Accessibility links

Элемтә министрлыгы Рунетны дөнья челтәреннән өзү турында күнегүләр уздырмакчы


Русия элемтә министрлыгы операторларга һәм оешмаларга Рунетны аерып кую турында канун белән бәйле күнегүләр уздыру хакында оештыру күрсәтмәләре җибәргән.

Элемтә министры Константин Носков кул куйган документны "ЗаТелеком" телеграм-каналы чыгарды. "Ростелеком" матбугат үзәге рәисе Андрей Поляков "Открытые медиа"га элемтә министрлыгыннан хат алынуын раслаган.

Күнегүләр Русиядә интернетның "тотрыклы, имин, бөтен рәвештә эшләвен тәэмин итү" максатында уздырыла диелә. Чараны башта 19 декабргә билгеләгән булганнар. "ЗаТелеком" мәгълүматына караганда, ул 23 декабргә күчерелгән.

Өйрәнүләр вакытында "абунә трафигын яулап алу, кулланучы хакында мәгълүматны ачу, абунәчеләр өчен элемтә хезмәтен томалау" мөмкинлеген тикшерү күздә тотыла. Шулай ук "Русия электр элемтәсенең бердәм челтәрендә төзәтү-торгызу эшләрен оештыруны тикшерү" дә планлаштырыла.

Русия президенты Владимир Путинның 19 декабрдә узган журналистлар белән очрашуында "Ведомости" хәбәрчесе Светлана Бочарова "ирекле интернет" принципларын аңлатуын сорады. "Сез үзегез ничек уйлыйсыз, безнең дәүләт шушы принцип белән барамы яки без суверен интернетка таба барабызмы?" диде журналист.

"Ирекле һәм суверен интернет бер-берсенә каршы килми. Максат – интернетны сүндерүнең начар нәтиҗәләрен булдырмау, безнең үз ресурсларыбыз булсын, безнең интернет киселмәсен өчен. Мәгънәсе бары шунда гына. Без интернетны ябарга җыенмыйбыз!", дип җавап бирде Путин.

Рунетны дөнья интернет челтәреннән аерып куюга мөмкинлек бирә торган канун 2019 елның язында кабул ителде. Ул 1 ноябрдә гамәлгә керде. Канун интернетның Русия өлеше дөнья челтәре инфраструктурасыннан өзелгән очракта аның автоном рәвештә тотрыклы эшләвен тәэмин итәргә тиеш диелде.

Октябрдә Роскомнадзор интернетның Русия өлешенә автоном рәвештә эшләү мөмкинлеге бирүче җиһазларны урнаштыра башлады.

Операторлар бу җиһазларны куючы ширкәтләр абунәчеләрнең шәхси мәгълүматын үз файдаларында кулланырга мөмкин дип борчылып, бу ширкәтләргә абунәчеләрнең шәхси мәгълүматын куллануны тыюны сорады.

Канунны тәнкыйтьләүчеләр ул интернетта цензурага китерергә мөмкин дип саный. Яз айларында Русиянең берничә шәһәрендә интернет иреген таләп итеп, протест чаралары узды.

XS
SM
MD
LG