күрше илләрдә дә телне кулланучылар бар. Күпчелек очракта тел диалектлары бер-берсеннән нык аерыла, моңа сәбәпче булып күпсанлы басып алулар һәм географик урнашу тора. Шуңа күрә без бәрбәр телләре дип әйтәбез. Мин исә күбесенчә Әлҗәзаирда таралган бәрбәр теле турында сүз йөртәм.

Галимә Сиһам Руабаһ
Галимә Сиһам Руабаһ

Бәрбәрләр – Африканың асаба халкы, алар гел башка милләтләр һәм телләр белән аралашып яшәгән: финикийлар, римлылар, Византия халкы, гарәпләр, французлар һәм башкалар. Колонизаторлар телен дә җирле халык һәрвакыт өйрәнеп килгән. 18нче гасырга кадәр бәрбәр теле җирле халыкта төп аралашу теле булып яшәгән, ләкин соңрак аны ислам дине йогынтысында куллану өлкәсеннән гарәп теле кысрыклап чыгара башлаган. Башта билингвизм хәле булса, соңрак гарәп теле өстенлек итә башлый. Бәрбәрләр тиз рәвештә үзләрен гарәп дип саный башлый, туган тел булып та гарәп телен атый.

1830нчы елларга таба Әлҗәзаирда халыкны 50%-ы әле бәрбәр дип саналган. Француз колониаль сәясәте исә бу күрсәткечне 1900нчы елларда 30%-ка төшергән. 1966 елга (Әлҗәзаир бәйсезлегеннән 4 ел узуга) бәрбәрләр саны 18%-ка төшкән.

Бәрбәр телләре иҗтимагый урыннарда тыелган булды, күп кенә тел активисты сөргенгә куылды

Шуннан соң Әлҗәзаир хакимиятенең гарәпләштерү сәясәте вазгыятьне тагын да начарайтты. Бәрбәр телләре иҗтимагый урыннарда тыелган булды, күп кенә тел активисты сөргенгә куылды, мәктәпләр тел сәясәте өчен көрәш мәйданына әйләнде. Моннан тыш тел югалуына урбанизация, миграция, икътисади кыенлыклар, катнаш никахлар, телгә тискәре караш кебек факторлар да ныклап тәэсир иткән. Кайбер төбәкләрдә тел тулаем кулланылыштан чыгу куркынычына килеп терәлгән.

— Белүебезчә, бүгенге көндә бәрбәр телләре торгызу халәтен кичерә? Нәрсәләр булды, нинди чаралар күренде? Тел авыр хәлдән ничек күтәрелә алды?

Тел язмышын бәрбәр төбәкләре генә кайгырта

— Бәрбәрләрнең үз телләре һәм хокуклары өчен көрәшнең зур тарихы бар. Әлеге көрәш 1980 һәм 2001 ("Бәрбәр язы") елны канлы вакыйгаларны да үз эчендә ала. 2002 елда бәрбәр теле "милли" тел булып танылды, ә 2016 елда ул Әлҗәзаирда рәсми тел статусын алды. Ләкин чынбарлыкта телнең социаль хәле аның рәсми статусына туры килми, рәсмиләр аның үсешенә тәэсир иткән чараларны бик аз күрә. 1995 елда Бәрбәр телләре академик институты (HCA) оеша, ләкин күбесенчә, тел язмышын бәрбәр төбәкләре генә кайгырта.

Шулай да, күп эш иҗтимагый оешмалар һәм активистлар тарафыннан башкарыла. Мисал булып, безнең тел активистлары күп урында бәрбәр телен өйрәнү өчен мәдәни үзәкләр оештыра, тел курслары балалар, яшьләр, олылар өчен үткәрелә. Тел активистлары бәрбәр теленә китаплар тәрҗемә итә, сүзлекләр төзи. Аеруча телнең социаль челтәрләрдә таралуына бәйле күп эшләр башкарыла. Әйтик, бәрбәр телләренең рекламы төшерелә, яшьләргә аның турында популяр форматларда аңлатыла.

— Тел саклансын, үссен өчен ул нинди өлкәләрдә кулланылырга тиеш дип саныйсыз? Беренче чиратта нинди өлкәләргә игътибар итү мөһим?

Яшь буын һәрвакыт прагматик максатларга омтыла, шуңа милли телләр "күңелле һәм файдалы" булырга тиеш

— Беренче игътибар, әлбәттә, мәгарифкә булырга тиеш. Безнең очракта бәрбәр теле мәктәпләрдә өйрәтелә, кулланыла башлады. Миңа калса, миноритар телләр һәм, гомумән, җирле телләр интернетта, социаль челтәрләрдә, иҗтимагый урыннарда, өйдә киң кулланылырга тиеш. Яшь буын һәрвакыт прагматик максатларга омтыла, шуңа милли телләр "күңелле һәм файдалы" булырга тиеш.

Моңа ничек ирешеп була? Музыка, яшьләр өчен кызыклы булган заманча мәдәни чаралар, тарих һәм милли үзаң, сәнгать. Халык телнең торгызылуы аларның көндәлек тормышына бәйле булганын тоярга тиеш.

Моннан тыш җәмгыять күп төрле телләр булуын һәм тел хокуклары барлыгын да аңларга тиеш. Милли үзаң һәм җәмгыятьнең тел өчен җаваплылык хисе хәтта мәгарифкә караганда да әһәмиятлерәк дип саныйм. Әйе, уэлс теле кебек очракларда мәгариф зур роль уйный, тик, башка очраклар да бар.

— Мәктәпләрдә телне мәҗбүри укытуга килгәндә, без сөйләшкән барлык тел белгечләреннән моны сорыйбыз. Ничек уйлыйсыз, миноритар телне саклау, үстерүдә аны укучыларга мәҗбүри укыту - никадәр мөһим механизм?

— Монда конкрет җавап биреп булмыйдыр. Барысы да телнең социаль дәрәҗәсе, аның юкка чыгу куркынычы, җәмгыять тарафыннан хуплаудан тора, шуңа һәр вазгыятьнең үзенчәлеге бар.

Телне өйрәнергә теләмәгәннәр ризасызлыгын кулланып, сәясәтчеләр дискриминацион сәясәтне үткәрә ала

Гомумән, телне мәҗбүри укытуның куркыныч ягы бар: аны өйрәнергә теләмәгән кешеләрнең ризасызлыгын кулланып, сәясәтчеләр дискриминацион сәясәтне үткәрә ала.

Телне барлык белем оешмаларында укыту алдыннан "идеологик аңлату" барырга тиеш дип саныйм, җәмгыять тарафыннан аңлауны, хуплауны арттыру мөһим. Һәм дә укыту процессының да мөмкин кадәр яшьләргә, балаларга кызыклы, мавыктыргыч итү дә әһәмиятле дияр идем.

— Тел үстерүдә заманча технологияләр роле турында нәрсә әйтә аласыз? Сезнең телнең бу өлкәдә тәҗрибәсе нинди?

— Шулай дияр идем: бүгенге көндә технологияләр миноритар, азчылык телләргә ярдәм кулын суза алган механизм була ала. Телнең кабул ителгән орфографик кагыйдәләре булса, шул телне кулланучыларның смартфон, компьютерларны куллану мөмкинлеге булса, бу өлкәне үстерү бик мөһим. Тел өйрәнү кушымтасымы ул, уенмы ул – әлеге чаралар тел үсешен ныгытуда әһәмиятле роль уйный. Бәрбәр телләре очрагында җырлар, китаплар, сүзлекләрне тәшкил иткән күпмедер кушымта бар, ләкин аларны җитәрлек димәс идем.

Google бәрбәр телен үзенең тәрҗемә системына өстәргә ризалашкан

Моннан тыш, күптән түгел Google да бәрбәр телен үзенең тәрҗемә системына өстәргә ризалашкан, хәзер безгә аның тәрҗемә сайтын кулланып була. Гомумән, сайтлар тел өйрәтүдә, аны таратуда зур роль уйный.

Тагын бер файдалы корал булып мин социаль челтәрләрне дә атар идем. Кешедә туган телендә якындагы кешеләр белән аралашу мөмкинлеге булмаса, ул һәрвакыт еракта яшәгән кешеләр белән туган телендә языша, сөйләшә ала. Шул өлкәне дә үстерү мөһим.

— Тел укытуга килгәндә, Әлҗәзаир​да бәрбәр теле мәҗбүри укытыламы? Бәрбәрчә төрле предмет-фәннәр укытыламы?

— Хәзерге вакытта бәрбәр теле өстәмә фән буларак укытыла, кайбер төбәкләрдә аны өйрәнү мәҗбүри, кайбер төбәкләрдә – ихтыяри. Яшьләрдә тел белән кызыксыну күбрәк университетта сизелә. Башка предметларны өйрәнү теле буларак күбесенчә гарәп теле кулланыла, университет дәрәҗәсендә еш кына француз теле кулланыла.

Күптелле җәмгыятьләрдә полилингваль белем бирү системы отышлырак булып күренә

Төрле фәннәрне азчылык телләрдә укытуга килгәндә, монда барысы да җәмгыятьтән һәм аның активлыгыннан тора. Туган телдә белем алу, әлбәттә, шул телдә аралашу осталыкларын, яшьләр тарафыннан тел белү дәрәҗәсен арттырачак. Шул ук вакытта икетелле яки күптелле җәмгыятьләрдә полилингваль белем бирү системы отышлырак булып күренә.

Күпчелек азчылык телләргә икътисади капитал җитми, шуңа аларны барлык фәннәрне укытуда төп тел булып кулланырга кыен. Телнең икътисади капиталы кечкенә булса, шул телдә белем алган яшьләрнең киләчәктә хезмәт базарында мөмкинлекләре чикле булырга мөмкин. Бу очракта коткару юлы булып полилингваль белемне атап була.

Миноритар телләргә китаплар, фильмнар, сериаллар тәрҗемә итүгә мөнәсәбәтегез нинди? Алар мөһим дип саныйсызмы?

— Һичшиксез, мөһим! Популяр булган әдәбият һәм фильмнарны азчылык телләргә тәрҗемә итү шул телдә сөйләшүчеләргә үз телен куллануга күбрәк мөмкинлекләр ача. Бу тел кулланылышы өчен традицион саналган өлкәләрне киңәйтүгә китерә. Моның белән беррәттән, конкурент була алган үз контентны да җитештерү мөһим.

— Галимә буларак, үз телен үстерергә теләгән тел активистларына нәрсә әйтер идегез? Нинди универсаль киңәшләр бирә аласыз?

—​ Төп универсаль киңәш шул: телне өйрәнү, куллануны иҗади яктан кызыклы һәм прагматик яктан файдалы итегез. Моның өчен мәдәният, сәнгать, музыка, тарихны куллану отышлы булыр. Телне куллану, яшәтү яшенә һәм социаль дәрәҗәсенә карамастан һәр кешенең көндәлек тормышында актуаль булырга тиеш.

Тел язмышына битараф булмаучылар өчен (телче-галимнәр, активистлар, сәясәтчеләр, гади кешеләр) бергәләп очрашып, актуаль проблемнарны сөйләшү мәйданчыгын булдыру да файдалы булырга мөмкин, ул онлайн форматта да яши ала. Шунысы мөһим: бу кешеләрнең барысы да мөһим, барысының да роле зур. Тел активистлары никадәр зур тырышлык күрсәтсә дә, дәүләт тарафыннан ярдәм булмаган килеш, бу эш бик әкерен барачак, һәм нәтиҗәсез дә булырга мөмкин. Шул ук вакытта, тел белгечләре, социолингвистлар дөресрәк юл күрсәтә ала, һәм кайбер авырлыклардан коткара ала. Берләшү – уңыш ачкычы.

Бернинди очракта да активистлар мажоритар телгә карата нәфрәт яки агрессиягә өндәмәскә тиеш. Моны социаль гаделсезлек дип акларга да мөмкин, ләкин мондый юл яхшы нәтиҗәгә китермәячәк. Һәр тел уникаль, һәр тел үзенчә матур һәм бай, шуңа максат булып җәмгыятьтә барлык телләрнең яшәвен алга сөрергә кирәк.

XS
SM
MD
LG