Accessibility links

Кайнар хәбәр

Без әле җирдә яшибез (Мы живём на земле) – Газиз Мөхәммәтшин


Читаем красивое татарское произведение Газиза Мухамметшина "Без әле җирдә яшибез". Предлагаем вам отрывки из повести. Текст сокращён и адаптирован для изучающих язык, мы добавили перевод ключевых фраз, записали аудиокнигу и подготовили тест по содержанию и лексике. Приятного прочтения!

Без әле җирдә яшибез
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:13:23 0:00
йөкләү

Җир йөзендә бөтен малайларның да исеме була. Җирән чәчлеме ул, кара чәчлеме. Куркакмы, батырмы – барыбер. Сиңа исемне туганчы ук табалар, хәтта тагалар. Миңа да шулай иткәннәр. Инсаф исеме такканнар. Миңа барыбер. Хет кем дип атасыннар. Исемнәр күп бит. Малайлар күп, исемнәр дә күп. Шуңа буталмыйлар да. Бу кадәр исемне әти-әниләр кайдан табалардыр. Бүтән малайлар беләләрдерме, белмим. Әмма миңа ник Инсаф дип кушканнарын беләм. Бер елны мин авырдым. Мине дәваларга авылдан әби килде. Кипкән җиләк яфрагының суын эчә торган, тәрәзә бозын яламый торган әдәпле малайларны инсаф дип йөртәләр икән. Минем дә бик әдәпле буласым килде. Өч көн кипкән җиләк яфрагы эчтем. Табиб абый авызыма тимер калагын тыкты. Әмма мин еламаска тырыштым. Батыр, дип мактады ул мине. Әби «әдәпле», табиб «батыр» дип торгач, еларга ярамый инде, түздем. Ләкин барыбер әдәпле була алмадым. Терелгән көнне үк карда аунап, бияләемне югалтып кайттым. Әби мине бик ачуланды:

– Син әбиең әйткән сүзне колагыңа да элмисең икән. Синнән он да, тоз да чыкмас. Үскәч, я шпана, я жулик булырсың, – диде.

Мин дә курыкмадым.

– Он чыгарга тегермән түгел лә мин,– дидем.

«Жулик» белән «шпана» турында да берәр нәрсә әйтмәкче идем – әйтмәдем. Диванга мендем дә яттым <…>

Минем шәһәрдән башка бер җирдә дә булганым юк. Әни пионер лагерена да җибәрмәде. Анда вожатыйлар балаларны суга кертә дә ярда кызынып ята, карамый. Суга батарсың, диде. Җәйләр буе өйдә яттым. Әнинең сүзен ничек тыңламыйсың. Башка малайлар җәй буе урманнарда интегә. Салкын төннәрдә брезент палаткаларда йоклый. Ә мин җәй буе йомшак караватта алмалар, кура җиләкләре, кыярлар ашап ятам.

Минем әти авылда туган. Шунда үскән дә. Әни белән мин генә авылны яратмыйбыз. Әни әйтә: "Анда черки–чебен оча, сулаганда авызыңа керә", ди. Малайлар анда ничек торалар икән? Авызлары тулы черкидер инде.

Бабай белән әби авылда торалар. Алар безне ел саен кунакка чакыра. Әти, кайтыйк, ди – әни аны тыңламый. Өйне, алма бакчасын, помидор–кыярларны кемгә калдырып китәсең, ди. Мин дә әни яклы. Әллә нинди ерак авылларга барасым килми минем.

Әти әйткәләшә-әйткәләшә дә туктый. Беркая бармый. Җәйге ялын өйдә үткәрә. Көн эссе булса, пляжга барабыз. Кинога барабыз. Әни алмагач төбенә иске келәм җәя, чиратлашып шунда ятабыз. Әти тәмәке тарта, без әни белән катыкка кыяр турап ашыйбыз.

Безгә бер кеше дә керми. Үзебез дә бармыйбыз. Кеше бер-берсенә ашау өчен генә йөри, ди әни. Әти аңа, саран, ди. Җәйне без менә шулай үткәрәбез.

Аннан көз җитә. Әти эшли башлый. Әни замазка белән тәрәзәләрне сылый. Мин, көзне каргый-каргый, мәктәпкә китәм...

Әйе, бүтән елларда шулай итә идек. Быел безнең тормышның асты-өскә килде. Быелгы көзне без бөтенләй икенче урында, кара урман уртасында ерак авылда каршыладык. Бөтенесе дә әти аркасында булды. Шулай беркөнне...

Слова и выражения

  • җир йөзендә – на белом свете
  • җирән чәчле – рыжеволосый
  • хәтта тагалар – даже прицепляют
  • хет кем дип атасыннар – пусть хоть кем назовут
  • буталмыйлар да – и не путаются
  • кипкән җиләк яфрагының суын эчә торган – пьющий сок листьев высушенных ягод
  • тәрәзә бозын яламый торган – не лижущий лёд на окнах
  • әдәпле – воспитанный, вежливый, учтивый
  • инсаф – воспитанный
  • тимер калак – железная ложка
  • батыр – смелый
  • карда аунап – извалявшись на снегу
  • бияләй – варежек
  • колагыңа да элмисең – и ухом не ведёшь
  • он да тоз да чыкмас – ни какого толку (от кого–либо) не выйдет
  • ярда кызынып ята – лежит загорает на берегу
  • суга батарсың – утонешь
  • интегә – мучается
  • кура җиләге – малина
  • черки–чебен – комары-мошки
  • сулаганда авызыңа керә – когда дышишь, в рот залетают
  • авызлары тулы – полон рот
  • әни яклы – на стороне мамы
  • әйткәләшә – спорит
  • келәм җәя – стелит ковёр
  • чиратлашып – по очереди
  • катыкка кыяр турап ашыйбыз – крошим в катык огурец

***

Машина авылга килеп керде. Бер очыннан керде, икенче очыннан чыгып китәм дигәндә генә, иң читтәге бер өй янында туктады. Без машинадан төштек, капканы ачтык. Бу кичне өй эчен рәтләп карый алмадым. Бик арган идем. Кул-аякларым сызлый. Йокым килә иде. Ике генә алма ашадым да тизрәк яттым.

Икенче көнне уяндым, тордым. Юына торган җир мич астында икән. Табак өстендә бит–кулны юдым. Әни өстәлгә бер савыт бәрәңге куйды. Аның янына икмәк, зур банка белән сөт куйды. Аркамнан сөеп:

– Аша, бәгърем! – диде.

Мин бер әнигә, бер өстәлгә карадым:

– Ә күкәй?..

– Йомырка юк әле. Алырга өлгермәдем.

– Ә томатный сок?

– Монда андый нәрсәләр юк инде, Инсаф. Әнә сөт эч!

– Үзең эч. Алай булса мин ашамыйм. Ачка үләм. Менә күрерсең, үләм.

Әни курыкты. Тиз–тиз генә сумкасын актарып, бер кисәк шоколад, ике мандарин тапты. Күңелем әзрәк күтәредле. Аннары бер стакан сөт эчтем. Бәрәңгене авыз итмәдем. Кем пешергән – шул ашасын! Кичә кич өйне күрә алмаган идем бит. Менә бүген мин аны җентекләп тикшердем. Ләкин ул миңа бик ошамады. Бүрәнә өй. Диварлары ялангач. Урам якта ике, ишегалды ягында тагын ике – бөтенесе бәләкәй дүрт тәрәзәсе бар. Олы якның уртасында бер өстәл. Теге якта олы бер мич акаеп тора. Менә шул. Казанга җитәме соң!

Әйтсәм әйтим инде, без анда да агач өйдә тордык. Ул өйне моның белән чагыштырсаң, сарык бәрәне белән фил шикелле. Зур өч бүлмә. Кухня, юыну бүлмәсе. Бөтен җир штукатурланган, ап–ак. Ашны да газ плитәсендә пешерәсең.

Ә монда ничек яшәргә кирәк? Кайгыдан саргаеп үләрсең. Әни дә, мин дә – икебез дә. Их әти, әти! Үзеңне уйламасаң, безне, бигрәк тә мине кызганырга иде.

Ишегалдында да кызык юк иде. Салам түбәле озынча абзар. Аның артында бәрәңге бакчасы. Ул тау битенә менә. Бакчаны ничек сөрәләрдер. Тауга каршы ат түгел, трактор да менә алмый, тәгәрәп төшәдер. Ә көз көне бәрәңгене ничек алалар икән? Бәрәңгеләре бакча буйлап аска тәгәридер. Ә менә кыш көне чаңгы шуарга әйбәт. Ерак түгел елга ага. Әти аны Ык елгасы диде. Анда тимераякта шуып буладыр.

Шуларны уйлап, урамга чыктым. Бер якта басу. Бер якта озын урам. Юл уртасы – кара балчык. Юл тигез түгел, яңгырдандыр инде. Шунда бер көтү каз утыра. Кара түбәле, биек коймалы бер өй алдында бәләкәй генә дүрт-биш малай күренә. Пәкеле уйныйлар! Мин дә беләм бу уенны. Малайлар, бик бирелеп, чын күңелдән уйныйлар.

Слова и выражения

  • иң читтәге бер өй янында – около самого крайнего дома
  • җенетекләп – подробно
  • бүрәнә өй – дом из бревна
  • диварлары ялангач – стены голые
  • урам якта – со стороны улицы
  • олы як – большая комната
  • Казанга җитәме соң! – Разве сравнится с Казанью!
  • сарык бәрәне – ягнёнок
  • саргаеп үләрсең – зачахнешь
  • бигрәк тә – особенно
  • салам түбәле озынча абзар – продолговатый хлев с соломенной крышей
  • ничек сөрәләрдер – как же вспахивают
  • Бәрәңгеләре бакча буйлап аска тәгәридер – Картошка, наверно, по огороду катится вниз
  • тимераяк – коньки
  • басу – хлебное поле
  • бер көтү каз утыра – сидит целая стая гусей
  • пәкеле – игра в ножики
  • бик бирелеп – полностью отдавшись
  • чын күңелдән – всей душой

– Минем чират, кая тыгыласың!.. – Әй, малайлар, ауды, ауды, ярамый… – дип бертуктаусыз кычкыралар. Сикереп торалар, тагын утыралар.

Менә алар мине күрделәр.

– Нинди ят малай икән бу?

– Кем икән ул?

– Кунакка килгәндер.

– Әй, син кем? Нишләп безнең урамда йөрисең?

Мин аларга җавап бирмәдем. Кыйнарлар дип уйладым. Борылдым да кире йөгердем. Бервакыт артымнан кемдер бик каты кычкырды:

– Әй малай! Тапталасың киләмени?..

Читкә сикердем. Миннән ике–өч адымда гына бер ат тора. Ат өстендә бер малай утыра.

– Ник авызыңны ачып йөрисең? Син тапталсаң – җавабы миннән! Кем син?..

– Инса-аф.

– Катырак әйт... Телең бардыр...

– Инсаф.

– Ә-ә, Инсаф. Кем малае син?

– Сабир малае.

– Ә–ә–ә, Сабир малае... Кем соң ул Сабир?

– Агроном. Без кичә генә килдек әле.

– Ә-ә-ә, кичә генә икән... Кайдан килдегез әле, оныттым?

– Казаннан!

– Ә–ә–ә, Казаннан... Пәкең бармы соң?

– Юуук.

– Алайса кесә фонарең?

– Кесә фонарең дә юк.

Ат өстендәге малайга минем җавапларым ошамады бугай. Чыраен сытты.

– Пәкең дә, кесә фонарең дә юк. Шулай булгач нинди Казан малае инде син...

Мин каршы сүз әйтмәдем. Ул да бераз уйланып торды, аннары:

Колак төбеңә берне кундырыйммы?

– Н-нигә?

– Тик... Болай гына...

Мин тагын артка атладым.

– Тиеп кенә кара!.. Әнигә әйтәм...

Бу сүзгә аның исе китмәде.

– Ну, анысын яратмасаң, яңак сөягеңә берне сыларга була.

Шулай диде дә көлеп җибәрде. Миңа ничектер күңелле, җиңел булып китте.

– Курыкма! Мин шаярдым гына. Берәрсе тисә, миңа әйт. Мин аны!..– Малай йодрыгын күрсәтте.

– Исемең ничек дидең әле?

– Инсаф.

– Инсаф. Әйбәт исем. Минем дә исемем әйбәт. Минһаҗ. Фамилиям – Мәгъсүмов. Быел җиденчегә барам. Ә син, Инсаф?

– Мин бишенчегә.

– Оһо! Афәрин. Ярый, мәктәптә очрашырбыз. Хуш!

– Хуш.

Минһаҗ атның корсагына типте. Мин аның атына бераз карап тордым да өйгә кердем. Авыл белән беренче кат танышуым шулай булды...

Слова и выражения

  • чират – очередь
  • ят – чужой
  • Тапталасың киләмени?.. – Хочешь быть раздавленным?..
  • адым – шаг
  • җавабы миннән – спрос с меня
  • пәке – нож
  • кесә фонаре – карманный фонарь
  • Чыраен сытты. – Скривил физиономию.
  • – Колак төбеңә берне кундырыйммы? – – Дать тебе разок под ухо?
  • исе китмәде – и усом не повёл
  • яңак сөягеңә берне сыларга була – можно разок пощёчину дать
  • йодрык – кулак

***

...Мәктәпкә барганда, бишенче сыйныф малайлары мине күпердә каршы алды. Башта бик курыктым. Туктап калдым. Малайларның берсе:

– Тизрәк бул инде! Сине көтеп торабыз! – дип кычкырды.

– Кыйныйлар, – дип уйладым мин, куркудан калтырап. Куркуымнан үзем оялдым. Аннан, бөтен көчемне җыйдым да, каршыларына киттем.

Бишләр генә түгел икән монда. Башка сыйныф малайлары да бар. Авызым кипте. Башым авырта башлады. Тыныч күренергә тырышып, әкрен генә:

– Менә килдем, – дидем.

Каршыма Әхмәди чыкты. Хәзер сугар дип уйладым. Ләкин Әхмәди сукмады. Елмайды да кулын сузды.

– Афәрин, батыр икәнсең! – диде. Мин аптырап башкаларга карадым. Алар да елмаялар иде. Үзем дә Әхмәдинең кулын кыстым.

– Без сине сынаган идек, – диде Әхмәди. Кем белгән синең нинди малай икәнеңне. Буламы синең белән дус булып, булмыймы. Син куркак түгел икән. Синең белән дус булырга ярый икән. Шулай бит, малайлар?

– Дөрес, Әхмәди, шулай!

– Ул да безнең кебек икән.

– Әнисенә дә кайтып әләкләми. Еламый да.

– Күпме сынадык – түзде.

– Моннан соң син безнең дус. Үлгәнче!..

Бөтен малайлар белән дә кул кысыштык. Минем күңелем күтәрелде. Көләргәме, еларгамы – белмәдем. Мондый күңелле вакытларым тагын булдымы икән? Юк! Андый вакытлар юк!

Дөрес, бер утыруда ике-өч порция туңдырма ашаган көннәрдә дә бик рәхәт була иде. Мин андый чакларда үземне бик бәхетле кеше дип уйлый идем. Тик ул рәхәт булганмыни! Менә бүген, монда, өр–яңа иптәшләр янында, дуслар арасында рәхәт!

Слова и выражения

  • куркудан калтырап – трясясь от страха
  • сынаган идек – испытывали
  • әләкләми – не ябедничает
  • туңдырма – мороженое
  • Тик ул рәхәт буламыни! – Разве это было в радость!

*****

Ну и как вам, понравилось? Также советуем вам почитать и послушать следующие произведения:

Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Без әле җирдә яшибез

Тест: Без әле җирдә яшибез

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG