Accessibility links

Кайнар хәбәр

2019 елга икътисади йомгак: "Байлар байый, фәкыйрьләр ярлылана"


Русия статистика хезмәте 2019 елга икътисади йомгакны гыйнварда гына ясаячак. Ләкин булган мәгълүматтан бәяләрнең күтәрелүен, ә халыкның реаль керемнәренең артмавын аңлау авыр түгел. Моннан тыш, Азатлык бу хакта икътисадчылар белән сөйләште.

Азык-төлек бәяләре һәм халыкның керемнәре

Рәсми саннарда халыкның кереме артуы турында мәгълүматларга икътисадчылар шикләнеп карый.

Таһир Дәүләтшин
Таһир Дәүләтшин

"Керемнең уртача күрсәткечләре кимемәсә дә, халыкның төп өлеше фәкыйрьлеккә төшә бара. Бай кешеләр байый, фәкыйрьләр ярлылана. Статистика ул хәлне күрсәтми. Чөнки уртача алганда бар да яхшы кебек. Кешеләр әйтүенчә, хәтта аяк киеме сатып алулар да кимегән. Күпчелек халык акчасын азык-төлеккә, беренче чиратта, кирәк-яракка гына тота", диде икътисадчы Таһир Дәүләтшин Азатлыкка.

Әлеге фикер белән Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты, икътисад фәннәре докторы Вадим Хоменко да килешә. Халыкның акчасы ашауга һәм киенергә генә җитеп бара ди ул.

Вадим Хоменко
Вадим Хоменко

"Халыкның кереме 1 процентка артты. Русиядә ул 0,3 процент кына. Керем кимү туктады дип әйтергә була. Ләкин үсеш зур түгел, халык үзгәрешләрне сизми. Менә карагыз, Русиядә халыкның 3,7 проценты гына акчасын җыеп бара ала. Халык бөтен керемен ашауга һәм киемгә генә тота. Кредитлар саны арту да кешеләрнең кирәк-яракларны кредитка алуы белән бәйле. Халыкның сатып алу мөмкинлеге бик түбән дәрәҗәдә", ди Хоменко.

Рәсми саннар: Татарстанда азык-төлеккә бәяләр ел башыннан 1,8 процентка, азык-төлек булмаган тауарларга 2,5 процентка, хезмәтләргә 3,5 процентка арткан.

Башкортстанда бу саннар бераз гына аерыла: 1,6 процент, 3 процент һәм 3,6 процент.

Ел ахырына таба аеруча помидор, йомырка, он, ярма бәяләренең күпкә артуы күренә.

Татарстан халкының реаль керемнәре 0,8 процентка арткан, Башкортстанда арту бөтенләй сизелми. Татарстанда гыйнвар-октябрьдә уртача хезмәт хакы 36357 сум, Башкортстанда 35659 сум тәшкил иткән.

Торак-коммуналь хезмәтләр бәяләре

Тарифларның артуы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә халыкны борчыган төп мәсьәлә булган. Бу хакта Азатлыкка Татарстанның торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать контроле үзәге башкарма мөдире Дмитрий Романов сөйләде. Үзәккә кергән иң күп дәгъвалар бәяләрнең артуына кагыла.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазе
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазе

"Өстәмә салым кыйммәтен (НДС) 20 процентка кадәр күтәрү дәүләт тарифларын 1,7дән 2,4кә үзгәртүгә китерде. Ел дәвамында торак-коммуналь хезмәтләргә бәя 4,1 процентка артты. Хәзер төрле сәбәпләр белән халыкның бурычлары арта. Бу чүп реформасы, халыкның түләү мөмкинлеге кимүе, бәяләргә ризасызлыгы белән дә бәйле. Тарифларның артуы халыкта ризасызлык тудырды. Бәяләрнең үсүен инфляция тотрыклашса гына туктатып булачак. 2020 елда да тарифлар дүрт процентка артачак", диде Романов.

Рәсми саннар: Татарстанда да, Башкортстанда да торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү 4-4,5 процентка арткан.

Машина һәм ягулык бәяләре

"Автомобиль сатучыларның барысы да машина базары кискен рәвештә аска тәгәри ди. Бәяләр үсеп тора. Киләсе елда утильләштерү җыемын да кертсәләр, бәяләр тагын 10 процентка үсәргә мөмкин диләр. Кешеләр яңа машина кебек кыйбатлы әйбер алмаска тырыша. Күбрәк тотылганны алалар”, диде икътисадчы Таһир Дәүләтшин.

Рәсми саннар: бензин бәяләре якынча өч процентка арткан.

Торак бәяләре

Торакка бәяләрнең артуын һәм ел азагында торгынлык башлануын риэлторлар да белдерде.

"2018 ел ахырыннан 2019 елның октябренә кадәр торакка бәяләр 300-400 мең сумга артты. Узган елның сентябрендә "хрущевка"дагы ике бүлмәле фатирны 2 миллион 500 мең сумга сатып алып булса, хәзер алар 3 миллион сумга якын тора. Милек сату базарында үсеш туктап калды. Кешеләр банк процентларының төшүен көтә. Чөнки сатып алучыларның 90 проценты торакны ипотекага ала. Шуңа да бәяләр хәзер 100 мең сумга төште", дип сөйләде Азатлыкка риэлтор Ләлә Әбҗәлилова.

Казанда торак йортлар
Казанда торак йортлар

"Русия Үзәк банкы инфляцияне 3-4 процент ди. Уртача алганда шулай. Ләкин Русия буенча төрле төбәкләрдә хәл төрлечә. Казанда, мәсәлән, күчемсез миллеккә, аеруча, яңа торакка бәяләр 21 процентка артты. Русиядә саннар күпкә азрак. Чөнки яңа төзелгән йортларга инвестиция буларак ихтыяҗ зур. Халыкның бер өлешендә акча бар. Банк процентлары аз булганга, алар күчемсез миллеккә инвестиция кертә. Самар, Сарытау, Түбән Новгородта андый хәл күзәтелми. Анда үсеш күрсәткечләре 3-4 процент кына. Кайбер төбәкләрдә хәтта минуста утыручылар бар. Моның сәбәпләре берничә. Беренчедән, нефть табу һәм нефтехимия белән шөгыльләнүче оешмаларның дивидендлары артты һәм аларга бәйле оешмаларның табышлары үсте. Икенчедән, бездә пиар бик көчле бара. Безнең халык акчасын Казандагы фатирларга кертә", диде икътисадчы Таһир Дәүләтшин.

"Халыкның төп өлеше ипотекада утыра. Фатир алырга күпчелекнең акчасы юк", дип өстәде Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Хоменко.

Рәсми саннар. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә беренчел базарда фатирның бер дүрткел метры октябрьдә уртача 67 мең сум, икенчел базарда - 71 мең булган. Казанда бәяләр, әлбәттә, кыйбатрак. Домофонд порталындагы графиктан күренүенчә, икенчел базарда фатир бәясе былтыргы ноябрь ае белән чагыштырганда, 9,8 процентка арткан. Уфада 4,5 процентка арту күзәтелгән.

Инфляция күпме булыр?

Росстат мәгълүматларына караганда, Русиядә 2019 елның ноябренә инфляция 2,7 процент булган. 2018 елның ноябре белән чагыштырганда инфляция 3,54 процент тәшкил итә. Русия икътисади үсеш министрлыгы ел ахырына инфляция дәрәҗәсе 3,6 процент булыр дип фаразлый. Былтыр ул 4,27 процент булган иде.

Татарстанда ел башыннан инфляция дәрәҗәсе 2,5 процент, Башкортстанда 2,6 процент дип бәяләнгән.

Бәяләр шулай ук күпкә арткан өлкә – медицина өлкәсе. Татарстанда 10 ай эчендә медицина хезмтәтләре бәяләре арту сигез процент тәшкил иткән. Дарулар бәясе 4,2 процентка арткан. Башкортстанда дарулар күбрәк (6,4 %), медицина хезмәтләре азрак (3,8 %) арткан.

Моннан тыш, ике республикада да шифаханәләрдә ял итү, чит илдә ял итү бәяләренең сизелерлек артуы күренә. Әйтик, Башкортстанстат Таиландта ял итү 13,9 процентка артты дип аерып бирә.

Ә менә мехлы кием бәяләренең бераз төшүе сизелә. Бәлки, кыш айларында артыр, ләкин елның ун аенда 2-3 процентка кимү күзәтелә.

Русиядә соңгы биш елда гомум бәяләр 34,01 процентка арткан.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG